Койрыклар

Койрыклар

«Койрыклар» татар әкияте | «Хвосты» татарская сказка. Балалар өчен татар әкиятләре.Татарские сказки для детей и малышей.Абдулла Алиш.

Борын-борын заманда юаш хайваннарның, ерткыч җан­варларның койрыклары бөтенләй булмаган. Кешнәүче ат та, мөгрәүче сыер да койрыгы белән чебен кумаган. Шаян тиен дә, чикләвекләр ашап, ботактан ботакка сикереп уйнамаган.
Хәйләкәррәк ерткычлар җыелганнар барысы да бергә, кой­рык алып калу турында киңәшергә. Ак түшле саесканнарны чакырганнар, аларга да зур йомыш тапшырганнар.

— Сез, ак түшле саесканнар, туры юлдан адашканнар, очыгыз да китегез, еракларга җитегез: биек-биек тауларга, шаулап торган урманнарга, ям-яшел болыннарга, җырлап аккан суларга безнең сүзне илтегез,- дигәннәр.- Юаш хай­ваннарны, ерткыч җанварларны чакырыгыз: үткәргәч караңгы төнне, менә фәлән көнне, томан беткәч тә, кояш күтәрелгәч тә, карт имән янында әләшәчәкләр диегез койрык, менә сезгә шул безнең боерык,- дигәннәр.

Саесканнар төрлесе-төрле якка карап очканнар, үзләре белән зур-зур быргыларны кычкыртып барганнар:
— Әй сез, куе урманнарда, киң кырларда, яшел болын­нарда, диңгез-океаннарда яшәүче ерткычлар,- дигәннәр алар.

— Томан беткәч тә, кояш күтәрелгәч тә, бөтенегез дә карт имән янына барыгыз, койрык әләшәчәкләр, килеп алыгыз,- дигәннәр.
Усал ерткычлар, бишәү-унау, яудырганнар берьюлы со­рау:

— Бу нинди боерык? Нәрсә соң ул койрык? Ул нигә кирәк? Әйтегез әле тизрәк? — дигәннәр.
Хәйләкәр төлке (серне белгәч, аңа көлке):

— Әләшәләр икән — барып алыйк, яраклылармы икән- үлчәп карыйк, нәрсәгә кирәк икәнен соңыннан белербез, бәлки, күбебез сөенербез,- дигән.
Үткәргәч караңгы төнне, шул билгеләнгән беркөнне ерт­кычлар койрык алырга карт имән янына барырга юлга чык­каннар, кайсы үрмәләгән, кайсы йөгергән, кайсы чапкан.

Кыр куяны үзенең тунын чистарткан, тәпиләре белән би­тен юган, ул да карт имән янына барырга җыенган. Чыгам дип, оясының ишеген ачкан, ләкин көчле яуган яңгырга чы­дамаган, кире оясына кереп качкан.

Оясында озак утырмаган зур колак куян, дөп тә дөп ба­сып килгән аяк тавышын ишеткән, карамыйча яңгырга, йөге­реп тышка чыккан. Агач куышына кереп утырган да ерактан килүчене карарга тотынган.

Агачлар куркышып чатнаганнар. Үләннәр үкерешеп шау­лаганнар. «Кулына тотып таяк, киләдер теге кәкре аяк»,- дип уйлаган куян, чыннан да шулай булып чыккан.

Куян килүчегә сүз кушкан:

— Аю бабай, башкалардан артка калмыйсыңдыр, үзеңә койрык сайлыйсыңдыр, шунда миңа да, нинди генә булса да, бер койрык алып кайта алмассыңмы икән? — дигән.

— Әгәр дә онытмасам, алып кайтырмын, авыр эшмени ул,- дигән аю.

— Ярарын ярар, шулай да аңа ышанып булмый,- дигән куян.- Аю бабай инде картайган, зиһене дә таралган. Оны­тыр вәгьдәсен, аннан табар хәйләсен, тагы кемнән дә булса башка берәүдән үтенергә кирәк,- дигән куян.

Тагы тып-тып бер тавыш килә, вак чыбыкларны чыжыл­датып, кем соң ул йөгерә? Ә, бүре килә.

