Алтын балык/Золотая рыбка татарская народная сказка.
Әүвәл заманда бер фәкыйрь кешенең бердәнбер улы булган. Бу егет күлгә ау салып, балык тотып,
ата-анасын шуның белән туйдыра торган булган.
Көннәрдән бер көнне бу егет күлгә ау салган. Моның авына эләккән, ди, алтын балык. Алтын балыкны егет өенә алып кайткан. Бу егетнең алтын балык тотып кайтуын патша ишетеп, егетне үз янына чакыртып ала да:
– Йә, улым, син алтын балык тоткансың, – ди.
Егет әйткән:
– Тоттым, – дигән.
– Ул балыкны миңа китереп бир, – дигән патша.
Егет, теләсә-теләмәсә дә, балыкны патшага китереп биргән. Патша, бер зур тазга су салдырып, балыкны шул таз эченә җибәрткән. Алтын балык суда йөзеп йөри башлагач, бөтен бүлмә яп-якты булып тора икән, ди.
Патша таздан күзен алмый, туктаусыз шуңа карап утыра, ди.
Балыкчы егетнең алтын балык тотып, патшага китереп бирүен ишетеп, патшаның вәзирләре бик тә көнләшкәннәр:
«Бу бала зураеп җитсә, безнең башка җитәр», – дигән вәзирләрнең берсе.
Аңа каршы икенче вәзир әйткән: «Бу егетне, дигән, ничек тә булса яшь вакытында үтерергә кирәк», – дигән.
Бу егеттән ничек итеп котылу турында киңәшеп утырганнар да, шулай бер сүзгә килгәннәр:
«Без патшага: «Алтын балыкка алтын су кирәк, ә алтын су фәлән патша кулында.
Алтын балыкны тоткан егет алтын су да табып китерсен», – дип әйтербез», – дигәннәр.
Патша янына кергән бу ике вәзир.
– Алтын балыкка алтын су кирәк, падишаһым-солтаным, – дигәннәр болар.
– Ул алтын суны кайдан алырбыз, кайдан табарбыз? – дигән патша.
Тегеләр әйткәннәр:
– Әлеге алтын балыкны тоткан егет алтын суны да табып китерер, – дигәннәр.
Патша егетне үз янына чакыртып алган.
– Йә, улым, дигән, син алтын балыкны тоттың, дигән, фәлән патшаның кулында алтын су булыр,
син шул алтын суны да алып кайт, – дигән.
Егет әйткән:
– Ярар, китерермен, – дигән.
Кайткан бала өенә, атасы-анасы янына. Атасы-анасы әйткән:
– Патша сиңа ни йомыш кушты? – дигән.
– Патша миңа, дигән, алтын су табып китерергә кушты, – дигән егет.
– Әй балам, син аннан кайта алмассың, – дип, атасы-анасы бик елаган.
– Юк, кайтырмын, – диде дә егет, торды да чыгып китте, ди, бу алтын суны эзләргә.
Китте, китте, ди, бу, бик күп җирләр, бик күп илләр үтте. Юлда бер җирдә туктап утырды, ди, бу ашарга.
Бу ашап утырганда, моның янына бер карт килеп чыкты, ди.
– Балам, син кая киттең? – дип сорады, ди, бу карт.
– Мин, бабай, алтын су эзләп барам.
– Алтын суны эзләсәң, монда күп утырма, юлыңда бул, – ди моңа карт.
– Анда синең юлыңда булыр бер дәрья. Ул дәрьяга килер бер пароход, ди. Ул пароходка бәхетле кеше утырса, пароход дәрьяны бер сәгатьтә чыга, ә бәхетсез кеше утырса, бер елдан чыга, ди.
Тиз бул, улым, пароход килеп җиткәнче, барып җитәргә тырыш, – ди.
Егет тора да йөгерә. Барып җитеп, пароходка кереп тә китә бу. Егет кереп утыру белән, пароход кузгалып китә. Бер сәгать эчендә пароход дәрьяның икенче ягына чыгып җитә дә яр буена барып туктый.
