«Камыр батыр» татар халык әкиятләре

Камыр бытыр сказка

«Камыр батыр» татарская народная сказка.

Борын заманда бер авылда карт белән карчык торганнар. Боларның ир балалары булмаганга, ярлылыкта гомер кичерәләр икән. Ьәрвакытта аллага ялварып, үзләренә бер ул бирүне сорыйлар икән. Көннәрдән бер көнне бер карт килгән дә:

— Әгәр дә ходай бала бирсен дисәгез, камыр изегез дә, шул камырдан бала кыяфәтле нәрсә әвәләп, мич юллыгына куегыз, иртә белән торгач, шул камырны актарып карагыз, — дигән.

Картлар, бу сүзгә бик сөенешеп, теге карт кушканча, камыр әвәләгәннәр дә төнгә мич юллыгына куеп калдырганнар. Иртәгесен торып, камырның тышын ватып карасалар, ни күзләре белән күрсеннәр: камыр эчендә бик матур, бик таза бер ир бала ята икән. Картлар, бик куанышып, баланы тәрбия кылырга тотынганнар. Бала бик тиз үсә башлаган.

Малай, зураеп, башка малайлар белән уйнарга чыга башлагач, авылдагы балаларның ата-аналары һәммәсе аннан зарланырга тотынганнар. Камыр батыр уйнаган чагында иптәш малайларын имгәтеп бетерә икән. Кулларыннан ныгытыбрак тотса, куллары сына; аякларыннан тотса, аяклары сына икән. Ул шундый көчле булган.

Ахырда, авыл халкының зар елавына чыдый алмый, аталары Камыр батырны бер җиргә дә чыгармый, өйдә генә асрый башлаганнар. Шулай, Камыр батыр үсеп зур гәүдәле таза егет булган. Инде аны өйдә асравы читен була башлаган. Ул, ишекләрне ватып чыгып, көчен кая куярга белмәгәнгә, тик торганда авыл халкын кыерсыта икән.

Ахыры беркөнне атасы аны чакырган да:

— Улым, халык синнән бик зарлана. Син бу авылдан кая булса да китеп, үзеңә бер-бер һөнәр өйрәнеп кайт, үз көнеңне үзең күрерсең, — дигән.

Камыр батыр, атасының сүзен тыңлап, авылдан чыгып киткән. Байтак җир киткәч, аңар үзе төсле зур гәүдәле икенче бер батыр очраган. Камыр батыр аны туктаткан:

— Син ни атлы? — дип сораган. Теге:

— Исемем Тимер батыр, — дип җавап биргән. Камыр батыр аңар:

— Әйдә, Тимер батыр, көрәшәбезме? — дигән.

Тимер батыр риза булып, көрәшергә тотынганнар. Камыр батыр тегене күз ачып йомганчы бөтереп җиргә салган. Шуннан соң алар, дус булып, икесе бергә киткәннәр.

Бара торгач, боларга өченче батыр очраган. Исеме Бакыр батыр икән. Аның белән элек Тимер батыр көрәшеп караган. Ега алмаган. Аннан соң Камыр батыр тотынган икән, хәзернең эчендә Бакыр батырны күтәреп җиргә салган.

Шуннан өч батыр, дуслашып, гомер буе бер-берсеннән аерылмаска сүз биреп, бергә киткәннәр. Бара-бара, зур бер урманга барып җиткәннәр. Бер уңайлы, кош-корт күп урынны сайлап алып, йорт салганнар да бергә-бергә көн күрә башлаганнар. Һәр көнне чиратлашып икесе ауга китә, берсе өй сакларга, аш пешерергә өйдә кала икән.

Көннәрдән бер көнне өй сакларга Тимер батыр калган. Камыр батыр белән Бакыр батыр ауга чыгып киткәннәр. Тимер батыр казанга аш салган. Аш кайнап чыккач кына, берәү ишек кага башлаган. Батыр ишекне ачса, күрә: ишек төбендә Үзе бер карыш-сакалы биш карыш бер карт басып тора. Тимер батыр әйткән:

— Әйдә, бабай, рәхим ит, кунак булып чыгарсың, — дигән.

Карт әйткән:

— Керер идем дә, буем җитми шул, бусагадан күтәреп кертсәнә, — дигән. Аны бусагадан күтәреп керткән. Бабай йөзлек янына килгән: — Инде менгереп утырт, — дигән.

