«Мәрмәр тавы башында» татар халык әкияте | «На вершине мраморной горы» татарская народная сказка. Балалар өчен татар әкиятләре татарча.Татарские сказки для детей и малышей на татарском и русском языке.
Бер бик ярлы кеше булган. Ул читкә эшкә чыгып киткән. Чыгып киткән дә, озак кына йөргәч, бер шәһәргә җиткән.
Шул шәһәргә кергән дә бер тыкрык буенда утырып тора икән. Шунда бер кеше килә дә сорый:
– Нишләп торасың монда? – – ди. Егет әйтә:
– Белмәгән җирдә кыен икән, ашарга да, эчәргә дә юк. Эш булмасмы дип торам әле, – ди.
Теге кеше әйтә:
– Улым, ди, миңа кеше кирәк иде. Елына күпме сорыйсың? – ди.
– Нинди эш бит, – ди.
– Миндә эш юк. Миңа барсаң, үзең дә рәхәтләнерсең, – әле ди.
Ярар. Карт моны ияртеп кайта. «Чишен, улым, киемнәреңне», – ди.
Бар киемнәрен чишендереп ташлый. Моңарга яхшы материядән костюм тектереп бирә.
«Ки шуны», – ди.
Ашам-лык-эчемлек хәзерләнгән моңарга, шундый ата-баба күрмәгән ләззәтле ашлар.
Ашадылар-эчтеләр. Шуннан:
– Бар, улым, мунчага, менә сиңа бер кыз, – ди, бик әйбәт бер кыз китерә. Егет тартынып тора.
– Бар, улым, бар, бездә гадәт шулай, – ди. Шушы кыз белән мунча керегез дә көне буе дачада йөрегез, – ди.
Егет уйлый:
– Элекке заманда, чикләвек төше ашатып симертеп, кешеләрне суя торган җирләр бар дип сөйлиләр иде. Әллә мин шунда килеп эләктемме? – ди.
Болар кыз белән йөреп кайттылар. Бер ай буенча шулай һәр көнне икенче бер кыз белән моны мунча керттеләр, һәр көнне киемнәрен алыштырдылар. Ярар. Бер ай үтте.
Бер ай үткәч: «Улым, – ди карт, – менә бу атны җик, кырга барабыз», – ди.
Бер атны җигәргә, берсен янга тагарга куша. Аннары алар шул атка утырып, сахрага чыгып китәләр.
Барып җиттеләр бер биек тау буена болынлыкка. Тау шулкадәре биек -югары карасаң – – башың каерыла. Карт әйтә:
– Улым, атны анда илтеп туар, монысын мин тотып торам. Аннары минем янга килерсең, – ди.
Егет атны туара да моның янына килә. Карт теге тагылып килгән ат янына бара, кулына нәзек кенә җеп ала.
Атны егып суялар. Атның тиресен тунамыйлар, эчен генә алып ташлыйлар. Шуннан карт әйтә:
– Улым, менә шуның эченә кер, мин тегәм. Менә сиңа бер пычак. Шуны үз яныңа куй, – ди.
Егет ат эченә кереп ята. Хуҗа теге нәзек җеп белән тегә. Шуннан әйтә:
– Тау башыннан тәвә-тәвә кошлар төшәрләр, сине алар тау башына алып менәрләр. Шуннан, – ди, миңа бер олаулык таш ташларсың.
Егет сорый:
– Мин аннан ничек төшәрмен, – ди.
– Мин сиңа юл күрсәтермен, – ди.
Хуҗа кырыйга китте дә, тау башыннан тәвә-тәвә кошлар төшеп, тегене тау башына алып менделәр. Ярар. Егет кошларның үзен җиргә куйганын белә дә, пычак белән җепне кисеп, атның эченнән чыга.
Чыгадыр да хуҗага бер олауга җитәрлек мәрмәр ташлары ташлый.
Теге хуҗа шуның белән баеп ята икән, аның эше шул икән.
Бервакыт хуҗа түбәндә ак яулык күрсәтә:
– Җитәр, ташлама, – ди. Егет кычкыра:
– Бабай, мин каян төшим, – ди.