Пароход йөртүчеләр шаккаталар, ди, бу эшкә:
«Бер елда чыга торган пароход бер сәгать эчендә чыкты, берәр бәхетле кеше утырган булгандыр», – дип уйладылар, ди, алар. Пароходтан сикереп төшеп, бу егет китте, ди, бер сукмак белән.
Бара, бара, ди, бу. Бара торгач, карт әйткән сүзләр исенә килеп төште, ди, моның:
«Син пароходтан чыгып, уңга киткән бер сукмак белән бара торгач, бер елгага җитәрсең.
Елганың яры биек булыр, ул ярдан аска төшәрсең», – дигән карт.
Барып җиткән, ди, бу шул биек ярлы елга буена. Уңайлы-рак җирен табып, яр астына төшкән. Ярдан төшүгә егет талчыгып, хәлсезләнеп киткән. Бераз торгач, суга карый да суда бик матур бер кыз күрә. Башын күтәребрәк караса, елганың икенче як ярында бик матур бер кыз басып тора икән, ди.
– Бу якка чык, – дигән, ди, теге матур кыз. Егет әйткән:
– Ничек чыгыйм? – дигән.
– Сикереп чык, бер сажинны сикерә аласыңдыр бит, – дигән.
Сикергән бу, сикереп суның аръягына чыккан. Сикереп чыгуы булган, әлеге кыз бу егетне килеп кочаклап алган.
– И туганым, син икәнсең, зурайгансың икән, – дигән.
Бу кыз егетнең туган апасы булган. Бу кызны, бала чагында, пәриләр урлап киткән булган икән, ди.
Бу кыз бик күп еллар пәри кулында аш пешерүче булып торган икән, ди.
Кыз торган шул пәридә. Пәри патшасының бер Чулак вәзире булган.
Бу вәзир һәр көнне кызга ике кадак ит китереп бирә икән дә, ди, кыз шул иттән аш пешерә торган булган.
Бу пәри патшасының патшалыгында гел кыз заты булган, ир заты бер дә булмаган. Кыз әйткән энесенә:
«Алар сине дә үтерерләр, дигән, нишләргә икән?» – дигән.
Уйлана торгач, энесенә хатын-кыз киемен киендереп алып кайткан. Кыз кайту белән, Чулак вәзир кызга ике кадак ит алып килеп биргән.
Апасы бу итне пешерим генә дип торганда, энесе апасы янына килеп:
«Тукта, апай, бу итне мин пешереп карыйм әле», – дигән. Итне пешергән. Чулак вәзир килеп итне үлчәгән.
Ит ике кадак урынына өч кадак булып чыккан.
Чулак вәзир бу хәлне патшасына барып сөйләгән:
– Бу ни хәл, безнең ике кадак итебез өч кадак булып чык-ты лабаса, – дигән.
Патша аңа:
– Сиңа тагы ике кадак ит алып биреп кара, сынап карыйк, – дигән.
Чулак вәзир ит алып барды. Тагын әлеге егет пешерде итне. Чулак итне алырга килде. Итне үлчәде – ит өч кадак чыкты. Шуннан соң патшага шик төште. Чулак вәзирне чакырып алды
да әйтте:
– Ул кыз безгә бик күптәннән бирле аш пешерә торган кеше, аның болай артык чыгарганы юк иде, ул үзе пешерә микән, әллә аның өчен итне башка берәү пешерә микән? – дип сорады.
Чулак вәзир әлеге кыз янына барып, аннан сорады:
– Дөресен әйт, итне кем пешерде? – диде.
Кыз әйтте:
– Сез мине урлап алып килгәндә, мин йөкле идем. Минем бер кыз балам туды, шул бала үсте, хәзер инде аш пешерә башлады, – дип җавап бирде.
Моны патшага килеп әйттеләр. Патшага шик төште.
– Алайса, – диде ул, – бөтен халыкны су керергә алып барыгыз, бер адәм дә калмасын, – диде.
Халык җыелып су коена башладылар. Хатын патша белән Чулак вәзир егетне белделәр. Патша әйтте Чулакка:
– Бу егетне нишләтәбез, үтерәбезме? – диде.
