«Бикбатыр белән Биккуркак» татар әкияте | «Бояка и небояка» татарская сказка.
Балалар өчен татар әкиятләре.Татарские сказки для детей и малышей.Абдулла Алиш.
Бер баланың ап-ак куяны белән бик матур песие булган. Алар үзара бик тату яшәгәннәр.
Куян, кетер-кетер итеп, агач кайрысы кимергән, ә песи, чепер-чепер итеп, сөт эчкән.
Песи бернәрсәдән дә курыкмый икән, аңа теге бала «Бикбатыр» дип исем кушкан. Куян, дер-дер килеп, бар әйбердән дә шүрли, аны ул «Биккуркак» дип атаган.
Биккуркак беркөнне стенада коточкыч әйбер күргән: колаклары бик озын, мыеклары селкенеп тора, ә үзе бик килбәтсез икән.
Куркуыннан Куян нишләргә дә белмәгән, баскан урыныннан кузгала да алмаган.
Ярый әле Бикбатыр килеп җиткән һәм Биккуркакка бераз көч кергән:
«Әй юләр, юләр, — дигән Бикбатыр, — үз шәүләңнән үзең куркып торасың ич», — дигән.
Биккуркактан көлгән. «Ярый әле син килдең, Бикбатыр, куркуымнан үлгән булыр идем», — дигән Куян.
Икенче бервакытны Куян тагын куркуга төшкән, йөрәге аның дөп-дөп типкән, нәрсәдер бик нык итеп кыштырдый икән.
«Хәзер идән астыннан чыга да, кыштырдаучы нәрсә мине кабып йота», — дип уйлый икән Куян.
Песи дә колакларын торгызган, ул да курка, ахры, дип уйлаган Куян. Шулчак нидер шап итеп дөбердәп киткән.
Куян һушсыз була язган. Ә Песи, авызына нәрсәдер кабып, Куян янына килгән.
Килгән дә: «Менә сине куркытучы нәрсә шушы инде», — дигән, бер кечкенә генә кара әйберне Куянга күрсәткән.
«Шушы кечкенә генә фетнә шулкадәр тавыш чыгара аламы?» — дип, Куян гаҗәпләнеп караган.
Өченче бер тапкыр ачык ишектән бер эт килеп кергән һәм каты итеп өрергә керешкән.
Куян карават астына кереп качкан. Ә Бикбатыр идән уртасына чыгып баскан, зур күренергә тырышып, сыртын кабарткан, эт һөҗүм итсә, аның битләрен тырнарга җыенган.
Билгеле, эт аңар кагылмаган, ишектән әкрен генә чыгып сызган.
Ә Бикбатыр үзенең батырлыгы аркасында бу бәладән дә бик оста котылган.
***
«Бояка и небояка» татарская сказка | «Бикбатыр белән Биккуркак» татар әкияте (на русском языке).
Татарские сказки для детей и малышей.Абдулла Алиш.
Жили у мальчика беленький кролик и пушистый серый котёнок. Жили они дружно.
Кролик грыз морковку, а котёнок лакал молоко.
Котёнок был храбрый, ничего не боялся. Мальчик назвал его — Небояка.
Кролик был трусливый и всего-всего боялся, поэтому мальчик назвал его- Бояка.
Как-то вечером, когда в комнате зажгли свет, Бояка увидел на стене что-то страшное, безобразное, уши длинные, усы шевелятся. Кролик так перепугался, что замер на месте. Прибежал котёнок. Тут Бояка набрался храбрости:
— Хорошо, что ты пришёл, Небояка, я чуть не умер от страха,- сказал кролик.
А котёнок посмотрел на стену и говорит:
— Эх, ты, Бояка, Бояка! Своей тени испугался.
Долго потом храбрый котёнок смеялся над кроликом Боякой.
В другой раз кролик услышал шорох. И опять перепугался. Сердечко у него так и заколотилось — вот-вот выпрыгнет.
Дрожит Бояка от страха и думает: «Сейчас вылезет из-под пола что-то страшное и проглотит меня».
Котёнок тоже уши насторожил. «Ага,- подумал кролик,- и Небояка, кажется, испугался».
Вдруг котёнок как прыгнет! Кролик чуть не упал с перепугу. Смотрит: а котёнок что-то держит в зубах.
Небояка подошёл к кролику, положил возле него что-то маленькое, серенькое и говорит:
— Вот чего ты испугался, Бояка.
— Какой крошечный зверёк, а сколько шуму наделал,- вскрикнул кролик, с удивлением разглядывая маленького мышонка.
В третий раз в дом забежала собака и громко залаяла. Бояка забился под кровать, а котёнок храбро прыгнул вперёд, ощетинился, изогнулся дугой.
Если бы собака подошла ближе, он бы вцепился ей в нос. Собака, конечно, испугалась котёнка; она не тронула его и вышла из комнаты.
Вот какой храбрый Небояка.