Песәй

Песэй татарча экиэт

«Песәй» татар халык әкияте | «Кошка и гороховое войско» татарская народная сказка. Балалар өчен татар әкиятләре татарча.Татарские сказки для детей и малышей на татарском и русском языке.

Бер әбинең бер кызы була. Боларның бер Песәйләре була. Кыз мич алдында борчак куыра, Песәй мичкә каршы утыра, ди.

Табада борчаклар сикерешә башлауга Песәй куркып чыгып китә, ди. Бара торгач, моңа чүплек башында бер Әтәч очрый, ди.

— Песәй дус, кая барасың болай чаба-чаба? — ди Әтәч.

— Борчак явы килә, шуннан качып китеп барам,— ди Песәй.

— Зинһар, мине дә ияртә күр,— ди Әтәч.

— Әйдә, тизрәк киттек! — ди Песәй.

Китәләр болар икәү. Бара торгач очрый боларга бер Күркә.

— Песәй дус, кая барасың болай чаба-чаба?—ди.

— Менә борчак явы килә, шуннан качып китеп барабыз,— ди Песәй.

— Мине дә үзегездән калдырмагыз инде,— ди Күркә.

— Әйдә, ияр инде алай булгач,— ди Песәй.

Өчәү китеп баралар иде, ди. Торна очрый боларга.

— Кая барасың, Песәй дус, болай ашыга-ашыга? — ди Торна.

— Борчак явы килә, шуннан качып китеп барабыз,— ди Песәй.

— Мине дә калдырмагыз,— ди Торна.

— Әйдә,— ди,— ияр инде алай булгач,— ди Песәй.

Торна белән дүртәү китеп баралар иде, җитәләр бер су буена.

Суда бер Үрдәк, боларның чаба-чаба китеп барганын күреп:

— Песәй дус, кая барасыз болай?—ди.

— Борчак явы килә, шуннан качып китеп барабыз,— ди Песәй.

— Мине дә ияртегез инде,— ди Үрдәк.

— Әйдә, ияр инде алай булгач,— дип алып китәләр моны да.

Болар юлдан тезелешеп баралар: башта Песәй, аның артыннан Әтәч, аннан Күркә, Торна, Үрдәк. Күргән бер кеше аптырап карап тора боларга, бу нинди хәл, дип.

Бара торгач җитәләр болар бер тауга. Песәй әйтә: «Без килеп җиттек инде, шунда торыйк»,— ди. Сөйләштеләр дә, ярар, дип шунда калырга булдылар болар. Үрдәк суга төшеп китте, Күркә белән Торна тирәк башына менде, Песәй белән Әтәч жирдә калдылар.

Песәй тычкан тотып ашый. Әтәч тырнанып туена. Шулай итеп көн итәләр, ди, болар. Берзаманны көннәр суына башлый. Песәй әйтә: «Йә иптәшләр, нишлибез инде? Мин суыкта түзә алмыйм, бер өй салып керик»,— ди. «Юк, безгә өй кирәкми»,— диләр. Күркә белән Торна: «Без тирәк башында кышлыйбыз»,— диләр.

Үрдәк әйтә: «Мин суда да кышлыйм. Ком ашыйм, су эчәм»,— ди. Әтәч әйтә: «Мина чүплек булса житә, шунда берәр төшкә кунаклыйм»,— ди. Песәй әйтә: «Мин өйсез тора алмыйм, җылы кирәк. Сез теләсәгез нишләгез, мин үзем йорт салам»,— ди Песәй. Кирпеч ватыкларын җыеп өй сала, мич чыгара, тәрәзә, ишек тишә дә чыпта элә. Ә үзе рәхәтләнеп җылы мич башына менеп ята, ди, бу.

Башлана суыклар, буранлы кышкы көннәр.

Берзаманны моның ишеген кагалар.
— Песәй дус, керт әле, тышта бик суык,— ди Торна.
— Бар, үзеңнең тирәк башыңда кышла,— ди Песәй.
— Алай кертмәсәң өй түбәңне ачам, куптарам,— ди Торна.
Кертә моны Песәй, нишләсен.

Бераз гына торган иде, Күркә кага.



— Песәй дус, бик өшим, керт инде? — ди.
— Бар, үзеңнең тирәк башыңда кышла,— ди Песәй.
— Кертмәсәң, ишек чыпталарыңны йолкып бетерәм,— ди Күркә.