Чулак әйтте:
– Мин бу егетне үтерүне кабул күрмим, диде. Без барыбыз да кызлар, без картайгач, бу дөнья кемгә калыр, диде. Ошатсаң, диде, сине аңа хатынлыкка бирик, – диде. Егет күркәм булгач, хатын патша ризалык бирде. Егет хатын патшага өйләнде.
Пәри патша белән тора башлагач, егетнең башына бик зур кайгы төште. Бу егет алтын су турында уйлый башлады, ди. Уйлануыннан ябыкты, саргайды, ди, бу егет. Пәри патша, моны сизеп, Чулак вәзиргә әйтте:
– Минем иремә бер уй төште, ни өчен кайгыра икән, син аннан сорап кара әле, – диде.
Чулак егеттән сорады:
– Син монда бик әйбәт җирдә, кадер-хөрмәттә торасың, бик ябыктың, нинди кайгың бар? – диде.
Әлеге егет әйтте:
– Мин фәлән патшага алтын балык тотып биргән идем. Ул патша миңа алтын су алып килергә кушты.
Менә минем шул алтын суны табасым килә, тапмасам, ата-анама яхшы булмас, – диде.
Чулак вәзир моны патшага барып әйтте. Хатын патша уйланды: «Ул аны кайдан табар икән?» – диде.
Чулак торып әйтте:
– Аны табу бик җиңел булмас, шулай да мин табып бирә алсам кирәк, – диде.
Хатын патша шатланды, табып бир инде, диде. Чулак китте. Күз ачып йомганчы бер турсык алтын су алып та килде.
Суны алып кайткач, әлеге егеткә әйтте:
– Адәм затына ышаныч юк, син китсәң, кире кайтмассың, – диде.
Егет әйтте:
– Кайтырмын, – диде.
– Ант ит, – диде Чулак. Егетне ант иттерделәр. Чулак үзенең җилкәсенә атландырып егетне очырып алып китте үз шәһәренә. Алып барып җиткерде. Җилкәсеннән төшерде дә Чулак, егеткә бер кыл бирде.
– Мин сиңа кирәк булган очракта менә бу кылны яндырсаң, мин шунда ук килеп җитәрмен, – диде.
Егет өенә кайтты, ата-анасы каршы чыгып алдылар. Егетнең кайтуын әлеге патша ишетте дә, ишетү белән,
үзенә чакыртып алды:
– Йә, егет, китердеңме алтын суны? – диде.
– Китердем, – ди егет.
– Китерсәң, суны алып кил монда, – диде патша.
Егет суны алып килде. Китерү белән, бу суны алтын балык йөзеп йөргән тазга салдылар.
Балык алтын суда йөзә башлагач, бүлмә тагын да яктырыбрак китте. Патшаның ике вәзире моны
күреп көнләштеләр. Болар тагын бер хәйлә корып, бу егетне бер пәри патшасына алтын канатлы кош алырга җибәрергә булдылар. Бу турыда сөйләшеп патшага әйттеләр.
– Фәлән патшаның өендә бер алтын канатлы кош бар.
Ул бик матур итеп сайрый торган кош, синең күңелеңне ачар, –диделәр.
– Ул тутый кошны ничек итеп кулга төшерербез? – диде патша.
Әлеге вәзирләр әйттеләр:
– Алтын суны табып китергән егет тутый кошны да табып китерер, – диделәр.
Патша егетне чакырды. Егет килде.
– Йә, егет, ди, син алтын балык тоттың, алтын суны табып китердең, инде бер пәри патшасының кулында алтын канатлы кош бар икән, син миңа шуны китереп бир, – ди.
– Ярый, китерермен, – диде егет. Егет өенә кайтты. Ата-анасы әйтте:
– Йә, балам, патша сиңа ни боерды, ни йомыш кушты? – диделәр.
– Патша миңа пәри патшасы иленнән алтын канатлы кош алып килергә кушты, – диде.
Ата-анасы кайгырыштылар:
– Харап итә икән сине, – диделәр. – Син кайтмассың инде, балам, – диделәр.