Картка егетнең тавышы бик әз генә ишетелә. Карт яулыкны таякка бәйли дә:
– Төшәргә юл юк, шунда гына кал, – дип егеткә селкә. Кич булып килә. Егет анда чаба, монда чаба, кая да бара
алмый. Арысланнар, юлбарыслар тавышы ишетелә башлый. Адәм сөякләре күренә, егетнең эченә кайгы керә. «Шунда бетәм икән, ди, мине шуның өчен кадерләгән икән», – ди.
Йөрде-йөрде дә бер якка таба китте. Үзе кая барганын да белми инде.
Шулай бара торгач, барып җитте бу бер йортка. Ни күрсен, ап-ак сакаллы бер карт утыра.
Карт күрә дә егетнең каршысына чыга. Чыгадыр да:
– Йә, улым, син каян килдең? – ди.
Бу башыннан үткәннәрне сөйләп бирә, елый. Карт әйтә:
– Ярар, елама. Бергә торырбыз. Мин дә синең кебек менгән кеше идем, – ди.
– Бабай, – ди, моннан төшеп буламы соң? – ди.
– Юк, ди, моннан төшә алмыйбыз. Мин үләрмен, син калырсың, ди. Мин, улым, шул киекләргә, кошларга патша булып торам. Картайганчы шунда калырбыз, – ди, үзе китәргә ашыга бу. – Улым, – ди, минем җыелышка барасым бар. Киекләрнең, кошларның җыелышы була. Шунда өч көн йөрермен. Син монда торып тор, – ди.
Шуннан бер тимер ишек күрсәтте, аны зур йозак белән бикләгән. «Моны ачма», – диде.
Ярар. Бу китте өч көнгә. Ялгыз кешегә бу өч көн бик озак тоела. Егет уйлый-уйлый да теге тимер ишекне ачарга була. Бара да ачып карый. Ачып караса, шул сарайның эчендә сөт кебек ак диңгез, тирәсе ямь-яшел камыш. Егетнең исе китте.
– Кара әле, – ди, гаҗәпләнеп, тамашага кала. Ул да түгел, камыш тирәсендә өч ак күгәрчен лыпыр-лыпыр очып йөри башлыйлар. Шуннан алар бер төшкә барып кундылар да өч кыз булдылар.
Теге сөт кебек ак диңгезгә төшеп коенырга, юынырга тотындылар. Егет моның берсенә гашыйк булды. Шундый матур инде теге кыз.
Ярар. Шулай булганнан соң капканы ябадыр да йозакны үз урынына бикләп куядыр. Үзе шуннан соң ашаудан да, эчүдән дә кала. Гел шул кыз турында гына уйлый. Тәмам саргайды инде. Бабай кайтты. Кайтты да күрде – егет саргайган.
– Ни булды? – ди.
– Авырыйм, саулыгым юк, – ди егет. Тора-бара ул бабайга хәлне сөйли. Бабай әйтә:
– Әйттем бит мин сиңа, харап булгансың, ди. Улым, алар дию пәриенең кызлары. Алар елга бер генә килеп коеналар.
Бер елсыз килми инде алар, ди. Син саргайма, мин сиңа шул кызларны ничек-ничек итеп тотарга өйрәтермен, ди. Алар киләсе елга килерләр.
Син, камыш арасында посып торып, чишенгәч кенә теге үзең яраткан кызыңның күлмәкләрен ал. Нишләсә дә бирмә. Шуннан ул синең җәмәгатең булыр, – ди.
Шул вакыт килеп җитә. Ишекне ачып, бабай егетне камыш төбенә кертеп җибәрә. Егет камыш төбенә утыргач кына, теге өч ак күгәрчен, лыпыр-лыпыр очып, диңгез өстендә өч тапкыр әйләнәләр.
Аннары чишенә торган урынга төшәләр. Чишенгәч, коенырга кереп китәләр. Егет әкрен генә бара да, үзе гашыйк булган кызның күлмәкләрен алып култык астына кыстыра. Кызлар диңгездән чыгалар.