— Бүре абый, карт имән янына барасыңдыр, үзеңә кой­рык аласыңдыр, шунда миңа да, нинди дә булса берәр кой­рык алып кайта алмассыңмы икән?- ди куян.

— Барысына да җитәрлек булса, берәрсе артып та калса, алып кайтырмын,- дип, бүре үтеп китә.

— Юкка әрәм иттем моңа сүз, бүре бит ул туймас күз, сайлап бетерерләр, берәү дә калмас, артып калса да, ул ал­мас, миңа бирмәс, бозар вәгьдәсен, табар хәйләсен. Кемне дә булса тугрыракны, бу эш өчен хубракны табарга кирәк,- ди куян.
Тагы кемдер дөп тә дөп итеп басып килә. Үлән өз генә селкенә, төлке йөгереп килә.

— Бу эш түгел көлке, апакаем төлке, үзем бара алмадым, ахры, инде койрыксыз калдым. Карт имәнгә барасыңдыр, үзеңә койрык аласыңдыр. Сиңа бу зур үтенечем, боерык дип уйлама, алып кайтмассыңмы икән миңа бер койрык.
— Ярый, ярый, һич хафаланма, берәүгә дә зарланма. Ку­ян дустым сорады диярмен, койрыкның менә дигәнен алып кайтып бүләк итәрмен. Туның белән бертөсле булыр, әллә кайдан ук күренеп торыр.

Төлке барысыннан да соң юлга чыкса да, куян янында шактый тукталып торса да, иң туры юллар табып, бар көченә чабып, карт имән янына иң алдан барып җитә.
Койрыклар белән карт имәннең ботаклары тулган, һәр бо­так саен бер койрык асылынган: йонлач озыннары да, йон­сыз ялангачлары да, җеп шикеллеләре дә, алтын йон белән капланганнары да, кара һәм аклары да, кәкреләре дә, туры­лары да — бар да бар. Җыелган ерткычлар, аларны күреп, хәйран калалар, башларын кыңгыр салалар, көтмичә бернинди боерыкны, беренче булып төлке сайлый койрыкны:

— Миңа менә шушысын, мамыклысын, йонлысын,- ди. Башкалар йоклап кала, ә ул үзенә менә дигән бер койрык­ны сайлап ала. Төлке өйләнә дә тулгана, койрыгы да бергә болгана.
Стакан тояклары белән тыпыр-тыпыр басып, үзен үзе бе­лештерми ярсып, ат килеп тә җитә, себерке шикелле кыл койрыкны алып та китә. Үзе айкала да чайкала, кыл койрыгы белән мактана:
— Борыныма кадәр барып җитә, димәк, чебеннәргә мон­нан соң көн бетә,- ди.



Сыерның да койрыгы яхшы, бүренең дә начар түгел. Тиен дә койрыктан уңган, сикерсә, пружинадай булган, йокласа — юрган. Фил һаман бер урында тапталып йөргән, күпләрнең тәпиләрен изгән. Ул селкенгәнче, килеп җиткәнче, иң кыска койрыклар гына калган булган. Фил үз язмышына үзе үпкәләгән, борынын түбән салган. Шуннан бирле аның боры­ны салынкы булып калган.

Аю юлда умарталыкка очраган, туйганчы бал ашаган, шуңа күрә койрык алырга да соңга калган, шулай да бернәрсә тап­кан, тире кисәген койрык итеп таккан.
Койрык өләшеп бетергәч, таралырга вакыт җиткәч:

— Барыгыз да койрыклымы инде?- дип, бер-берсеннән сорашалар ерткычлар.

— Юк әле, юк, туктап торыгыз, мин алмый калдым,-дип мыгырдый дуңгыз.

Сазда аунаганнар, кояшта кызынганнар, пычрак ерганнар, шуңа күрә койрык алырга да соңга калганнар.
Барып җиткәч сорасалар, күз төшереп карасалар, бары тик бармак буйлыгы койрыклар гына калган булган. Дуңгыз­ның балалары уникесе унике яктан чинарга тотынганнар:

— Кирәкми, андый койрыкны алмыйбыз, хурланмыйча аны койрык итеп тагып та йөрмибез,- дигәннәр. Ләкин сайларлык башка койрык булмаган, ана дуңгыз бик аптыраган, шул кой­рыкны тагып алган да кәкрәйтеп салган. Шул көннән алып барлык дуңгызларның да койрыклары ыргакланып калган.