Егет:
– Кайгырмагыз, мин исән-сау кайтып җитәрмен, – диде. Шулай итеп китте егет. Әлеге кылны көйдергән иде, Чулак килеп җитте. Бу егетне җилкәсенә утыртып, очыртып алып та китте. Алып барды егетне үзенең хатынына. Барды, хатыны янында кунак булды. Бер-ике көннән соң егет тагын күңелсезләнә башлады.
Хатын патша, моны күргәч, әлеге Чулакка тагын әйтте:
– Минем ирем нигә күңелсезләнә икән? – диде.
Чулак егеттән:
– Нигә күңелсезләнәсең? – дип сорады.
– Миңа патша: «Пәри патшасының кулында алтын канатлы кош бар, шуны табып алып кил», – дип әйтте, – диде.
Чулак моны патшага әйтте.
Хатын патша:
– Ул алтын канатлы кош минем апам кулында, ул апам белән мин әтидән калган малны бүлгәндә ачуланышкан идем.
Шул вакыттан башлап, без бер-беребезгә йөрешмәскә, күрешмәскә сүз куешкан идек.
Кошны аның кулыннан алуы кыен булыр, – диде.
Чулак әйтте:
– Мин аның хәйләсен дә табармын, кошны да алып кайтырмын, диде. Мин аңа: «Синең сеңлең бер адәм затка кияүгә чыкты, ул сине туйга чакыртты», дип әйтермен, – диде.
– Ярар, алай булса, хәйләсен тапсаң бар, – диде хатын патша.
Чулак китте. Җен патшаның апасы янына барды, исәнләште.
– Менә мин бик зур йомыш белән килдем. Синең сеңлең бер адәм затына кияүгә чыкты, ул сине туйга чакырды,
син киявеңә бүләккә алтын канатлы кошыңны алып бар, – диде.
Шулай диде дә, Чулак үзе кайтып китте. Кайту белән, хатын патша янына барып апасының туйга киләчәген әйтте.
Болар аш-суларын хәзерләделәр, апасы өчен аерым сарай да хәзерләтте хатын патша.
Бер заманны апасы килеп төште. Каршы чыгып алдылар, күрештеләр, елаштылар болар.
Апасы үзе өчен салынган сарайга кереп утырды. Сөйләштеләр, сораштылар.
– Мин сине кияүгә баргансың икән дип ишеттем, дөресме, киявең кайда, өйдәме? – диде апасы.
– Кияү өйдә, сөенче бирсәң, кияүне күрсәтербез, – диде Чулак вәзир.
– Мин бернәрсә дә алып килмәдем, кияүгә бүләккә дип алтын канатлы кошны гына китергән идем, шуны бүләк итсәм,
ни булыр? – диде.
– Ярар, баш өсте, кошны бирсәң, без сиңа кияүне күрсәтербез, – диде Чулак.
Апасы алтын канатлы кошны бирергә разый булды. Шуннан соң кияүне күрсәттеләр.
Апасы кияү белән күреште, аңа кошны бүләк итте. Кияүне күргәч, апасы, адәм заты да мондый матур булыр икән дип, сокланып карады, кияүгә ул да гашыйк булды.
Тутый кошны кулына төшереп алгач, егет өенә кайтмак булды. Аннан соң әлеге Чулак вәзир бу егетне үзенең шәһәренә алып барып куйды.
Моңа янә бер кыл бирде:
– Мин кирәк булсам, диде, шушы кылны көйдер, мин шул минутта ук килеп җитәрмен, – диде.
Егет өенә кайтып китте. Өенә кайтып җитте, ата-анасы белән күреште. Алар бик шатландылар.
Егет атасыннан сорады: «Мине патша көтәме?» дип. Атасы әйтте:
– Безнең патша үлде, халык сине көтә, – диде.
Шуннан халык егетне патша итеп сайлады. Егет, патша булгач, үзен азаплаган вәзирләрне урыннарыннан алып, алар урынына яхшы вәзирләр куйды, ата-аналарын үз янына алды.
