Сертотмас үрдәк

Сертотмас үрдәк

«Сертотмас үрдәк» татар әкияте | «Болтливая утка» татарская сказка. Балалар өчен татар әкиятләре.Татарские сказки для детей и малышей.Абдулла Алиш.

Борын заманда башы бүрекле, аягы төкле бер үрдәк бул­ган. Ул үзе, сайрый белмәсә дә, күргән бер кошына, хайваны­на, ерткычына озак-озак итеп яңа хәбәрләр сөйләргә ярата икән. Тегеләр аның сүзләрен тыңлый-тыңлый арып бетәләр, я бөтенләй тыңламый ташлап китәләр икән. «Ишеттеңме бер яңа хәбәр? Сиңа гына сер итеп сөйлим»,—дип башлап китә торган булган ул сүзен.

Бердәнбер көнне йорт хуҗасы үзенең этен иярткән, корыч балтасын биленә кыстырган да урманга киткән. Йортындагы һәрбер кош-кортына: «Өйдә юклыгымны берәүгә дә белдермәс булыгыз!»— дигән.

«Нигә белдермәскә кушты икән?»— дип, үрдәк йөдәп чык­кан, ләкин ни өчен икәнен һич төшенә алмаган.

Кош-кортлар хуҗаларыннан башка бер кич кунганнар, берни булмаган. «Икенче көнне дә кайтмас бу»,—дип, алар хуҗаны чакырып кайтырга берәрсен җибәрергә булганнар. «Син очасың да, син йөзәсең дә, син йөгерәсең дә, син бар!»— дигәннәр алар үрдәккә. «Ләкин берүк нишләп йөрүеңне берәүгә дә белгертәсе булма!»—дигәннәр. Үрдәк күнгән: «Ярар, сез­нең хакыгыз өчен генә барсам барырмын инде»,—дигән. Иртә торгач та үрдәк, уйлап-нитеп тормаган, тамагын туй­дырган да юлга чыккан. Башта ул канатларын кагып очкан, оча-оча бер елгага барып төшкән. Ишкәкләре — тәпиләре— үзендә булганга аптырамаган, йөзеп тә киткән. Елга буйлап озак йөзгәч, корыга чыгып, тәпи-тәпи дә йөгергән…

Бара-бара куе бер урманга барып җиткән. Төрле тәмле җиләкләр, симез бөҗәкләр ашый-ашый, урманга кереп тә киткән.

Үрдек күбәләк куып йөргәндә, аның каршысына бер кер­пе килеп чыккан һәм аңа сүз дә кушкан:

— Кая барасың болай?— дигән.

Үрдәккә инде шул гына кирәк тә. Юл буе берәү дә очрама­ганга, берәү белән дә җәелеп сөйләшергә туры килмәгәнгә, аның бик эче пошкан булган, иптәшләренең әйткәннәрен дә оныткан, сүз артыннан сүзне тезәргә тотынган:

— Урманда утын кисүче хуҗабызны эзлим. Җитмәсә, эте­без дә аңа ияреп киткән иде. Хәзер йорт-җирне саклаучы берәү дә юк. Аларны чакырып кайтырга иптәшләрем мине җибәрделәр,— дигән.

— Синең өең эракмы соң?—дигән керпе.—Анда симез тычканнар, усал еланнар юкмы? — дип сораган. Аның үз хәле хәл, бик нык ашыйсы килә икән.

— Менә шушы сукмак безнең өйгә туп-туры алып бара, бер кешегә дә әйтмә, кара! — дигән үрдәк. Өйләрендә елан­нарның бөтенләй юклыгын, тычканнарга көн бирмәүче мәче­нең шуклыгын да сөйләп биргән.

— Мин инде андый усалларның берсе дә түгел, синең серләреңне белсәм дә, каян килүеңне күрсәм дә, сиңа зарар­лы эш эшләмәм. Шулай да син саграк бул. Очраган берәүгә серләреңне сөйләмә. Серең эчендә торса, йортың тыныч бу­лыр, җимерелмәслек нык булыр,— дигән.

Керпенең бу акыл­лы киңәшенә үрдәк һич колак салмаган, ашыга-ашыга урман эченәрәк атлаган.

Бара-бара үрдәккә озын колаклы бер куян очраган, һәм ул да аңардан сораган:

— Өй, бүрекле үрдәк, көзге төсле матур, кыр төсле зур күл булганда, ни эшләп урманда буталып йөрисең?