Чыккач икесе киенә, берсенең киемнәре юк.
– Кем алды? Ни сорасагыз шуны бирер идем, – ди.
Егет мыштым гына утыра, бернәрсә дә әйтми. Теге ике кыз киенделәр дә, кайта торыйк, дип киттеләр. Кыз үзе генә калгач, егет чыкты. Кыз әйтә:
– Бир, егет, күлмәгемне, – ди.
– Бирмим, – ди.
Егет үзенең камзулын кигезде дә кызны бабай йортына җитәкләп алып кайтты. Бабай үзләренә никах укыды.
Шуннан кыз бик әйбәт хезмәт итә башлады.
Бер заман бу егет ишек төбенә чыкты да моңланып утыра. Ул ата-аналарын, туган илләрен уйлый. Бераз елап та алды. Кыз әйтә иренә:
– Әллә өеңә кайтасың киләме? – ди.
– Кайтасым килә шул. Моннан кайтыр хәл юк, – ди. Болар бик тату торалар үзләре. Хатыны әйтә:
– Кайтасың килсә, мин сине атаңнарга алып кайтам, – ди.
– Ничек кайтабыз, монда таудан төшәр хәл юк, – ди егет.
– Күлмәгемне киим дә, аркама ябыш, күзеңне йом, – ди хатыны.
Егет күлмәкне бирде, хатынының аркасына ябышты, күзен йомды. Алар бер сәгать эчендә аталарының йортына кайтып төштеләр. Егетнең ата-аналары бик куаныштылар. Бик зур итеп туй ясадылар.
Болар кайткач, егетнең атасы таш йорт салырга булды. Бабай әйткән иде бит:
«Кызның күлмәкләрен кулыңнан ычкындырма», – дип. Егет кызның күлмәкләрен зур сандыкка салып, фундамент астында калдырмакчы була.
Йорт сала башлагач, шулай итте дә.
Бу хатын ике-өч ел күлмәкләренең исен дә таба алмый йөрде. Егеттә дә юк, бер җирдә дә күренми. Шулай да кыз бервакыт исни-исни тапты. Фундамент астында калганын белде. Беркөнне кеше күрмәгәндә чыкты да, фундаментны казып, күлмәкләрен алды. Шуннан иренә әйтте:
– Инде, җаным, бәхил бул. Мин күлмәкләрне алдым. Китәм. Син ничек туган илеңне сагынган булсаң, мин дә хәзер шулай сагындым. Ата-анама бер генә бала идем. Бик сагынсаң, якын күрсәң, ничек булса да безнең якка барып чыгарсың, – диде.
Күлмәкләрен кигәч, күгәрчен булып очып китте. Бер ел кайтмый бу. Егет саргайды, кипте, һаман теге кыз исеннән чыкмый. Шуннан егет болай дип уйлый:
– Мин, ди, янәдән теге шәһәргә барып, элекке хуҗама ялланыйм. Ул мине танымас әле, – ди.
Китте чыгып. Тагын теге шәһәргә барып, тыкрык буена утырды. Иске хуҗасы килде, моны танымады, тагын яллап китте. Әүвәлге кебек көн дә яңа кием киендереп, хуҗа егетне бер ай кунак итте. Аннары бер ат җигеп, икенчесен янга тагып, тагын биек тау буена алып китте. Атны суеп, егетне эченә тегеп, моны тагын кошлардан тау башына күтәртте.
Ярар. Кошлар күтәреп менделәр. Егет тә ат эченнән чыкты.
Хуҗа аңарга: «Мәрмәр ташы ташла», – дип кычкырды.
Егет таш та ташламады, хуҗасына җавап та бирмәде, тизрәк теге бабай янына китте. Сукмак белән бабай янына барып җитте. Күрештеләр, елаштылар, хәл-әхвәл сораштылар.
