Утлы йомырка

Утлы йомырка

«Утлы йомырка» татар әкияте | «Огненное яичко» татарская сказка. Балалар өчен татар әкиятләре.Татарские сказки для детей и малышей.Абдулла Алиш.

Безнең әбинең ак тавыгы бар. Ул көн дә кыткылдый-кыткылдый йомырка сала. Әби ак тавыгын бик ярата, аны төрле тәмле җимнәр белән сыйлый, ә йомыркаларын иләккә җыя бара. Ул иләктә ак тавыкның йомыркалары бик күп:

— Бер, ике, өч, дүрт… сигез, тугыз, ун…

Бер дә санап бетерерлек түгел. Ул йомыркаларның ничә икәнен әби үзе дә белми торгандыр әле…

Беркөнне әби, ах-вах итеп, ишектән килеп керде.

— Иләктә унбиш йомырка бар иде. Ундүрткә калган. Унбишенчесе утлы йомырка иде. Мин аны вакытлыча гына иләккә куеп торган идем. Эх, харап булдык,— ди әби.

Мин әйтәм: «Әллә ул янган?» — дим. Әби үзенекен сөйли:

— Күрше карчык биргән иде, берүк сакла, дигән иде. Менә хәзер югалган, ахрысы, кем дә булса берәү алган,— ди.

Мин бер сүз дә эндәшми торам. Ә әби минем күзләремә туп-туры карый. Алай текәлеп карагач, минем күзләрем оялалар. Әби һаман-һаман сөйләнә:

— Башкасы булса бер хәл иде, утлы йомырка бит, утлы йомырка. Ә менә бит пожар чыгачак. Ул авылыбыздагы бөтен өйләрне яндырып бетерәчәк. Йомыркасы аның миңа берни түгел…

Минем колакларым ут кебек яна башладылар. Үземә дә әллә ничек эссе булып китте. Ахры, күргәндер.

— Әйтергәме, әйтмәскәме?

Әйтер идем — ул йомырканы мин сорамыйча алдым, әби орышыр. Әйтмәс идем — ул утлы йомырка белән кибет яначак. Бөтен авыл, безнең өй дә, Җәмилләр өе дә яначак.



Мин йодрыгым белән күзләремне уа башладым һәм:

— Әби, утлы йомырканы мин алган идем! — дип елап җибәрдем.

Әби әйтә:

— Харап булганбыз, әйт, кая куйдың? — ди. Мин әйтәм:

— Җәмил белән кибеттән конфет алып ашадык.

Шунда ук әби каядыр чыгып йөгерде. Ахрысы, кибеткә киткәндер. Ә мин оялуымнан көн буе өйгә кайтмыйча йөрдем. Авыл өстендә бер нәни генә төтен күрсәм дә, куркып китәм. Ярый әле, морҗадан чыккан төтен була.

Пожар чыкмады.’ Кич белән генә өйгә кайтсам, әле һаман йокламаганнар. Барысы да өстәл тирәли тезелешеп чәй эчеп утыралар.

Сеңелем Гөлчирә:

— Әнә, утлы йомырка кайтты! — дип көлә.

Ә башкалар көлмиләр. Мине чәй эчәргә чакыралар. Мин, песи кебек булып, бер кырыйга барып утырам.

Әби көл ә-көл ә чәй ясый:

— Әй юләр, юләр, йомырканың утлы булганын кайчан күргәнең бар? Утлы булгач, аннан чебеш ничек чыксын? Тик зурлардан сорамыйча әйбергә тияргә генә ярамый,— ди.

Ә мин тагын кып-кызыл булам. Нигә сөйли торгандыр бу әби. Әйтерсең инде аны хәзер мин белмим.

***
«Огненное яичко»(Утлы йомырка) татарская сказка (на русском языке).

У нашей бабушки есть белая курочка. Каждый день она покудахчет, покудахчет да и снесёт яичко. Бабушка очень любит свою белую курочку, кормит её зерном, а яички складывает в решето.

В этом решете яичек белой курочки очень много:

— Раз, два, три, четыре… восемь, десять… И не сочтёшь.

Бабушка и сама-то, наверное, не знает, сколько яичек в решете…

Однажды бабушка охала, охала и говорит:

— В решете пятнадцать яичек было, осталось толь­ко четырнадцать. А ведь пятнадцатое-то яичко было огненное. Я только на время положила его в решето. Эх, пропали мы теперь…

— Может, оно сгорело? — говорю я.

А бабушка всё твердит своё:

— Мне дала его старуха соседка, очень просила сберечь. А теперь, видно, оно потерялось или кто-то его взял…

Я стою и молчу. А бабушка смотрит мне прямо в глаза. От такого пристального взгляда я смутился.

А бабушка всё твердит:

— Если бы пропало простое яйцо, было бы совсем другое дело, а то ведь яйцо-то огненное, да… огненное. Теперь вспыхнет пожар и спалит все дома в деревне.
Не из-за яйца я беспокоюсь… Что мне яйцо…

Мои уши начали гореть как огонь. И самому жар­ко стало. Наверное, бабушка знает что-то. «Сказать или не сказать? — думаю.- Если сказать?! Но ведь я взял яичко без разрешения, и бабушка меня заругает… Если не сказать — из-за этого огненного яичка магазин сгорит, вся деревня, и наш дом, и дом Жамиля сго­рит…»

Я начал тереть глаза, а потом не выдержал — за­плакал и сквозь слёзы говорю бабушке:

— Бабушка, а ведь огненное яичко-то я взял!..

— Говори скорее, куда девал?

Мы с Жамилем отнесли яичко в магазин, обме­няли на конфеты и съели их.

Бабушка куда-то пошла. В магазин, наверное.

Я от стыда целый день домой не приходил. Как увижу над деревней хоть маленький дымок, так и за­дрожу весь от страха. Хорошо, что это всякий раз шёл дым из печной трубы.

Пожара не было. Пришёл я домой только поздно вечером. Дома ещё никто не спал. Сидят все вокруг стола, чай пьют.

Сестрёнка Гульчира увидела меня и начала сме­яться:

— Вон, огненное яичко вернулось!

Я смотрю — все остальные молчат, не смеются. Зо­вут меня чай пить. Я присел у края стола.

Бабушка наливает мне чай, а сама говорит:

— Ах ты, глупый, глупый! Где ты видел, чтобы яйцо огненное было? Ведь если оно будет огненное, как же из него цыплёнок вылупится? А все же без разре­шения старших ничего трогать не надо.

И я опять покраснел. Ну, зачем она всё это гово­рит?! Как будто я теперь этого сам не знаю…



Закладка Постоянная ссылка.
1 Звезда2 Звезды3 Звезды4 Звезды5 Звезд (4 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...

Обсуждение закрыто.