— Хуҗабыз белән этебез урманга утын кисәргә киткәннәр иде, өебез ялгыз калды,— дигән үрдәк, керпегә сөйләгәнне моңа да сөйләп биргән.— Куян эченнән генә: «Алай булгач, хуҗаның алмагачларын кимерергә барырга бик җайлы вакыт икән»,— дигән. Үрдәктән өйләренең кайдалыгын сораш­кан, теге юләр моңа да серен ачкан.

— Хуҗаңны күргәнем юк,— дигән дә куян куаклык эченә кереп югалган.

Үрдәк тагын алга киткән. Бара-бара бер аланлыкка барып җиткән. Анда бер зур соры аю мышный-мышный йоклап ята икән. Үрдәк аны да уяткан. Керпе белән куянга сөйләгән сүзне аңа да сөйләп биргән. Сүз ахырында аюдан сораган:

— Эт иярткән, кулына балта тоткан кешене күрмәдеңме? Аю:

— Күрмәдем,— дип җавап биргән. Үрдәкнең кайгысын ур­таклашкандай булып кыланган.— Урман эченәрәк керсәң, һич­шиксез табарсың,— дип, юл өйрәтеп җибәргән. Ә үзе эченнән генә: «Хуҗаның умартасын ватып, бал ашап кайтырга бик җайлы вакыт икән»,—дип, ашыга-ашыга китеп тә барган.



Үрдәк һаман хуҗаны эзләвен дәвам иттергән. Аның саен урманның эченәрәк керә барган. Бара торгач, аның каршына бүре килеп чыккан һәм аңа сүз кушкан:

— Әй, бүрекле баш, шушындый куе урманда япа-ялгызың гына курыкмыйча батырланып ничек йөрисең? — дигән. Те­ге дә үзенең ник йөрүен сөйләп биргән. Хуҗаның өйдә юклыгын, этнең дә аның белән бергә ияреп китүен бүрегә дә әйткән. Усал бүре тешләрен шыгырдаткан, үз-үзенә: «Боларның са­рыкларын барып ашап кайтырга бик җайлы чак икән», — дигән, ә үрдәккә: «Андый кешене күргәнем юк!»—дигән дә үзе куаклар арасына кереп югалган.

Үрдәк һаман туктамаган. Хуҗасын эзләүне һаман дәвам иткән. Күргән бер коштан, төрле ерткычтан, хәтта нәни бөҗәкләрдән дә бу турыда сорашып бара икән.

Бара-бара аның каршысына көлтәдәй койрыклы бер төлке килеп чыккан. Теге дә ахмак бит, моңа да сүз кушкан:

— Багалмакай, матур апакай, минем хуҗамны күрмә­деңме?—дигән.—Янында эте, кулында балтасы бар иде,— дип өстәгән. Хуҗасыз һәм этсез өйдәге хайваннарның ты­нычсызлануларын, алардан башка куркуларын да сөйләп биргән.

— Чибәрләрнең чибәре, гәүһәрләрнең гәүһәре, күрдем мин аны! — дигән төлке.— Янында кәкре койрыклы эте дә, би­лендә корыч балтасы да бар иде,—дип өстәгән. Үрдәкне үзе белән ияртеп киткән. Алар бик озак барганнар һәм куак белән капланган елга буена килеп туктаганнар. Шунда төлкенең оясы буенда балалары уйнап йөриләр икән.

Алар:

— Әни, безгә азык алып кайттыңмы? — дип, аның тирә-юнен сырып алганнар, ә ул, авызын ерган килеш, үрдәккә күрсәткән…

— Менә, бәбкәләрем, сезгә тәмле үрдәк ите,— дигән һәм шул минут, үрдәкне буып, балаларына бүлеп тә биргән. «Үрдәк ите бигрәк тәмле була икән!» — дип, алар, авызларын ялый-ялый, аны ашап та ташлаганнар, ләкин туймаганнар, анала­рыннан тагын да сораганнар.

— Хәзер, бәбкәләрем, авылга барам, берьюлы берничә үрдәк алып кайтам,— дигән төлке. Балаларын калдырып, авылга киткән.