Егет хатынның ничек-ничек китүен сөйләп бирде. Бабай әйтте:
– Улым, тукта. Өчәр-дүртәр йөз яшәгән кошларым, киекләрем бар. Сыбызгы алып чыгып сызгыртыйм да җыйыйм үзләрен. Аны белүчеләр юкмы икән? – диде.
Беләк юанлыгы сөяктән ясалган сыбызгыны муенына киде дә, карт шуны сызгыртып ызба тирәли әйләнде. Аның янына төрле кошлар, төрле киекләр – барысы да җыелды,
Бабай әйтте:
– Сезгә сүзем шул: шундый-шундый дию шәһәрен, – ди, аты белән әйтте, – кайсыгыз белә, әйтегез? – ди.
Арыслан әйтә: «Мин белмим», – ди. Юлбарыс әйтә: «Мин дә белмим», – ди. Шуннан дүрт йөз ел яшәгән дәү кош әйтә:
– Мин ул шәһәрнең кайсы якта икәнен беләм. Әни безне йомырка салып шул якта чыгарды, – ди.
– Алай булса, – ди карт, – менә сиңа әманәт. Шушы егетне анда илт, ул бик тилмергән, – ди.
Теге кош әйтә:
– Анда ут дәрьясы бар. Шул дәрьяны үтәсе бар. Шуны үткәндә түшләрем көяр, бик көч килер. Үтсәм дә синең сүзне тыңлап кына үтәрмен, – ди картка.
Бабай егеткә бирде сәгать: «Кирәге булыр, сакла», – диде. Егет кошның өстенә менеп утырды. Кош егетне һава ярып алып китте. Озак бармадылар, кош әйтте:
– Күрәсеңме, әнә бер кара нәрсә күренә, – диде.
– Күрәм, – диде егет.
– Әни безне шуның башында чыгарды. Ул агачның әйләнәсе алты колач, – диде кош. Аннары шул агачның башына ял итәргә кунды. Ял итте дә тагын күтәрелеп китте. Бу юлы бик югарыга менә инде.
Хәзер бит теге ут дәрьясы аркылы үтәргә кирәк.
Кош егеткә әйтә:
– Син, иптәш, йөзтүбән ят, көярсең, пешәрсең. Мин үзем көйсәм дә түзәрмен, ди. Әнә, бер якты күренәме? Шул шәһәр инде ул. Ул бик иләмсез җир.
Анда адәми зат юк, анда диюләр генә. Ул шәһәрне, ди, елан чолгаган. Шул елан төш вакытында, нәкъ сәгать уникедә, койрыгын тешләп йоклый. Шул чагында өстеннән чыксаң, аннары котыласың, ди.
Шәһәргә кергәч: «Мин – илче», – дип әйтерсең. Шулай әйтсәң, тимәсләр, – ди.
Болар шәһәргә барып җитәләр. Егет сәгать уникене көтеп тора да, сәгать унике булгач, тәвәккәлләп ыргылып чыга. Шуннан аңарга бер дию пәрие очрый:
– Адәми зат, нишләп йөрисең? – ди.
– Мин – – илче, – ди егет. Дию әйтә:
– Син патша янына баргач та илче икәнеңне әйт. Юкса, ашарлар. Бездә тәртип шулай, – ди.
Ул бер алтын сарайга төртеп юл күрсәтте.
Егет алтын сарай янына барып җитсә, теге хатыны моны күрә. Күрәдер дә каршы чыгып моны кочаклап ала. Хатыны сагынып үзе дә кипкән. Ирен алтын сарайга алып керә.
Кыз шунда атасы белән әнкәсен дә дәшә. Ул егетне мактый: «Нич сукмады, хурламады», – ди.
Бабалары егетне ашаттылар, тәрбия иттеләр, яңадан туй ясадылар. Туйдан соң патша башындагы таҗны егеткә кидертә дә егетне патша итә.
Аннан кайтмак юк инде. Алар әле дә булса гомер итәләр.
***
«На вершине мраморной горы» татарская сказка | «Мәрмәр тавы башында» татар халык әкияте (на русском языке).
Татарские сказки для детей и малышей.
