«Өч кыз туган» татар халык әкиятләре

Три сестры сказка

Өч кыз туган/Три сестры татарская народная сказка

Борын-борын заманда булган икән, ди, бер Хатын. Аның булган, ди, өч кызы. Бу Хатын, кызларымның өсте бөтен, тамаклары тук булсын, ди-ди, көне-төне эшләгән, ди.

Менә кызлар үсеп буйга да җиткәннәр. Алар берсеннән-берсе матур, ди, бер битләре ай, бер битләре кояш,
буй-сыннары карлыгачтай сылу, ди. Өч кыз, бер-бер артлы кияүгә чыгып, берсе артыннан берсе китеп тә барганнар.

Менә бер ел үткән, ике ел, өч ел үткән. Шулай матур гына яшәгәндә, әниләре авырып киткән.
Күрше урамда Тиен дусты бар икән, шуны дәшеп әйткән:

— Тиен дустым, барсана, кызларыма әйтсәнә, хәлемне белергә килсеннәрче,— дигән.

Тиен шунда ук чыгып чапкан. Тиен барып тәрәзә какканда, Олы кыз җиз ләгәннәр чистартып торадыр иде, ди.

— Һай,— дип әйткән, ди, Олы кыз,— бик барыр идем дә бит, аңарчы менә шушы ләгәннәрне чистартып бетерәсем бар иде шул,— дигән, ди.

Тиен моңар бик ачуланган да әйткән:

— Алайса, син шушы ләгәннәреңнән мәңгегә аерылма! — дигән.



Тиеннең шулай дип әйтүе булган, ике ләгән Кызны ике яктан китереп тә кысканнар.
Олы кыз егылган да шунда ук гөберле бакага әверелгән.

Тиен Уртанчы кызга чапкан. Уртанчы кыз, бу кайгылы хәбәрне ишеткәндә, киндер суга икән. Тиенгә әйткән:

— Һай,— дигән,— әнием янына хәзер үк чыгып йөгерер идем дә бит,
менә ярминкәгә киндер сугып өлгертәсем бар иде шул,— дигән.

Тиен бик ачуланган да әйткән:

— Алайса, син гомерең буе киндер сугып кына тор! — дигән.

Уртанчы кыз шунда ук үрмәкүчкә әверелгән.

Тиен тәрәзәсен какканда, Кече кызның камыр баскан чагы икән. Ул бер сүз дә әйтмәгән,
камырлы кулларын да сөртеп тормаган, чыккан да әнисе янына йөгергән.

Тиен Кече кызга әйткән:

— И сөекле бала, гомер буе игелек күр, кешеләрне бәхетле ит, аларга куаныч та, юаныч та бул.
Кешеләр дә сине сөярләр, синең яхшылыгыңны мәңге онытмаслар,— дигән.

Кече кыз чыннан да бик рәхәт гомер кичергән, халык аны бик яраткан, ди.

Жила-была женщина. День и ночь она работала, чтоб накормить и одеть трёх своих дочерей.
И выросли три дочери быстрые, как ласточки, лицом похожие на светлую луну.
Одна за одной вышли они замуж и уехали.
Прошло несколько лет. Тяжко заболела старуха мать, и посылает она к своим дочерям рыжую белочку.
— Скажи им, дружок, чтоб ко мне поспешили.

—Ой,- вздохнула старшая, услышав от белочки печальную весть,- ой! Я бы рада пойти, да мне надо сначала почистить эти два таза. —
Почистить два таза?! — рассердилась белочка.
— Так будь же ты с ними вовек неразлучна!
И тазы вдруг вскочили со стола и обхватили старшую дочь сверху и снизу. Она упала на пол и уползла из дома большой черепахой.

Постучалась белочка ко второй дочери.
— Ой, — отвечала та,- я сейчас побежала бы к матери, да очень занята: надо мне к ярмарке холста на ткать.
— Ну и тки теперь всю жизнь, никогда не останавливаясь,- — сказала белочка.
И вторая дочь превратилась в паучиху.

А младшая месила тесто, когда белочка постучалась к ней. Дочь не сказала ни слова, даже не обтёрла рук, побежала к своей матери.
— Приноси же ты всегда людям сладость и радость, моё дорогое дитя,- сказала ей белочка,- и люди будут беречь и любить тебя, и детей твоих, и внуков, и правнуков.
И правда, третья дочь жила много лет, и все её любили. А когда пришла ей пора умереть, она превратилась в золотую пчёлку.
Всё лето день-деньской собирает пчёлка мёд людям. А зимою, когда всё вокруг гибнет от холода, пчёлка спит в тёплом улье.



Закладка Постоянная ссылка.
1 Звезда2 Звезды3 Звезды4 Звезды5 Звезд (11 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...

Обсуждение закрыто.