*
Давным-давно у одного бедняка был единственный сын. Джигит закидывал сети, ловил рыбу и тем кормил родителей.
Вот однажды закинул джигит в озеро невод, и попалась в сети золотая рыбка.
Джигит принёс её домой. Падишах, прослышав о том, что юноша поймал золотую рыбку, велел вызвать его к себе.
— Ну, сынок, ты изловил, оказывается, золотую рыбку, —говорит падишах.
— Да, изловил, — отвечает джигит.
— Принеси мне эту рыбку, — приказал падишах.
Хочешь не хочешь, пришлось отнести рыбку падишаху. Падишах велел налить в большой таз воды и пустить туда рыбку. Стала плавать золотая рыбка в воде, и вся комната озарилась ярким светом.
Падишах глаз не отводит от рыбки, всё не налюбуется на диво.
Визири падишаха, услыхав о том, что юноша-рыбак изловил и принёс падишаху золотую рыбку, разозлились;
— Повзрослеет этот мальчик и до нас доберётся, — сказал один из визирей.
Другой визирь поддакнул:
— Этого джигита, пока он молод, нужно сжить со свету.
Посоветовавшись, как избавиться от этого джигита, они сговорились так:
«Мы скажем падишаху: «Для золотой рыбки нужна золотая вода, которая находится у такого-то падишаха.
Пусть джигит, поймавший золотую рыбку, разыскав, принесёт и золотую воду».
Пришли оба визиря к падишаху и молвили:
— Для золотой рыбки нужна золотая вода, о светлейший падишах, мой султан.
— Откуда взять, где найти золотую воду? — спросил падишах.
Визири ответили:
— Джигит, поймавший золотую рыбку, принесёт и золотую воду.
Падишах вызывает джигита к себе:
— Ну, сынок, ты изловил золотую рыбку. У такого-то падишаха есть золотая вода, принеси мне её.
— Хорошо, принесу, — ответил джигит.
Вернулся домой, к родителям. Родители его спрашивают:
— Зачем тебя звал падишах?
— Падишах велел мне достать золотую воду, — ответил джигит.
— Ой, дитя наше, оттуда ты не вернёшься, — сказали родители и заплакали.
— Нет, вернусь, — заявил джигит и отправился искать золотую воду.
Шёл он, шёл, много земель, много стран прошёл. Остановился он как-то в дороге, сел перекусить.
Когда он ел, к нему подошёл появившийся неизвестно откуда старец.
— Сынок, ты куда путь держишь? — спрашивает старец.
— Я, бабай, ищу золотую воду.
— Если золотую воду ищешь, здесь долго не рассиживайся, продолжай путь, — сказал старец.
— На твоём пути встретится река. К берегу подойдёт пароход. Если на пароход сядет счастливый человек, пароход переплывёт реку за один час, а если сядет несчастный человек, то будет плыть год.
Поторапливайся, сынок, постарайся успеть к пароходу.
Джигит встал и побежал. Успел на пароход. Как только сел, пароход тронулся.
За час доплыл до другого берега и причалил. Команда парохода удивляется:
«Вместо года пароход доплыл за один час. Видимо, сел на него счастливый человек».
Спрыгнул джигит с парохода на берег и пошёл дальше.
Идёт он, идёт. И вдруг вспомнил он сказанные старцем слова:
«Сойдёшь с парохода и пойдёшь по тропинке направо и дойдёшь до реки. Берег реки будет очень высокий, ты по нему спустишься вниз, к реке».
Дошёл юноша до этой реки с высоким берегом. Выбрав удобное место, спустился к реке.
Спускаясь, джигит очень устал, обессилил. Немного погодя посмотрел на воду и увидел в воде красивую девушку. Поднял голову, вгляделся: на другом берегу стояла очень красивая девушка.
— Сюда иди, — сказала та красивая девушка.
— Как же мне добраться? — спросил джигит.
— Перепрыгни. Одну-то сажень перепрыгнешь, наверное.
Прыгнул джигит, очутился на том берегу. Только успел он приземлиться, как та девушка подошла и обняла его.
