«Кәкре каенга терәткән» татар халык әкияте | «О кривой берёзе» татарская народная сказка. Балалар өчен татар әкиятләре.Татарские сказки для детей и малышей.
Борын заманда бер алдакчы кеше булган, ди, теләсә кемне алдалый ала икән, ди.
Үзен бик акыллыга санап йөргән тагын бер бай кеше бар икән, ди. Шул кеше әйтә икән:
— Мин шул Алдарга очрасам, аны һич тә алдатмас идем,— ди икән.
Бервакыт бу кеше юл буйлап барганда, күрә: юл буенда әлеге Алдар бер кәкре каенны терәтеп тора, имеш.
Бу аның янына барып сораган:
— Я, дус, сине алдарга бик оста дип әйтәләр, мине дә алдый алырсыңмы икән, я алдап кара әле,— ди.
Алдар әйткән:
— Нигә сине алдый алмам икән? Бик тиз алдар идем дә, янымда алдар капчыгым юк шул, өйдә калды, —дигән.
Бу кеше үзенең уяулыгына ышанып, Алдарга әйткән:
— Бар, өеңнән капчыгыңны алып кил, мин монда көтеп торырмын,— дигән. Алдар аңа әйткән:
— Өйгә бик кайтыр идем дә, менә бу каен аварга тора, китәргә ярамый бит,— дигән. Бу кеше бик үрсәләнеп:
— Барсана, зинһар, капчыгыңны китерсәнә, син килгәнче, каенны үзем терәтеп торырмын,— дип, кәкре каенны терәп калган.
Алдар шул китүдән кире әйләнеп килмәгән, ди, бу кеше әле дә булса кәкре каенны терәп тора, ди.
***
«О кривой берёзе» татарская народная сказка.
Татарские сказки для детей и малышей(на русском языке).
Жил в давние времена очень сметливый бедный человек. В тех же местах жил богатый человек, который очень любил хвастать и считал себя большим умником.
— Меня не обманет ни один хитрец! — любил повторять хвастун.
Однажды шёл он по дороге и увидел издалека сметливого бедняка, который стоял, прислонясь к кривой берёзе.
Подошёл хвастун к нему и сказал:
— Тебя, дружок, считают ловким да сметливым. А ну-ка, попробуй перехитрить меня!
На это сметливый ответил:
— Почему бы и не попробовать! Я перехитрил бы тебя, да, к сожалению, нет при мне мешка с хитростями.
Дома он у меня остался.
Поди принеси свой мешок, а я подожду тебя здесь, — сказал хвастливый.
— Я бы охотно пошёл, да не могу, — сказал сметливый. — Видишь, как берёза покривилась?
Стоит мне отойти — она и повалится.
Услышал хвастун эти отговорки, рассердился и крикнул:
— Ступай и неси скорее свои хитрости! До твоего прихода я сам буду подпирать берёзу.
Ушел сметливый, да так и не вернулся. А хвастун до этого дня, говорят, стоит и кривую берёзу подпирает.