Кыр куяны койрык алып кайтучыларны көткән, оясында ятып та аптырап беткән, ахыр чиктә түзмәгән, кайсын булса да берсен очратырмын диеп, юлга чыгып киткән.

Әнә еракта алпан-тилпән кайтучы аю күренгән. Куян, шат­ланып, әйтерсең канатланып, аюга каршы йөгергән.
— Аю бабай, онытмадыңмы? Менә дигәнен алып кайт­тыңмы?-дигән.
— Кит әле моннан, ялкау куян! Үзең бармагач, армагач -талмагач, кыршылмагач, сугышмагач, тик утырып кына кой­рыклы булып буламы соң, юләр, мин менә йөгерә-йөгерә ба­рып та, үлә язганчы арып та, менә шушындый кыска койрык кына эләктерә алдым,- дигән аю куянга.

Аю мескен куянны тиргәгән дә киткән, ә куян башкалар­ны көткән.
Күп тә үтмәгән, бүре күренгән, куян аңа каршы йөгергән.

— Бүре абый, бүре абый, миңа дигән, менә дигән койрык­ны бир, абый,- дигән.

— Кая әле сиңа дигән койрык, үземә дә көчкә генә берне эләктердем,- дигән бүре.

Бүре шулай дигән дә киткән, ә куян төлкене өзелеп көткән. «Төлке апакай, багалмакай, ул гына алдамаса алдамас, әгәр койрык алып кайтса, китереп алдыма салса, бүләк итәм бер каз»,-дип уйлаган куян. Тау битенә ныклабрак күз салса, төлке килә ләбаса. Куян чакырганны көтмәгән-нитмәгән, аның каршысына барып баскан:

— Апакаем, багалмакаем, миңа дигән койрыкны биреп калдыр, мине шатландыр,- дигән.

— Син генә идең минем башымда, әллә нинди җайсыз­лыклар чыкты каршыма. Син менә күз сал әле, кызыгып кал әле: йомшак кына, мамык кына, үземә менә дигәнне эләктер­дем, хәер, шуның аркасында күп мал бетердем,- дигән төлке.
Шул сүзләрне әйтеп, күз уйнатып, куян борыны янында койрыгын болгап, төлке көлеп торган.
Куян койрык көтеп бик зарыккан булган. Мескеннең күңеле тулган. «Менә кирәк булса, туганнар барысы да мине онытканнар»,- дип, елап ук җибәргән.

Күңелсезләнеп утырганда, тирә-ягын күз яше белән ту­тырганда, ишеткән куян: «Вау да вау, мырау да мырау». Борылып карый, карый да: «Менә монысы ярый». Эт белән мәче ду килеп сугышалар икән.
Ет: «Минем койрык иң яхшы!»-дигән. Мәче аркылы төшкән: «Минеке ише дөньяда да юк!»-дигән. Тартышкан­нар да тартышканнар. Әүмәкләнә торгач, сугышның очы чы­га… Мәченең койрык очы өзелеп чыга. Мескенем куркуын­нан агач башына ук менеп китә. Өзелгән койрыкны җил, тәгәрәтеп, куян оясына илтә. Куян аны үзенә койрык итә. Шул көннән башлап мәче белән эт арасындагы бу ызгыш мәңгелеккә китә.
Әкият тә шуның белән бетә.


***

Хвосты татарская сказка

«Хвосты» татарская сказка | «Койрыклар» татар әкияте (на русском языке).
Татарские сказки для детей и малышей.Абдулла Алиш.

Давным-давно, во времена былые, все звери — смирные и злые — ходили без хвостов. Ни лошадь, ни корова не могли от мух и комаров назойливых от­биться. И даже белочка — на что уж попрыгунья, и та сидела тихо у дупла.