Тагын кертә бу.
Килә Әтәч.
— Песәй дус, керт әле, бик суык буран, туңам,— ди.
— Чүплек башында кышла, нигә миңа килдең,— ди Песәй.
— Кертмәсәң тәрәзә пыялаларыңны ватып бетерәм,— ди Әтәч.

Кертә тагын моны да.
Үрдәкнең дә күле туңа, ди, Песәй янына килеп, ишек кага башлый.
— Песәй дус, кышларга керт әле? — ди.

— Үзеңнең күлеңдә кышла,— ди Песәй.
— Кертмәсәң, өй түбәсеннән керәм,— ди бу.

Болар шулай бергәләп бәләкәй генә өйдә көн итәләр. Үрдәк үзенә, бер чокыр ясап, су китереп сала. Әтәч, Торна, Күркә киштәгә куналар. Песәй мич башында ята.

Беркөнне кич белән ут яндырып утыралар иде, ди, ике дию пәрие килә: «Кеше булырга тиеш бу өйдә, тавышлары да ишетелә»,— диләр.
Берсе әйтә «син кер» дип, икенчесе «син кер» ди.

Песэй татарская сказка

Керергә куркалар болар. Шулай да берсе барып керсә, килеп ябышалар моңарга. Күркә белән Үрдәк килеп тәннәрен борып алалар. Торна диюнең башын чукый, Песәй килеп битен тырный, Әтәч киштәдә «кытыйк-кытыйк» дип кычкыра. Дию пәрие чак кына чыгып качкан, ди. Иптәшенә әйтә: «Әй, харап була яздым бит. Кайсы боттан чукый, кайсы битне тырный. Аның өстенә берсе «тотыйк-тотыйк» дип кычкыра»,— ди.

Ярар, шулай итеп жәйгә чыкканнар болар. Яңадан тау башына менеп яши башлаганнар, ди. Песәй әйтә: «Инде борчак явы киткәндер, авылга кайтыйк»,— ди. Шуннан кайтырга юлга чыгалар. Песәй алдан кайта, аның артыннан Әтәч, Күркә, Торна, Үрдәк тезелешеп кайтып китәләр, ди, болар.

Бөтен халык: «Кайда булган икән болар?»—дип карап торалар. Юлда Торна, Күркә үз урыннарында калганнар.

Су буена җиткәч Үрдәк калган, Әтәч чүплек башында калган. Песәй үз өенә кайтып киткән. Җыелган халык арасында бер әби: «Мынау Әтәчем ике ел югалып торды, каян килеп чыкты»,— ди икән.

Үрдәк хуҗасы да: «Кайдан килеп чыкты Үрдәгем»,—дип шатлана, ди. «Әй Песәем, бик озак югалып тордың, каян гына кайттың»,— дип шатлана, ди, Песәй хуҗасы да.

Ә Песәй: «Инде борчак явы килмәс микән?»—дип, һаман мичкә карап тора, ди.

***

Гороховое войско

«Кошка и гороховое войско» татарская сказка | «Песәй» татар халык әкияте (на русском языке).
Татарские сказки для детей и малышей.

Жили-были старуха с дочкой. Была у них Кошка. Однажды девочка жарила в печке горох. Кошка же сидела на стуле перед печкой и грелась. Начал горох прыгать по сковороде и стрелять. Кошка испугалась и шмыгнула на улицу. Бежала по улице и встретила Петуха.

— Куда это ты, Кошка, так спешишь? — спрашивает Петух.

— Идет гороховое войско, вот я и убегаю.

— Возьми, пожалуйста, меня с собой.

— Пошли быстрее, — торопит Кошка.

Идут они вдвоем. Встретился Индюк.

— Куда это вы идете?

— Идет гороховое войско, вот мы и убегаем.

— Не оставляйте меня, — говорит Индюк.

Пошли они дальше втроем. Встретили Журавля.

— Далеко ли собрались, друзья? — спрашивает Журавль.

— Идет гороховое войско, мы скрываемся.

— И я с вами, — говорит Журавль.

Пошли они вчетвером, дошли так до озера. Увидела Утка бегущих друзей и спросила:

— Куда вы путь держите?

