Татарские поздравления

Татарские поздравления на татарском

Котлаулар татарча | Поздравления на татарском

Подборка лучших поздравлений на татарском языке. Котлаулар веселые поздравления.

Татарские поздравления молодоженам,на никах,на свадьбу.

Татарская свадьба — серьезный и важный шаг в жизни человека. Ни одно такое торжество не проходит без поздравлений в адрес молодых и их родителей.

Никах (араб. النكاح‎ — бракосочетание‎)— в исламском семейном праве брак, заключаемый между мужчиной и женщиной.
Для того, чтобы брак был действительным, необходимо выполнить ряд условий.
Супруг должен быть совершеннолетним мусульманином и не подпадать под категорию махрам.

Во время проведения свадебного торжества новобрачные встречаются, после чего невеста переходит из дома отца в дом мужа.

Данный обычай относится к числу узаконенных шариатом. На этих торжествах царит всеобщая радость; близкие друзья, родственники и соседи разделяют радость с молодоженами и поздравляют их по случаю заключения брака.

Во время свадьбы допускаются некоторые невинные развлечения, доставляющие людям радость и украшающие торжество. Во время свадебных торжеств женщина входит в дом мужа в окружении улыбающихся и оказывающих ей знаки уважения людей.

Никах татарские поздравления

Пар балдаклар балкышыннан Күзләребез чагыла,
Сез бүген – иң гүзәл пар Чәчәкләр кочагында!
Еллар узсын бәхеттә, Тазалыкта-саулыкта, Шатлыкта, мәхәббәттә,
Иминлектә, муллыкта!

 

***

Бер-берегезне табып кавышкансыз,
Икегез дэ нинди сойкемле!
Кузгэ-куз карашып елмаясыз,
Бер гол чэчэклэре шикелле!
Бер-берегезгэ ныклы терэк,
Иптэш, сердэш булыгыз,
Давыл-янгырга бирешми
Гел янэшэ торыгыз!
Котлы булсын туегыз!

***

Пар килгәнсез, сезгә карап сокланабыз,

Һәммәбез дә сезнең өчен шатланабыз.

Яшәгез сез бер-берегезне яратып,

Бу җиһанга сөю нуры таратып!

***

Туй көннәре — иң шатлыклы көннәр,
Алда өмет, бәхет, мәхәббәт.
Түкми, чәчми гомер буйларына
Илтә торган изге бәрәкәт.
Бәхет кошы кунсын өегезгә,
Сөенсеннәр әти-әниләр.
Үзегезгә охшап тәүфыйклары белән
Тупырдашып үссен бәбиләр!

***
Изге теләкләрем юллыйм
Кияү белән кәләшкә.
Бары бәхет-шатлык кына
Юлдаш булсын һәр эштә.
Иң зур киңәшем шул сезгә
Тормыш бизәге — бала.
Киләчәктә бәхет юлын
Бары ул гына сала.

***

Татарские поздравления на юбилей.Важные события 50 лет,60 лет,70 лет

Татарские поздравления с юбилеем

***

Котлы булсын юбилеең,
Озак яшә, бул син бәхетле.
Янабызда син булганда гына
Табып була олы бәхетне.

Көлеп кенә озак яшә,
Тазалык, байлык белән
Туганнарың, дус-ишләрең,
Гомүмән, безнең белән.

***

На юбилей 50 лет

***

50 яшь ул күп тә, аз да,
50 яшь ул- олы юл.
Төрлесе булгандыр юлда,
Юллар җиңел булмый ул.

Авыр чакта бирешмәдең,
Сынмадың, сыгылмадың.
Тормышның давылларында
Аумадың, егылмадың.

***

50 яшең килеп ишек каккач,
Мендем димә яшьнең түренә,
Күңелеңдә калсын яз чуагы,
Гомер үтә диеп сүрелмә.
Котлы булсын синең туган көнең,
Шатлык белән үтсен һәр көнең,
Корычныкы булсын тазалыгың,
Кояшныкы булсын гомерең.
***

На юбилей 60 лет

***
60 яшең тулса тулсын,
куңелең картаймасын.
Йөрәктәге дәртең
белән Мәңге яшь булып кал Син.
***
60 яшең белән котлап,
Зур бәхетләр сиңа телибез.
Үзең кешелекле булган өчен,
Олылыйбыз бүген сине без.
***

На юбилей 70 лет

***
Котлы булсын, юбилеең,
Бәхетләрең килсен күренеп.
Куанычлар гына юлдаш булсын,
Яшә шатлыкларга төренеп.

***

Татарские поздравления с Днём рождения | Котлаулар туган көне белән татарча.
Татарские поздравления с днем рождения на татарском
***
Туган көнең белән, дустым,
Көләч булсын йөзләрең.
Бакчадагы гөлләр кебек
Ямьле үтсен көннәрең.
***
Бәйрәм булсын мөбарәк,
Табын булсын түгәрәк!
Бүгендәй бәйрәмнәрне
Гел каршылыйк бергәләп!
***
Бәхет нурында коенып,
Назга күмелеп яшә.
Тиңең белән тигез булып
Сөеп-сөелеп яшә.
Синең өчен гөлләр чәчәк атсын,
Тыныч булсын кичең, төннәрең.
Сайрар кошлар синең өчен генә
Багышласын иде көйләрен.
***
Туган конен белэн котлыйбыз
Шатлык белэн, озын гомер белэн
Яшэвене генэ телибез
Доньядагы хэрбер яхшылыктан
Олеш чыксын сина мул гына
без телибез сина ак бэхетлэр,
Шатлыкларга илткэн юл гына
Бэйрэменэн матур хатирэсе
Кунелендэ калсын уелып
Табриклибез сине чын кунелдэн
Барыбыз да бергэ жыелып!
***

Һәркемнең, дә туган көне
Җирдә бер генә икән.
Шул бердәнбер көн кешегә
Ел саен килә икән.

Гөмерләр үтә икән ул,
Үтә дә китә икән.
Хатын-кызның гына яше
Гел унсигездә икән.

Синең дә бүген туган көн-
Унсигез тулган көнең,
Кияүгә бирсәң дә ярый-
Бу-балигь булган көнең

Мин алай, болай итәм дип,
Төрле уй иткән көнең.
Бу көнең бу-картлыгыңның
Яшьлеге җиткән көнең

***

Бүген синең якты бәйрәмең – туган көнең.

Без сиңа саулык-сәламәтлек, мул тормыш, чиксез бәхет телибез.

Синең яныңда һәрвакыт үзеңне хөрмәт итүче якыннарың, туганнарың,

тугры дусларың булсын.

Бүгенге шат, көләч елмаюың синең йөзеңнән бервакытта да качмасын.

Сәламәт бул, тәүфиклы бул, бәхетле бул!

***

Матур тормыш, сәламәтлек теләп
Туган көнең белән котлыйбыз.
Шатлык белән, озын гомер белән
Яшәвеңне генә телибез.

***



1 Звезда2 Звезды3 Звезды4 Звезды5 Звезд (38 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...

Обсуждение закрыто.