— О брат, это ты, оказывается. Как ты повзрослел, — сказала она.
Эта девушка оказалась старшей сестрой джигита. Ещё ребёнком её утащили пери.
Долгие годы она прислуживала пери, готовила еду.
Жила она у этой пери. Был у владычицы пери визирь женщина по имени Чулак.
Каждый день Чулак давала девушке два фунта мяса и та готовила суп.
В царстве этой пери были одни девушки, мужского населения не было. Девушка сказала брату:
— Они и тебя убьют. Что же нам делать?
Думала, думала она и придумала: нарядила брата в женское платье.
Когда девушка вернулась, Чулак принесла ей два фунта мяса.
Только собралась сестра варить мясо, как брат, подойдя к ней, сказал:
— Сестра, дай-ка я сварю это мясо.
Сварил мясо. Чулак, придя, взвесила мясо. Вместо двух фунтов оказалось три.
Чулак рассказала своей владычице о случившемся.
— Что за невидаль, — сказала Чулак, — вместо наших двух фунтов получилось три фунта.
— Ты снова попробуй, дай два фунта мяса, — предложила пери, — посмотрим.
Чулак отнесла мясо. Юноша снова сварил мясо. Чулак пришла за мясом, взвесила — три фунта.
После чего у шахини закралось подозрение. Позвала она Чулак и сказала:
— Эта девушка уже давно варит нам еду. У неё лишнего не случалось. Сама ли она варит мясо, или кто другой вместо неё?
Чулак пошла к девушке и спросила:
— Скажи правду, кто варит мясо?
— Когда вы, выкрав меня, привезли сюда, я была беременная. У меня родилась дочь, она подросла и теперь стала варить суп, — ответила девушка.
Эти слова передали владычице. Она засомневалась, не поверила.
— В таком случае, — сказала она,—велите всем купаться в реке, чтобы никого не осталось.
Собрался народ, стали купаться. Владычица и визирь Чулак узнали джигита. Пери говорит визирю:
— Что будем делать с этим джигитом, убьём?
Чулак отвечает:
— Я не вижу смысла в убийстве юноши. Все мы женщины. Кому останется этот мир, когда мы состаримся? Если он приглянется тебе, отдадим тебя ему в жёны.
Джигит был пригожий и владычица согласилась. Юноша женился на ней.
Начал он жить с пэри, но неотвязная мысль беспокоила его — мысль о золотой воде. Похудел он, пожелтел от своих дум. Заметив его состояние, владычица пери обратилась к визирю:
— Какая-то дума тревожит моего мужа. Выведай-ка, почему он горюет.
Чулак спросила у джигита:
— Ты здесь живёшь в довольстве и почёте, но очень похудел. Скажи, какое горе тебя гложет?
— Отдал я падишаху золотую рыбку, мной пойманную. Падишах велел мне принести золотую воду. Если не найду, родителям моим будет плохо.
Чулак передала эти слова шахине. Задумалась та:
«Где же он найдёт золотую воду?»
Чулак сказала:
— Добыть её будет нелегко, и всё-таки, я пожалуй, смогу добыть золотую воду.
Обрадовалась владычица, попросила помочь. Чулак ушла. В мгновение ока принесла она туесок с золотой водой. Сказала джигиту:
— Человеку нет веры. Если ты уйдёшь, не вернёшься. — Вернусь, — заверил джигит.
— Поклянись, — велела Чулак.
Заставили джигита поклясться. Чулак посадила юношу к себе на спину и полетела с ним до его города.
Довезла. Спустила его на землю и дала ему волосок.
— Когда я понадоблюсь тебе, сожги этот волосок и я тут же явлюсь, — сказала она.
Джигит вернулся домой, родители вышли ему навстречу. Падишах узнал о возвращении юноши и велел привести его к себе.
— Ну, джигит, достал золотую воду? — спросил падишах.
— Достал, — ответил джигит.
— Если принёс, покажи.
Джигит отдал воду. Налили её в таз, где плавала золотая рыбка. Комната осветилась ещё ярче.