Тимер батыр аны йөзлеккә менгереп утырткан да кечкенә җамаяк белән алдына аш китереп куйган. Карт аның белән генә туймаган:

— Казаны белән китер, — дигән.

Тимер батыр аның алдына ашны казаны белән китереп куйгач, күз ачып йомганчы ашап бетергән дә, Тимер батырны бер якка сугып егып, үзе чыгып качкан. Бу бер җен карты икән.

Тимер батыр ашны яңадан пешереп, иптәшләре кайткач, аларга булган эшне сөйләргә хурланганга, эчтән генә тынып калган.

Икенче көнне өйдә калырга кизү Бакыр батырга булган. Ул аш пешергәч тә, кичәге шикелле, теге Үзе бер карыш-сакалы биш карыш карт килеп, бөтен ашны ашап бетереп, үзен кыйнап чыккан. Бакыр батыр да, бу эшкә хурланып, иптәшләренә бер әйбер дә сөйләмәгән.

Өченче көнне чират Камыр батырга тигән. Гадәттәге вакытта Сакалы биш карыш тагын килеп җиткән. Ул ишек шакылдаткач, Камыр батыр ачкан да тегене күргән.

— Ни кирәк сиңа, бабай? — дип сораган.

Карт әйткән:

— Бусагадан күтәреп керт! — дигән.

Камыр батыр әйткән:

— Керәсең килсә, үзең дә керерсең әле! — дигән.

Карт бусага аркылы сикереп кергән. Йөзлек янына килеп:

— Күтәреп утырт! — дигән. Камыр батыр:

— Утырасың килсә, үзең дә утырырсың! — дигән.

Карт, үзе сикереп менеп утырып, аш сораган. Камыр батыр җамаяк белән китергәч:

— Бу гына аз, казаны белән китер! — дигән.

Камыр батырның моңа бик ачуы килеп, сакалыннан чорнап тотып, бер идәнгә, бер түшәмгә бәрә-бәрә, бик каты кыйнаган. Кыйнаган-кыйнаган да, кыйнап туйгач, урманга алып чыгып, сакалыннан бер каенга бәйләп куйган. Иптәшләре кайткач, әйткән:

— Сез югында әллә нинди бер кыяфәтсез карт кереп йөдәтә башлаган иде, мин аны бик кыздырып, сакалыннан каенга бәйләп куйдым. Әйдәгез, барып карыйк, — дип, каен янына алып киткән.



Карасалар, күрәләр: җен карты сакалын өзеп качкан, бары каенга бәйләнгән сакалы гына җилбердәп тора. Киткән юлы буенча каны тамып барган икән. Батырлар шул кан эзе буенча аны эзләргә киткәннәр. Байтак баргач, кан эзе җир астына төшә торган бер тишеккә барып туктаган. Батырлар: «Кемгә җир астына төшеп җенне үтерергә?» — дип, киңәш итәргә тотынганнар. Тимер батыр белән Бакыр батыр икесе дә курыкканнар:

— Безнең төшәр хәлебез юк, — дигәч, Камыр батыр:

— Алайса үзем генә төшәм, — дип, биленә озын бау бәйләгән дә, бауның очын иптәшләренә тоттырып, төшеп киткән.

Җир астында Камыр батыр картны эзләгән-эзләгән дә таба алмаган. Актарынып йөри торгач, бер ишекне ачып җибәрсә: бер бүлмә тулы көмеш, энҗе, мәрҗән, төрле-төрле асылташлар, ди. Бу пәринең хәзинәсе икән. Камыр батыр бу малларны бауга бәйләп биргән. Иптәшләре җир өстенә тартып чыгарганнар. Аннан соң тагын икенче бер ишекне ачса: бик матур бер кыз утыра, ди, ул кызны теге җен карты урлап шушында ябып куйган икән. Батыр кызны алып чыккан да, бау белән тартып менгергәннәр. Ул арада Тимер батыр белән Бакыр батыр, бу кадәр малны, матур кызны күргәч: «Камыр батыр чыкса, һәммәсен үзенә алыр, безгә бернәрсә дә бирмәс», — дип куркып, бауны тартып алганнар да Камыр батырны җир астында калдырып качканнар. Камыр батыр түбәннән кычкырган, кычкырган — җавап бирүче булмаган. Ул, башка берәр җирдән чыгарга булмасмы дип, эзләнергә тотынган.

