«Өч сорау» татар халык әкиятләре

Три вопроса татарская сказка

ӨЧ СОРАУ/ТРИ ВОПРОСА татарская народная сказка.

Борын-борын заманда бар иде, ди, ятим генә үскән бер егет. Бу егет ач иде, тук иде, яланбаш иде, ялангач иде.

Бар иде, ди, бу егетнең ике өе, аның берсе кешенеке, икенчесе күршенеке, ди, ә өенең миче галанский,

өй түбәсе саламский, салам белән мүкләгән, мүк белән терәткән иде, ди, аның өен.

Көннәрдән бер көнне менә шушы егет эш эзләргә дип читкә чыгып китә, ди.

Көн китә, ди, бу, төн китә, ди. Шулай бара торгач, барып җитә, ди, бу ашлык чәчеп йөри торган бер кеше янына.

Егет әйтә:

— Эшләрең уң булсын, уңышларың мул булсын, абзый кеше,— ди.

— Шулай булсын, улым,— ди теге кеше.

Ашлык чәчүче юлчы егеттән сораша башлый:

— Каян киләсең, кай җирләргә барасың?— ди.

Егет:

— Эш эзләргә чыктым, абзый кеше,— ди.

Шуннан соң ашлык чәчүче кеше әйтә:

— Ярар, егет,— ди,— эш кешесенең эштә, юл кешесенең юлда булуы яхшы,— ди.

— Уйлана-уйлана барсаң, юлың кыскарак булыр, мин сиңа бер-ике хикмәтле сүз әйтим,

җавабын уйлап таба алсаң, килеп әйтерсең,— ди.

— Ярар, абзый,— ди теге егет,— әйтеп кара,— ди.

Теге кеше, тубалын асып, ашлык чәчәргә тотына. Уч тутырып ашлык ала да чәчеп җибәрә:

— Менә бер тапкыр чәчтем, бусы бурычымны түләргә булыр,— ди.

Икенче мәртәбә сибеп җибәрә дә:

— Менә монысы бурычка биреп торуым,— ди.

Шуннан өченче тапкыр чәчеп җибәрә дә:

— Монысы кадерле кунакларым өчен,— ди.



Егет уйга кала: «Бу нәрсә булыр икән?»— дип.

— Ярар, абзый,— ди егет,— син миңа бераз гына уйларга бир,— ди.

— Уйла-уйла, улым,— ди.

Шулай ди дә бу кеше ашлыгын чәчеп китә. Озак та үтми, әйләнеп килеп җитә бу теге егет янына.

— Йә, нихәл, улым,— ди,— берәр нәрсә чыгамы?— ди.

— Абзый кеше,— ди теге егет,— синең соң әти-әниләрең бармы?— ди.

— Бар,— ди теге.

— Син яшь вакытта алар сине тәрбияләгәндер бит?— ди.

— Тәрбияләделәр,— ди.

— Алайса, беренче чәчкәнең аларны тәрбияләү өчен булды.

— Дөрес әйтәсең, улым, беренчесен шулай бурычымны түләр өчен чәчтем.

— Синең ир балаларың бармы?— ди егет.

— Бар,— ди теге кеше.

— Алай булгач, икенче тапкыр чәчкәнең чыннан да бурычка биреп тору була,

хәзергә син балаларыңны тәрбиялисең, ашатасың-эчертәсең, алар сиңа бурычлы булып калалар,— ди.

— Бусын да бик дөрес әйттең,— ди теге кеше.

— Синең кызларың бармы? — ди.

— Бар,— ди ашлык чәчүче.

— Алар синең кадерле кунакларың кебек кенә бит, үсеп җитү белән, синнән китәләр бит алар,— ди.

— Өченче тапкыр чәчкәнең әнә шул кадерле кунакларың өчен булды,— ди.

— Бик дөрес әйтәсең, тапкыр егет икәнсең,— ди ашлык чәчүче кеше, егетне бик мактады.

В давние-давние времена жил, юноша-сирота. Был тот юноша голоден, разутый и раздетый.

Было у него, говорят, два дома: первый — не свой, второй — чужой, а печка в доме голландка,

а крыша на доме соломка, законопачен дом соломой, зато подпорки изо мха.

В один прекрасный день отправился юноша на чужую сторону работу искать. День шагает, ночь шагает.

Наконец, увидел человека, который хлеб сеет. Юноша говорит:

—Да сопутствует тебе удача в делах твоих, да будет урожай богатый.

—Да будет так! Аминь! — отвечает сеятель. — Откуда идёшь, в какие земли нужда гонит?

Юноша отвечает:

—Работу вышел искать, абзый.

Сеятель тогда говорит:

—Ладно, джигит. Работнику — труд, путнику — дорога. Когда мыслями занят, и дорога короче становится.

Я загадаю тебе несколько загадок. Если ответишь, скажешь.

—Хорошо, абзый, — согласился юноша, — говори.

Человек надел через плечо лукошко и стал сеять. Взял зёрна в пригоршню и веером рассыпал, приговаривая:

—Первая пригоршня пойдёт на уплату долга.

Затем вторую горсть:

—А это в долг даю.

В третий раз бросил в землю горсть зерна:

—Это для дорогих гостей.

Задумался юноша: «Что бы это значило?»

—Добро, абзый. Позволь только немного подумать.

—Подумай, подумай, сынок, — и человек продолжил сеять.

Дав круг, он опять подходит к юноше:

—Ну, как дела, сынок, додумался?

—Абзый,— спрашивает юноша,— отец-мать у тебя ведь есть?

—Есть,— отвечает тот.

—Они же тебя воспитывали, когда ты молод был?

—Воспитывали.

—В таком случае первая пригоршня им предназначена. Твой долг — смотреть на старости за ними.

—Верно сказываешь, сынок. Первую пригоршню засеял я для их прокормления.

—Сыновья у тебя есть? —спрашиваетюноша.

—Есть.

—На этот раз вторую пригоршню ты, действительно, даёшь в долг. Ты теперь воспитываешь сыновей,

кормишь-одеваешь их, и они останутся в долгу перед тобой.

—Эту загадку ты тоже раскусил.

—Дочери у тебя есть? — спрашивает юноша.

—Имеются.

—Они — как дорогие гости: подрастут, покинут твой дом. Третья пригоршня приготовлена была для этих самых дорогих гостей.

—Верно ведь! Сметливый ты оказался, джигит,— похвалил сеятель юношу.



Закладка Постоянная ссылка.
1 Звезда2 Звезды3 Звезды4 Звезды5 Звезд (4 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...

Обсуждение закрыто.