Утке объяснили, в чем дело, и она тоже примкнула к ним. Выстроились они в один ряд и идут: сначала Кошка, за ней Петух, затем Индюк, потом Журавль и Утка в самом хвосте. Всякий, кто их увидит, удивляется: «Что за чудеса?!»

Пришли к одной высокой горе, забрались на вершину. Кошка сказала:

— Вот здесь мы и будем жить. Гороховое войско не найдет нас.

На том и порешили. Утка сразу ушла на озеро. Индюк тоже куда-то исчез. Журавль уселся на дереве. Кошка стала мышей ловить. Петух землю царапает, что-то клюет. Так они жили без забот все лето.

Шло время, листья пожелтели, становилось все холоднее. Кошка говорит:

— Ну, друзья, что будем делать? Я уже мерзнуть стала. Давайте дом построим.

А тем и горя мало:

— Нет, нам не нужен дом, — говорят.

Журавль сказал:

— Я на дереве хорошо устроюсь.

Индюк сказал:

— А я под деревом пристроюсь.

Утка тоже не беспокоится:

— Я думаю на озере зимовать. Больше мне ничего не надо.

А Петух:

— Мне и на свалке неплохо будет.

Кошка всех выслушала и сказала:

— Вы как хотите, но я не могу без тепла. Я буду строить дом.

Из обломков кирпичей кладет стены, ставит печку, окна, вместо двери вешает рогожу и забирается на печку.

Скоро наступила зима, бураны замели. Однажды к Кошке постучались.

— Кошка, подружка, пусти к себе, на улице очень холодно, — говорит Журавль.

— Иди сиди на своем дереве, — отвечает Кошка.

— Если так, то я всю крышу разнесу, — грозится Журавль.

Что Кошка сделает? Пустила его.

Немного погодя Индюк просится:

— Подружка Кошка, пусти к себе в дом!

— Иди под дерево.

— А не пустишь, так я всю рогожу выщиплю!

Кошка Индюка тоже пустила.

Приходит Петух:

— Подруженька Кошка, пусти меня, а то на улице буран.

— Тебе же на свалке хорошо. Вот и иди туда.

А Петух грозится:

— Ах, так! Тогда я все твои стекла побью!

Его тоже пустила Кошка.

В эту же ночь озеро, где Утка жила, полностью покрылось льдом. Пришла Утка и стучится:

— Подруга Кошка, пусти зимовать!

А Кошка ей:

— Иди к себе на озеро.

Утка разозлилась и говорит:

— Если не пустишь, так я фундамент расковыряю и дом свалится.

Испугалась Кошка, что дом свалится, пустила Утку.

Так они стали жить в одном доме все вместе: Кошка, Журавль, Индюк, Петух и Утка. Кошка на печке греется и мурлычет. Остальные тоже устроились неплохо. Жили они очень весело и дружно.

Однажды мимо этого дома проходили два дива.

— Кто-то здесь есть, — говорят они друг другу. — Слышны голоса.

Один просит:

— Зайди в дом, посмотри, кто там.

А другой не хочет:

— Нет, ты зайди первым.

Так они долго стояли и спорили. Наконец, один согласился и зашел в дверь. Что тут началось! Утка и Индюк стали щипать его сильно-сильно. А Журавль сверху долбит своим длинным клювом прямо в голову. Кошка царапает лицо. А Петух горланит свое.

Див еле-еле вырвался от них. Рассказал другому, что он видел в доме.

— Двое, — говорит, — стали меня щипать. Третий в голову хотел гвоздь забить. Четвертый царапал лицо. Пятый кричал. Чуть не поймали!

Всю зиму друзья прожили в этом доме. А летом Кошка сказала:

— Гороховое войско, наверное, ушло, пойдем обратно в деревню.

Вот они выстроились один за другим и идут по деревне: впереди Кошка, за нею Петух, Индюк, Журавль и Утка. Все встречные люди удивляются:

— Что за чудеса! И где они только были целый год?

Кто-то узнал своего Петуха, кто-то Индюка своего признал, кто-то Утку, вернулась к своей хозяйке и Кошка. Старуха очень обрадовалась, приласкала ее. А Кошка, говорят, все в печку посматривает: не идет ли гороховое войско?



Закладка Постоянная ссылка.
1 Звезда2 Звезды3 Звезды4 Звезды5 Звезд (8 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...

Обсуждение закрыто.