Моңар кадәр ачмаган бер ишекне ачып караса, намазлык өстендә тәсбих тартып бер карчык утыра, ди. Камыр батыр аннан:

— Әби, монда нишләп утырасың? — дип сораган. Карчык аңа үзенең хәлен сөйләп биргән. Яшь чагында җен

карты аны урлап, гомере буе шунда ябып асраган икән. Камыр батыр аннан юл сораган. Изге карчык аңа юл күрсәткән.

— Менә, улым, шушы юл белән бар. Бара-бара, бер якты җиргә барып чыгарсың. Анда бер зур агач күрерсең. Шуның башында Сәмруг кош оя ясаган булыр. Һәр елны бер вакытта аждаһа елан килеп аның балаларын ашап китә икән, әгәр син, барып җитеп, еланны үтереп, Сәмругның балаларын коткара алсаң, бәлки ул сине җир өстенә алып чыгып куяр, кара аны, тизрәк бара күр: инде аждаһа килергә бары өч көн калды, шуңар чаклы барып җитәргә тырыш, — дигән.

Камыр батыр, аңар рәхмәтләр укып, карчык күрсәткән юлдан киткән.

Камыр батыр әкиятә

Ул шул юлдан өч көн, өч төн туктамый барган, дүртенче көнне әлеге әби әйткән яктылыкка килеп чыккан. Сәмруг оя ясаган зур агачны табып, аның төбендә еланның килүен көтеп яшеренеп торган. Бу вакыт Сәмруг кош каядыр киткән икән. Менә бераз вакыттан ажгырып аждаһа килеп тә җиткән. Ул агачка сарылу белән, Камыр батыр, яшеренгән җиреннән чыгып, кылычы белән аның башын өзеп тә төшергән. Ояга менеп, кур-кышкан кош балаларына еланның үлгәнен сөйләп биреп, үзенең җир өстенә чыгарга теләгәнен белдергән. Кош балалары:

— Безнең әни бик усал ерткыч кош, адәм балаларын бер дә яратмый. Ул сине, килү белән, белмичә харап итеп ташламасын. Шуның өчен без сине башта аңар күрсәтми торыйк, — дип, Камыр батырны ояның бер кырыена яшергәннәр.

Бер заман Сәмруг очып килгән дә: «Фу! Адәм исе килә!» — дип, ачуланып як-ягына каранырга тотынган. Балалары аңар эшнең ничек-ничек булганын, бер кеше килеп еланны үтергәнен сөйләп биргәннәр. Сәмруг, дошманы үлгәнгә бик шатланып:

— Кая ул кеше? Күрсәтегез! — дигәч, Камыр батыр яшеренгән урыныннан чыккан. Кош, аңар бик күп рәхмәтләр укып:

— И адәм баласы, миннән ни телисең? Ни генә сорасаң да эшләрмен, — дигән.

Камыр батыр әйткән:

— Мине җир өстенә чыгарып, тора торган урыныма илтеп куйсаң, бик яхшы булыр иде, — дигән.

Сәмруг кош әйткән:

— Баш өсте! Минем сыртыма утыр да күзеңне йом, үзем

әйткәнче ачма, — дигән.

Камыр батыр утыргач, Сәмруг кош аны очыртып алып киткән. Өч көн, өч төн очканнар. Сәмруг җиргә килеп кунган да:

— Инде күзеңне ач! — дигән.

Камыр батыр күзен ачып җибәрсә, үзен урмандагы өйләре янында күргән. Шунда ук иптәшләре Тимер батыр белән Бакыр батыр, алып кайткан малларны бүлеп бетереп, кыз өчен ду күчереп, канга батып сугышып яталар икән. Кинәт, исән-сау килеш кайткан Камыр батырны күргәч, икесе дә сугышуларын онытып, бик куркытып, аның аягына егылганнар:

— Малны да, кызны да үзең ал. Зинһар өчен безне үтерә күрмәсәнә, кичерсәнә! — дип ялварырга тотынганнар.

Камыр батыр, аларның үзенә каршы эшләгән әшәкелекләре өчен чын күңелдән үкенүләрен күргәч, рәхиме килеп, кылган явызлыкларын кичергән. Аның өстәвенә, хәзинәне дә өчесе арасында уртак бүлеп, кызны үзенә хатынлыкка алып, элекке шикелле рәхәт гомер сөрә башлаганнар.

