Ялкау малай

Ялкау малай

Ялкау малай татар халык әкияте | Ленивый мальчик татарская народная сказка.

Бер кеше, улын ияртеп, шәһәргә барырга чыккан икән, ди. Баралар, баралар икән, юл өстендә бик яхшы бер ат дагасы ятканлыгын күргәннәр.

Бу кеше улына:

— Улым, әнә бер бик яхшы дага ята. Файдасы тияр иде, ал аны! —дигәч, малай:

— Юлда очраган бар тимер-томырны җыя китсәң… Иренмичә аны иелеп аласым юк әле, — дип әйтте, ди.



Ул алмагач, бу кеше үзе алып, куенына кыстырып киттеләр, ди. Барып җиттеләр, ди, бер тимерчелеккә. Әлеге кеше тимерчегә кереп, даганы егерме биш тиенгә сатты, ди, һәм шул акчага чия җимеше сатып алды, ди.

Киттеләр, ди, малай — арттан, әтисе алдан бара, ди. Ә әтисе, малайга сиздермичә генә, чияләрне юлга берәм-берәм ташлап бара башлаган. Малай юлда яткан чияләрне берәм-берәм чүпләп бара, ди.

Инде әтисе, чияләрне ташлап бетергәч, һәм малае иң соңгы чияне дә үрелеп юлдан алгач, артына борылып:

— Менә шулай, улым, акылны хезмәт түкмичә генә алып булмый аны. Әгәр дә даганы үрелеп алырга иренмәсәң, бер үрелүдә эш беткән булыр иде.

Менә син шул бер дага бәясенә сатып алынган чияләрне ике йөз дә егерме биш тапкыр үрелеп алдың инде.

Моннан соң, бер иелергә иренеп, ике йөз егерме биш мәртәбә иелергә вакытыңны да кызганырсың,

— дип әйткәч, малайның йөзе чия кебек кызарды, ди.



Закладка Постоянная ссылка.
1 Звезда2 Звезды3 Звезды4 Звезды5 Звезд (3 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...

Обсуждение закрыто.