И вот однажды звери похитрее собрались на совет и порешили: всем носить хвосты. Потом со всех концов сорок собрали и дали им такое поручение:

— Летите над высокими горами, над шумными ле­сами, над зелёными лугами, над бурной речкой и скли­кайте всех — больших и малых, хищных и смиренных и передайте им, как только встанет солнце и над зем­лёй рассеется туман, у дуба старого пусть соберутся звери — всем будут раздавать хвосты.

Сороки-белобоки полетели и затрещали громко, за­трубили:

— Эй, вы, живущие в Лесах дремучих, в полях широких и лугах зелёных, в ручьях и реках, в море- океане! Все слушайте: как только солнце встанет и над землёй рассеется туман, у дуба старого сходитесь по­ скорее — здесь будут раздавать хвосты.

Тут звери злые зарычали:

— А что такое хвост? Скажите нам, сороки-бело­боки! Зачем он нужен нам? И чей приказ?

Но хитрая Лиса их перебила и весело сказала:

— Уж коль дают хвосты, так надо взять. Когда примерим, то узнаем, для чего. Быть может, многим хвост и в самом деле пригодится, и стоит ли заранее рядиться?

Вот миновала ночь. Чтоб получить хвосты, в дорогу вышли звери. Кто полз, а кто скакал, а кто бежал рысцой.

На зорьке Заяц лапками умылся и шубку вычис­тил — собрался тоже в путь. Но только из норы он выглянул наружу, как хлынул ливень и сплошной сте­кой завесил лес.

И решился Заяц выйти из норы. Но вдруг, шаги заслышав, выглянул опять и сел у входа в ожиданье.

По лесу кто-то шёл, такой большой и грузный, что в страхе шелестели травы и трещал сухой валежник.

«Наверное, косолапый лезет напролом»,- подумал Заяц.

И на самом деле, из бурелома выбрался Медведь.

— Эй, дедушка Медведь! — его окликнул Заяц.- Я вижу, за хвостом спешишь ты спозаранок: знать, от других не хочешь отставать. А для меня не смог бы принести?

— Труд не велик — достать хвосты. Вот если не забуду, занесу.

Подумал Заяц: «Дедушка Медведь хотя и обещал добыть мне хвост, но память старика, наверно, подве­дёт, и обещание своё он позабудет. Я попрошу кого-ни­будь ещё».

Бот снова слышен топот на дороге. Бежит какой-то зверь — свистят и гнутся ветки.

Знать, волк идёт.

— Послушай, дядя Волк! — его окликнул Заяц.- Я вижу, за хвостом спешишь ты спозаранок: знать, от других не хочешь отставать. А для меня не смог бы принести?

— Вот если лишние останутся хвосты, тебе я за­несу.

И волк промчался мимо.

Подумал Заяц: «Этот ненасытен, и, знать, на ветер бросил я слова. При дележе себе всегда отхватит лиш­ку, наверно, мне не принесёт. И оправданье, как всег­да, себе найдёт. Уж лучше я кого-нибудь другого по­прошу — того, кто почестней да и попроще нравом».

И вот опять послышались шаги. Трава легонько никнет, лист шелестит. Рысцой Лиса бежит.

— Послушай, добрая сестричка,- молвит Заяц.- Я вижу, за хвостом спешишь ты спозаранок: знать, от других не хочешь отставать. А для меня не смо­жешь принести? Боюсь, что я останусь без хвоста.

— Не беспокойся, братец, не тужи. Скажу, что мой приятель попросил, чтоб самый лучший подобра­ли — под цвет твоей пушистой мягкой шубки. И хвост в подарочек я занесу тебе…

Лиса хоть позже вышла в дорогу, но всех обогна­ла, прямой избравши путь, и во весь дух примчалась к дубу первой.

Не перечесть хвостов на ветках дуба! Каких тут только нет — и длинных, и коротких, пушистых и то­нюсеньких, как нитка, прямых, кривых и самых разно­шёрстных — от белого до черного — любых!

И, головы задрав, дивились звери такому выбору невиданных хвостов.

Не дожидаясь ничьего приказа, Лиса за дело мигом принялась.

— Вот этот мой! — воскликнула плутовка, и в ла­пах у неё вмиг очутился такой красивый и пушистый хвост, что Лисанька на месте завертелась, закружи­лась.