***

Жили в давние-давние времена на свете старик со старухой. Хорошо они жили, но вот беда — не было у них детей. Однажды старуха пекла пироги, а старик сидел возле неё и смотрел. Потом взял он кусок теста и говорит: — Нету у нас сыночка… Сделаем-ка себе мальчика хоть из теста!
Слепили они из теста мальчика, положили его на лавку, а сами занялись делом: старуха пошла корову доить, старик отправился во двор рубить дрова.
Когда они вернулись в дом, оба очень удивились — стоят, глазам своим не верят: тестяной мальчик ожил, сидит на полу, смеётся да играет с козлёнком.
— Как же нам назвать нашего сынка? — спрашивает старуха.
— Сделали мы его из теста, пусть он и называется Камыр — говорит старик.
Стал Камыр расти не по дням, а по часам. За один месяц так вырос, как другой и за целый год не вырастет. И сил у Камыра с каждым днём прибывает.
Вышел Камыр как-то раз на улицу поиграть, стал бороться с мальчишками. Поднял одного и подбросил выше дерева. Упал мальчишка на землю, лежит, подняться не может. Подбежали к Камыру другие ребята, хотели его побороть, на землю повалить, да не могли: он сам всех раскидал, повалил. Лежат мальчишки на земле, охают.
Собрались жители аула, пришли к старику жаловаться на Камыра, в один голос твердят:
— Куда хочешь, туда и девай своего сына, только чтобы в нашем ауле больше его не было! Не то он всех наших ребят покалечит!
Нечего делать, пришёл старик домой и говорит Камыру:
— Придётся тебе, сынок, уходить отсюда.
— Не горюй, отец! — говорит Камыр. — Пойду я в дальние края, посмотрю, как там люди живут. Дай мне только дубинку на дорогу.
Принёс старик дубинку. Камыр опёрся на неё, а дубинка разломилась пополам.
— Не годится эта дубинка, — говорит Камыр. — Поди закажи кузнецу железную дубинку.
Пошёл старик к кузнецу, велел выковать железную дубинку.
Испробовал Камыр дубинку и говорит:
— Вот эта хороша: не гнётся, не ломается! Можно теперь с ней и в путь отправляться.
Напекла старуха Камыру лепёшек на дорогу, попрощался он и ушёл из аула.
Шёл он, шёл и дошёл до леса. Идёт по лесной дороге и видит: ковыляет ему навстречу человек, а ноги у этого человека связаны, словно у коня, которого на луг пастись выпустили.
Удивился Камыр и спрашивает:
— Почему это у тебя ноги связаны? Кто это связал тебя?
— Никто меня не связывал, — отвечает человек, -я сам их связал. Если я сниму с ног ремни, то зашагаю так быстро, что меня даже птица не догонит! — А куда ты идёшь?
— И сам не знаю, куда иду!
— Пойдём со мной!
Пошли они вдвоём. Шли, шли и повстречали человека. Сидит этот человек на краю дороги, зажимает себе нос пальцами.
— Почему это ты нос зажимаешь? — спрашивает его Камыр.
— Как мне не зажимать нос! — говорит человек. — Стоит мне одну ноздрю чуть приоткрыть — поднимается такой ветер, что во всей округе мельницы начинают крутиться. А уж если обе ноздри открою, беда будет — вся земля закачается!
— Хочешь с нами идти? — спрашивает Камыр.
— Хочу!
Пошли они втроём. Идут по дороге, повстречали белобородого старика. На голове у старика шапка надета, и не как у всех, а набекрень: на одном ухе держится.
Почему ты, бабай, носишь шапку набекрень? — спрашивает Камыр.
— Мне по-другому носить её нельзя, — говорит старик. — Если я надену шапку на всю голову — поднимется вьюга,
а если надвину шапку до бровей — вся земля льдом покроется.
Удивился Камыр и говорит:
— Пойдём с нами, бабай!
Пошли они дальше вчетвером и увидели стрелка. Стоит этот стрелок, целится из лука во что-то, а во что не видно.
— Во что ты целишься? — спрашивает его Камыр. Вон на склоне той горы, отвечает стрелок, — шестьдесят вёрст отсюда, на ветке сидит муха. Я хочу прострелить ей левый глаз.
Подивился Камыр и взял стрелка с собою.
Пошли они впятером и увидели какого-то старика.
Сидит этот старик на корточках, пересыпает землю с ладони на ладонь.Спрашивает его Камыр:
— Что это ты делаешь, бабай?