Жил-был на свете один очень бедный джигит. И вот решил он однажды пойти по свету счастья искать – отправиться на заработки в чужедальные края. Долго ли, коротко ли шел он, добрался наконец до какого-то города. Вошел он в тот город и присел отдохнуть у перекрестка улиц. В это время показался богато одетый почтенный житель, подошел к нему и спрашивает:
– Что сидишь тут, добрый человек?
Отвечает ему на это джигит:
– Нелегко, видать, скитаться в чужом краю, не знаешь, где и поесть-то себе раздобыть. Вот сижу и думаю, не наняться ли к кому-нибудь на работу.
Говорит ему на это незнакомец:
– Мне, сынок, нужен работник. Дорого ли запросишь за год?
– Смотря по тому, какая будет работа, – отвечает джигит.
– У меня и делать-то почти нечего, а жить будешь припеваючи.
Хорошо. Приглашает его хозяин к себе домой, одевает в дорогие одежды, угощает диковинными кушаньями. После этого приводит к нему красивую девушку и говорит:
– Иди, сынок, в баню с этой девушкой. Потом в саду погуляете.
Джигит стесняется.
– Иди, сынок, иди, у нас таков обычай.
«Что за диво? Неужто я попал туда, где людей откармливают на убой?» – думает джигит.
Погуляли они в саду. А на следующий день – уже с другой девушкой. И так целый месяц. Через месяц хозяин говорит джигиту:
– Запрягай-ка, сынок, вот эту лошадь, а другую пристегни сбоку, поедем сейчас на луг.
Приехали они к высокой горе, что стояла посреди луга. Была гора такая высокая, что вершина терялась в облаках.
Велел он джигиту отвести коренную лошадь в сторонку да распрячь, а пристяжную повалил на землю и зарезал. Шкуру сдирать не стали, только брюхо вспороли да очистили. Приказал хозяин юноше забраться в брюхо, дал ему нож в руки, а сам зашил его тонкой нитью.
– Вот сейчас спустится с горы стая крупных птиц и занесет тебя на гору, – говорит ему, – а ты набросай мне оттуда камней на один воз.
– А как же я потом слезу оттуда? – спрашивает юноша.
– Не бойся, я сам укажу тебе путь, – отвечает.
Отошел хозяин в сторонку. Стая крупных птиц слетела с горы, подняла тушу и занесла ее на вершину мраморной горы.
Как только опустили птицы тушу на камни, перерезал юноша тонкую нить, вылез из лошадиного брюха да и стал сбрасывать вниз мраморные камни. Набросал он камней на один воз и закричал:
– Бабай, а как мне спуститься теперь отсюда?!
Помахал ему хозяин снизу белым платком и ответил:
– А ты навек оставайся там, навсегда.
Голос его еле доносился до джигита, такой высокой была та гора.
Заметался юноша, стал искать хоть какую-нибудь тропиночку, но напрасно. Только кости человеческие ему на глаза попадались да львиный, тигриный рык слышался время от времени. Вот и вечер наступил, и закралась в сердце юноши тревога. «Видно, конец мне пришел», – подумал он и без всякой надежды побрел куда глаза глядят.
Долго ли, коротко ли, добрел он до какой-то хижины. Вошел и видит: сидит белобородый старец. Обрадовался старик, как увидел его, поднялся и пошел навстречу.
– Как ты здесь оказался, сынок? – спрашивает его старик.
Рассказал ему юноша обо всем, рассказал и горько заплакал.
Стал старик утешать его: мол, не плачь, будем вместе жить. Оказалось, что и он такой же бедняга, и его судьба забросила сюда точно так же.
– А можно хоть когда-нибудь спуститься отсюда? – спросил юноша.
– Нет, – ответил старец, – с надеждой этой тебе навсегда придется расстаться. Я умру, поставлю тебя на свое место, будешь, как и я, падишахом над всеми птицами и зверьми. А сейчас мне надо идти. Ухожу на три дня на собрание всех зверей и птиц. Ты остаешься один. Только смотри, не вздумай открывать во-он ту дверь, – показал он на железную дверь на запоре.