Копытами стуча, Конь к дубу подошёл. Он выбрал добрую метёлку и сказал:

— Теперь конец всем комарам и мухам: до самых глаз смогу хвостом достать.

Корове тоже хвост достался неплохой. И Волк своим хвостом доволен. И Белка не в обиде: пышный хвост поможет ей перелетать в лесу с верхушки на вер­хушку, а ночь придёт — она в тепле: хвост одеялом будет ей служить в дупле.

Один лишь слон топтался всё на месте и многим лапы отдавил, покуда не надумал, не решил, а к дубу подойдя,
увидел на ветвях крючки да закорючки. Оби­делся он на свою судьбу и нос повесил.
С тех пор и вытянулся нос его трубой и превратился в хобот.

Медведь набрёл в пути на пчельник, там досыта наелся мёду и на делёж хвостов, сластёна, опоздал.
Он с дуба снял клочок какой-то шкуры и нацепил его взамен хвоста.

Зверям настало время расходиться.

— Ну, все с хвостами?

— Нет ещё, не все! — кричит свинья.

Свинья и поросята, как обычно, в болотной жиже нежились с утра и не успели вовремя прийти.
Глядят, они на дуб, а там висят хвосты величиною с палец.

— Не надо нам таких! Носить нам стыдно их! — визжат со всех сторон двенадцать поросят.

Но не было других. Свинья сорвала хвостик и на­цепила, загнув его крючком. С тех пор у всех свиней хвосты как закорючки.

А Заяц ждал и ждал, когда хоть кто-нибудь с обе­щанным хвостом к нему заглянет в норку. Но лопнуло терпение у него. Он вылез из норы и — на дорогу.

Вот видит он — Медведь идёт вразвалку. На ра­достях наш Заяц со всех ног помчался Косолапому навстречу.

— Ну, дедушка Медведь, не позабыл ты Зайца? Исполнил обещание своё?

— Поди-ка прочь! — ворчит Медведь сердито.- В норе без толку просидел, не бегал, не устал, не про­бивался к дубу, какой же хвост тебе достанется, лен­тяй!
Уж как я ни спешил и ни старался, и всё же мне, гляди, короткий хвост достался!

Медведь ушёл, а Заяц на дороге стал поджидать с надеждою других.

Завидев Волка, Заяц — прыг навстречу и говорит смиренным голоском:

— Ну, дядя Волк, не позабыл ты Зайца? Испол­нил обещание своё?

Волк прорычал с досадой на Косого:

— Себе-то я едва достал!
И дальше побежал.

А Заяц на дороге стал поджидать с надеждою Лису. И думал он: «Сестричка дорогая не обманет и хвост наверняка мне принесёт».

Глядит — лиса на косогоре, он — навстречу и перед ней на задних лапках встал:

— Ах, как я рад, сестричка дорогая, что встре­тился с тобой! Ты принесла мне хвост? Скорее покажи!

— Вот только у меня один ты в голове! Гляди, с каким хвостом пушистым, на зависть всем’, я тороп­люсь домой.

А сколько я старанья приложила, а сколь­ко стоит он,- никто не знает, брат!

Хвостом вильнув пред самым носом Зайца, Лиса ушла дорогою своей.

Заплакал Заяц:

— Все меня, забыли!

Вдруг слышит лай и злой кошачий крик. Глядь — на опушке леса схватились Кот с Собакой в потасовке.

Собака тявкала:

— Мой хвост всех лучше!

А Кот:

— Нет краше моего на целом свете!

И тут они вцепились не на шутку, и у Кота вдруг оторвался кончик пушистого хвоста. Спасая шкуру, Кот пустился наутёк и на верхушку дерева забрался.

А ветер подхватил пушистый клок с земли и в норку Зайца в тот же миг подбросил: пусть у Косого тоже будет хвост.

С тех пор Собака с Кошкой меж собой не ладят. Зато у Зайца есть — пусть маленький — да хвост!

И нашей сказке здесь конец.



Закладка Постоянная ссылка.
1 Звезда2 Звезды3 Звезды4 Звезды5 Звезд (5 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...

Обсуждение закрыто.