— Сюда насыплю, — отвечает старик, — тут гора поднимется, туда насыплю — там гора поднимется!
И этого старика взял Камыр с собою.
Пошли они вшестером и пришли в большой город. Узнал Камыр, что у хана этой страны есть дочка — красавица. Пошёл он со своими товарищами к хану, стал сватать его дочку. А хану не хочется выдавать дочку за неизвестного джигита. Стал он всякие отговорки придумывать, чтобы от Камыра как-нибудь отделаться.
— Пусть, — говорит, — кто-нибудь из вас обгонит моего скорохода, тогда можно будет и о сватовстве поговорить.
— Что ж,- отвечает Камыр, — мы от этого не откажемся.
Позвал хан своего лучшего скорохода и приказал ему бежать до высокой горы. Помчался ханский скороход изо всех сил.
Тогда бегун Камыра не спеша снял с ног ремни и пустился вдогонку. Он быстро обогнал ханского скорохода, примчался к горе, лёг на траву и стал поджидать, когда ханский скороход прибежит. Ждал, ждал да и заснул крепко.
Прибежал ханский скороход к горе и повернул скорее обратно.
А тот бегун всё спит…
Смотрят все — заклубилась на дороге пыль, возвращается ханский скороход.
Забеспокоился Камыр, говорит стрелку:
— Видно, заснул наш бегун! Этак мы и проиграть можем.Стрельни-ка в него, разбуди скорее!
Стрелок снял с плеча лук, прицелился и пустил стрелу. И так метко пустил, что стрела задела только самый кончик уха у спящего бегуна. Проснулся бегун, бросился вперёд и в один миг обогнал ханского скорохода.
Видит хан, что ничего не вышло у него из этой затеи: не смог отделаться от Камыра.
— Хорошо, — говорит, — теперь можно и о сватовстве подумать. А пока сходите вы все в мою баню да вымойтесь
хорошенько!
Не догадался Камыр, что хан задумал их погубить. Пошёл со своими товарищами в чугунную ханскую баню.
Только они вошли в баню, хан приказал запереть её крепко и обложить со всех сторон дровами. Наносили ханские слуги дров и подожгли их. Запылали сухие дрова, накалилась баня докрасна.
— Теперь они живыми не выйдут! — говорит хан.
Как только в бане стало жарко, Камыр сказал белобородому старику:
— Ну-ка, бабай, надень свою шапку на голову!
Старик надел шапку на макушку, и сразу в бане поднялась вьюга. Но и она не могла остудить баню. Тогда Камыр попросил старика надвинуть шапку до бровей. Стены бани тут же остыли и покрылись толстым слоем льда.
Наутро хан приказал отпереть баню, да так и обмер: и Камыр и все его товарищи остались живы и здоровы. Подошёл Камыр к хану и сказал:
— Хотел ты нас погубить, да не сумел! Говори мне прямо: отдашь свою дочь за меня или нет?
— Нет, — ответил хан, — по своей воле я за тебя дочь не отдам. Попробуй, если сумеешь, взять её силой!
Сказал хан эти слова и подал знак своим слугам.
Набросились на Камыра и его товарищей ханские слуги. Началась схватка, и такая жаркая, что под ногами у них все кочки сровнялись, а ровная земля взбилась кочками.
Бились они целый день, бились весь вечер, бились целую ночь.
Надоело это Камыру. Велел он своему товарищу, который нос зажимал, дунуть посильнее.
Приоткрыл тот ноздрю, и поднялся такой ураган, что все ханские слуги взлетели на воздух, как пыль.
Тут старик, пересыпавший землю с ладони на ладонь, сказал:
— Сюда насыплю — тут гора поднимется, туда насыплю — там гора поднимется!
Поднялись две высокие горы и засыпали ханских слуг. А хан всё не унимается — зовёт своих воинов. Прибежали воины, кинулись было на Камыра, а он взмахнул своей железной дубинкой и разогнал их всех. Испугался хан и выдал свою дочку за Камыра-батыра. Посадили батыры невесту на быстрого коня и увезли к родителям Камыра.
Тридцать дней пировали, сорок дней свадьбу справляли, гостей мясом неродившейся кобылицы угощали! И я на той свадьбе был — из пустого ковша мёд пил.



Закладка Постоянная ссылка.
1 Звезда2 Звезды3 Звезды4 Звезды5 Звезд (11 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...

Обсуждение закрыто.