Бер Сертотмас үрдәк аркасында бу хуҗалык тәмам тузды­рылган булыр иде, ләкин хуҗа уяу кеше булган, дошманна­рына каршы һәр җирдә киртә куйган. Куян рәшәткә арасын­нан үтә алмаган, кире борылган. Аю бәрәңге базына төшкән. Бүрегә дә сарыклар эләкмәгән, хуҗалык абзарына ул бөтенләй керә алмаган. Төлке хәйләкәр булса да, сыза алмый калган, үрдәк ите ашыйм дигәндә генә, капкынга эләккән, ә хуҗа кайткач инде, аның кирәген биргән… «Тагын берничәне тот­кач, толып тектерермен»,— дигән һәм тиресен киптерергә ам­барга элгән.

Хайваннар эшнең нидәлеген хуҗага сөйләп биргәннәр, Сертотмасны шундый зур эшкә кушуларына алар да бик нык үкенгәннәр.


***

«Болтливая утка» татарская сказка | «Сертотмас үрдәк» татар әкияте (на русском языке).
Татарские сказки для детей и малышей.Абдулла Алиш.

Болтливая утка

Близко ли, далеко ли жил-был Охотник. Была у него собака Белый Коготь, меткое ружьё и много домашних зверей и птиц. Среди них заметно выделя­лась утка, с хохолком на голове, по прозвищу Болтли­вая Утка.

Встретит Утка Горластого Петуха, или Бородатого Козла, или Курицу Куда-Куда, или Кота Цап-Царап и ну болтать! Те, бывало, слушают, слушают, да так и уйдут, не дослушав до конца.

— Знаешь новость? Тебе одному скажу по сек­рету…

Так всегда начинала свой рассказ Болтливая Утка.

Однажды Охотник перекинул через плечо ружьё, через другое — охотничью сумку. Потом созвал всех зверей и птиц и сказал:

— Я ухожу на охоту. Белый Коготь со мной пойдет. Смотрите, никому не говорите, что меня с Белым Когтем дома нет.

Звери и птицы остались одни. Ну и страшно же им было ночью! Всё казалось, что кто-то крадётся к ним во двор. Однако ночь прошла — ничего не случилось.

И день прошёл. Не возвратился Охотник. На зака­те солнца звери и птицы собрались на совет. Что де­лать, если Охотник и вторую, и третью ночь не будет ночевать дома?

— Надо идти за Охотником, — сказал Горластый Петух.

— Да, надо идти за Охотником,- согласились все.

Но кто пойдёт? Подумали, подумали, решили по­слать Болтливую Утку: она и по земле ходит, и по воздуху летает, и по воде плавает — лапки у неё, как вёсла.

— Ты ступай за Охотником,- сказали Болтливой Утке товарищи.- Только по дороге никому ничего не рассказывай.

— Так уж и быть. Завтра пойду,- прокрякала Болтливая Утка, зевнула и спать легла.

Ранним утром Утка встала, позавтракала и отпра­вилась в путь. Сначала она долго летела, широко раз­махивая крыльями. Летела, летела, прилетела к реке. Села на воду и поплыла. Плыла, плыла, приплыла к берегу. Вышла на берег, отряхнулась, пошла пешком. Шла, шла, пришла к лесной опушке. А у опушки яго­ды спелой — видимо-невидимо. В траве букашки раз­ные. Наелась Болтливая Утка спелых ягод да жирных букашек, отдохнула и пошла в лес.

Лес густой, тёмный. Идёт Болтливая Утка, покря­кивает. Навстречу — Колючий Ёж.

— Куда путь держишь? — спросил Ёж.
А Болтливой Утке так захотелось поговорить! Совсем забыла она, что наказывали товарищи.

— Тебе одному скажу по секрету,- ответила Болт­ливая Утка.- Я ищу своего хозяина — Охотника. Он ушёл на охоту и не возвращается. Собака наша, Бе­лый Коготь, тоже с ним. Некому теперь сторожить наш дом, Вот мои товарищи и послали меня разыскать Охотника.

— А далеко отсюда ваш дом? — спросил Колючий Ёж.- Водятся ли у вас жирные мыши?

— Да вот эта тропинка ведёт прямёхонько к наше­му дому,- ответила Болтливая Утка.- Только смотри, никому не говори.

Потом Болтливая Утка сказала Колючему Ежу, что мыши у них жирные и охотится за ними Кот Цап — Царап.

Когда Болтливая Утка собралась уходить, Колючий Ёж дал ей совет: он был добрый, хотя и колючий.

— Я не разбойник. Зла тебе не причиню. Но ска­жу: будь осторожна, каждому встречному своей тайны не выдавай. Тогда в вашем доме будет спокойно.