Оба визиря переполнились завистью. Задумали они послать джигита к падишаху джиннов за птицей с золотыми крыльями. Сговорились и сказали падишаху:
— В доме у такого-то падишаха есть птица с золотыми крыльями. Она очень красиво поёт, будет веселить тебя.
— Как же достать этого попугая? — спросил падишах.
Визири заверили:
— Джигит, добывший золотую воду, добудет и попугая.
Падишах вызвал его. Джигит пришёл.
— Ну, джигит, ты изловил золотую рыбку, раздобыл золотую воду.
Говорят, у падишаха джиннов имеется птица с золотыми крыльями. Ты принеси мне её.
— Хорошо, достану, — ответил джигит.
Вернулся он домой. Родители спросили:
— Сынок, что приказал тебе падишах, какое поручение дал?
— Падишах велел мне принести ему птицу с золотыми крыльями из страны джиннов.
Родители опечалились, загоревали:
— Погубит он тебя, — сказали. — Ты уж не вернёшься, сынок.
— Не печальтесь, вернусь живым и невредимым, — успокоил их джигит.
Так отправился он снова в путь. Запалил данный ему волосок. Появилась Чулак. Посадила джигита себе на спину и полетела-помчалась. Доставила его к жене-владычице. Пожил джигит у своей жены пару дней и запечалился.
Заметив его состояние, владычица снова обратилась к Чулак:
— Отчего печалится мой муженёк?
Чулак спросила у джигита:
— Отчего печалишься?
— Падишах сказал мне: «Принеси мне птицу с золотыми крыльями, которая находится у падишаха джиннов».
Чулак сообщила об этом повелительнице.
Та сказала:
— Та птица с золотыми крыльями находится у моей старшей сестры, я рассорилась с ней, когда мы делили оставшееся от родителей наследство. С тех пор мы поклялись не общаться и не встречаться. Трудно будет взять у неё птицу.
Чулак сказала:
— Я придумаю хитрость, достану птицу. Скажу твоей сестре: «Сестра твоя вышла замуж за юношу из человеческого рода, она приглашает тебя на свадьбу».
— Ладно, отправляйся, если придумала хитрость.
Чулак ушла. Прибыла к сестре владычицы, поздоровалась и сказала:
— Прибыла я с важным поручением. Твоя младшая сестра вышла замуж за юношу из человеческого рода, она приглашает тебя на свадьбу, ты привези в подарок зятю птицу с золотыми крыльями.
Сказала Чулак это и отправилась обратно. По возвращении пришла к повелительнице и сообщила о скором приезде её старшей сестры на свадьбу. Приготовили угощение, отвели отдельный дворец для гостьи.
Вот приехала старшая сестра. Встретили её, поздоровались, всплакнули. Старшая сестра вошла в отведённый ей дворец. Начались разговоры, расспросы.
— Слыхала я, что ты замуж вышла. Правда ли это, где зять?
— Зять здесь, дома. Коли дашь сюенче, покажем зятя, — сказала Чулак-визирь.
— Я ничего не привезла в подарок, только вот птицу с золотыми крыльями. Понравится ли этот дар?
— Конечно, с удовольствием. Отдашь птицу — мы тебе покажем зятя, — сказала Чулак.
Старшая сестра согласилась отдать птицу с золотыми крыльями. После этого показали зятя. Старшая сестра владычицы пери поздоровалась с зятем, подарила ему птицу. Увидев зятя, гостья поразилась красоте сына человеческого и тоже влюбилась в него.
Получив попугая, джигит собрался к себе домой. Чулак доставила его в его город. Снова дала ему волосок и сказала:
— Если я понадоблюсь, спали этот волосок, я в ту же минуту явлюсь.
Джигит отправился к себе домой, поздоровался с родителями. Они несказанно обрадовались.
Джигит спросил отца:
— Ждёт ли меня падишах?
Отец ответил:
— Наш падишах скончался, народ тебя ждёт.
Народ избрал джигита падишахом. Сделавшись падишахом, джигит прогнал мучителей-визирей, а на их место поставил хороших визирей, взял к себе своих родителей.