Ладно, ушел старик, остался юноша один. Стало ему скучно, и дни показались такими длинными. Загрустил он и решил: была не была, приоткрою ту запретную дверцу, загляну в нее хоть одним глазком. И видит он: плещется белое, как молоко, море, а вокруг моря – густой зеленый камыш.
Подивился юноша этой красоте. Не успел опомниться, как появились над морем три белые голубки, стали порхать над камышами. Вот они приземлились и в мгновение ока превратились в трех прекрасных девушек. Вошли они в то белое, как молоко, озеро, стали купаться.
Одна из них была до того красива, что влюбился в нее юноша без памяти. Насмотрелся он вдоволь и только потом закрыл дверь и замок на прежнее место повесил. С той поры лишился джигит сна и покоя, потерял аппетит. Все его мысли были о красавице-голубке.
Тут и старик вернулся. Смотрит, занемог юноша, тайная тоска его гложет. Ну старик его и спрашивает: что, мол, с тобой такое приключилось. Хотел было юноша утаить от него правду, да не тут-то было, пришлось во всем признаться. Стал старик его корить и бранить:
– Горе тебе, сынок, ведь это дочери злого дива, и прилетают они к морю лишь один раз в году. Да ты не горюй. Я знаю, как помочь твоей беде. Ровно через год снова прилетят они сюда купаться.
Я открою ту дверь и выпущу тебя, а ты затаись в камышах, да как только они разденутся да войдут в воду, хватай одежду приглянувшейся девицы и, как бы красавица ни молила, не отдавай. Тогда она станет твоей женой.
Прошел ровно год с той поры. Вот открыл старик дверцу и выпустил туда юношу. Не успел джигит притаиться в камышах, показались в небе три белые голубки.
Сделали они три круга над морем, потом опустились на землю и превратились в трех прекрасных девушек. Вот они скинули одежды и пошли купаться, а джигит в это время выскочил, схватил платье любимой и спрятал его за пазуху.
Вышли девушки из воды. Две из них одеваются, а третья ищет свою одежду, никак не может найти. Тогда она стала молить:
– Кто спрятал мое платье? Отзовись-покажись! Что пожелаешь, отдам тебе, только верни мне мое платье!
Но джигит ни звука в ответ не проронил. Вот сестры оделись и ушли вперед, а она осталась одна. И тогда вышел джигит из камышей.
– Отдай мне, юноша, мое платье, – стала просить девушка.
– Не отдам, – отвечал он ей.
Накинул на нее джигит свой камзол и привел домой. Прочитал им старик никах, и с той поры стала девушка хозяйкой в доме.
Стали они жить-поживать. Но вот однажды загрустил джигит. Вышел он на крыльцо, сел на ступеньку и задумался. Вспомнил дом родной, вспомнил про отца и мать. Затосковал он, горючие слезы закапали у него из глаз.
Подошла к нему молодая жена и спрашивает:
– Что невесел, дорогой, или по родному дому заскучал ты?
– Да, милая, заскучал, – отвечает джигит. – Но только никогда нам с тобой отсюда не выбраться.
– Я могу отнести тебя к отчему дому! Вот надену я свое белое платье и обернусь птицей, а ты обними меня покрепче да закрой глаза.
Послушался он жену, сделал все, как она велела, и не прошло и часа, как они были уже в родительском доме. Обрадовались старики, пышную свадьбу сыграли, а после свадьбы затеял отец джигита каменный дом строить.
Вспомнил тут джигит, что старец ему наказывал не упускать из рук платье невесты, и решил он, чтобы навсегда успокоить свое сердце, положить ее наряд в сундук железный и зарыть глубоко в землю, под фундамент.
Так прошло два или три года. Жена искала повсюду, но никак не могла найти свое белое платье. Но однажды чутье подсказало ей, где оно. Улучила она момент и достала из-под земли сундук с платьем. После этого сказала мужу:
– Я нашла свое платье, а теперь прощай. Помнишь, как тосковал ты по дому? Так и я теперь заскучала по близким. Если очень соскучишься по мне, приедешь когда-нибудь в наши края.