Но Болтливая Утка не послушалась умного совета.

Пошла она дальше. Шла, шла, навстречу — Заяц Длинные Уши, Заяц спросил:

— Эй, ты, Хохлатка. Ты, наверное, живёшь на глубоком тихом озере? Зачем же ты пришла в этот темный лес?

— Тебе одному скажу по секрету, — отвечала Болт­ливая Утка.- И хозяин Охотник, и собака Белый Ко­готь ушли на охоту. Дом наш остался без присмотра.

И Утка пересказала Зайцу всё, что говорила Колю­чему Ежу.

«Ага,- подумал Заяц Длинные Уши,- раз хозяи­на нет, самое удобное время обгрызть кору у молодых яблонь». Он спросил у Болтливой Утки, где дом Охот­ника. Когда та, глупая, всё разболтала, Заяц сказал:

— Не встречал я твоего хозяина. И шмыгнул в кусты. А Болтливая Утка пошла дальше. Шла, шла, вы­шла на лужайку. Смотрит: посреди лужайки спит, раз­валившись и громко храпя, большой Косолапый Медведь. Болтливая Утка разбудила Медведя и тут же все ему рассказала. Потом спросила:

— Не встречал ли ты здесь человека с ружьём и собакой? Не встречал. Наверное, он там, в чаще, прорычал Медведь таким голосом, словно ему жалко было Болтливую Утку, а сам подумал: «Хозяина нет, самое удобное время полакомиться мёдом у него на пчельнике». И торопливо заковылял прочь.

Болтливая Утка всё искала охотника, всё глубже уходила в лес. Наконец, зашла в самую чащу. И вдруг перед ней — Серый Волк.

— Эй, Хохлатка,- крикнул он.- Как это ты ходишь в таком дремучем лесу одна?

Не испугалась Утка Серого Волка и всё ему разболтала. Злой Серый Волк щёлкнул зубами и подумал: «Самое удобное время унести у Охотника овцу». А Утке сказал:

— Не встречал я твоего хозяина.

И скрылся между деревьями.

Пошла Болтливая Утка дальше. Дорогой ей попадались дикие звери, быстрые птицы, маленькие букаш­ки. Всем рассказывала Болтливая Утка свою тайну. Шла, шла — навстречу Хитрая Лиса с пушистым хвостом. Утка и с Лисой заговорила:

— Нарядная тётушка, не встречала ли ты моего хозяина? При нём собака Белый Коготь и ружьё. Без хозяина и собаки у нас дома не спокойно.

— Как же, видела,- тонким голоском ответила Хитрая Лиса и повела за собой Болтливую Утку. Дол­го пробирались они по тёмному лесу, наконец, пришли к глубокому оврагу, густо заросшему кустарником. Там была лисья нора. Возле норы играли маленькие лисята. Они мигом окружили мать.

— Мама, мама, что ты принесла нам поесть?

А Хитрая Лиса и говорит:

— Вот вам, детки, утятинка. Лисята набросились на Болтливую Утку и съели её. Съели — не наелись. Ещё просят.

Хитрая Лиса подумала: «Охотника дома нет. Пой­ду, всех его кур переловлю». И говорит лисятам:

— Сейчас, детки, схожу, ещё принесу.

А лисята пищат:

— Неси побольше!

И опять стали гоняться друг за другом и кувыр­каться.

Вот так из-за одной Болтливой Утки чуть не про­пал весь дом Охотника. Но Охотник был умный. Он хорошо устроил своё хозяйство. Заяц Длинные Уши не смог погрызть яблонь — сад Охотник обнес высоким забором. Косолапый Медведь не полакомился мёдом, потому что Охотник выкопал вокруг пчельника глубокую канаву. Медведь даже чуть не свалился в неё. И Серый Волк не пролез в овчарню — овец защитила крепкая дверь. А Лиса, хоть и была хитрой, но попа­лась в капкан. Скоро вернулись Охотник и Белый Коготь. Охотник увидел Лису в капкане и сказал:

— Ещё несколько таких поймаю,- сошью себе к зиме лисью шубу.
Бородатый Козёл, Кот Цац-Царап, Курица Куда-Куда, Горластый Петух рассказали Охотнику обо всём и очень жалели, что послали за ним Болтливую Утку.



Закладка Постоянная ссылка.
1 Звезда2 Звезды3 Звезды4 Звезды5 Звезд (3 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...

Обсуждение закрыто.