Надела она платье, превратилась в белую голубку и упорхнула.
Вот прошел год со дня их разлуки, и не выдержал юноша, стал он снова в путь собираться.
Решил попытать счастья: отправился в город и снова нанялся в работники к своему прежнему хозяину – ладно, тот не узнал его. Целый месяц угощал джигита, наряжал в богатые одежды, а как истек месяц, велел запрягать лошадь, другую пристегнуть сбоку и ехать к той высокой мраморной горе.
На лугу зарезал он лошадь, зашил джигита в тушу, и подняли его птицы на вершину горы. Выбрался он из туши. Слышит, хозяин кричит ему снизу:
– Давай бросай камни!
Но не стал он камни сбрасывать, а направился прямо в дом того старца. Поздоровались они, обнялись и заплакали. Пошли разговоры, расспросы. Обо всем поведал ему юноша, рассказал, как расстались они с женой.
– Погоди, сынок, не горюй, – успокоил его старик, – я постараюсь помочь твоему горю. Есть у меня птицы и звери, что живут на земле вот уже триста лет. Может, они знают, где твоя голубка.
Повесил он на шею костяную дудочку толщиной в локоть, обошел, играя на ней, вокруг своего дома. И слетелись к нему птицы, собрались всякие звери. Обратился к ним старик:
– Кто знает такой-то город дивов?
– Нет, я не знаю, – ответил лев.
И Тигр ответил:
– Я тоже не знаю.
И тут заговорила большая старая птица:
– Я знаю, где тот город. Там нас мама вывела когда-то из яиц.
– Коли знаешь, вот тебе мой наказ: отнеси туда этого джигита.
Ответила ему птица:
– Огненная река протекает в том краю. Пролетая над ней, обожгу я свои лапы и грудь. Но тебя ослушаться не могу.
Дал старик джигиту часы, велел беречь их как зеницу ока.
– Они могут тебе пригодиться, – сказал он на прощание.
Взобрался джигит на спину птице, крепко обнял, и поднялись они в воздух.
Вот уже половину пути пролетели, и крылья у птицы стали уставать.
– Видишь, вон там, впереди, что-то черное? – спросила птица. – Это и есть то дерево в шесть обхватов, на котором нас вывела мать.
Села она отдохнуть на это дерево. Отдохнула, и снова полетели. На сей раз взмыла она в самое поднебесье. Предстояло им пролететь над огненной рекой.
– Ты, дружок, припади ко мне поближе, а то обгоришь, сама-то я как-нибудь да потерплю, – сказала джигиту птица. – Впереди вон, видишь, свет забрезжил?
Это и есть город дивов – самое страшное на земле место. Там нет людей, а живут одни только дивы. Город тот обвила огромная змея. Ровно в полдень она засыпает, закусив кончик хвоста, и крепко так спит. Успеешь перейти через нее в это время – твое счастье, ты спасен.
Войдешь ты в город и скажешь: мол, посланец я. Тогда тебя не тронут.
Добрались они до города, дождались полдня, а как часы старика пробили ровно двенадцать, набрался юноша храбрости и бросился со всех ног вперед.
Повстречался юноше на городской улице один див и спрашивает:
– Эй, человек, что ты тут делаешь?
– Я посланец, – ответил диву юноша.
После этих слов указал ему див дорогу к золотому дворцу и наказал:
– Ты и падишаху говори, что ты посланец, а то он тебя съест. У нас так заведено.
Вот подходит джигит к золотому дворцу, а тут и жена видит его в окно и выбегает к нему навстречу, крепко обнимает. Она тоже высохла с тоски. Жена берет мужа за руку и ведет во дворец. Зовет мать и отца, показывает им своего мужа, хвалит его: мол, любил, не обижал. Приветили они джигита, накормили, обласкали, сыграли им пышную свадьбу, а после свадьбы падишах надел корону на голову джигита и передал ему все правление…
…Но нет оттуда возврата. До сих пор они там живут.