«Бик яхшы сабак алды Ябалак» татар әкияте | «Хороший урок шалуну пошёл впрок» татарская сказка. Балалар өчен татар әкиятләре.Татарские сказки для детей и малышей.Абдулла Алиш.
Очы-кырые күренмәгән бер кара урман бар. Ул урманда яшел агачлар үсәләр, тәмле җиләкләр кызарып пешәләр.
Анда ерткыч бүреләр, хәйләкәр төлкеләр, куркак куяннар, агулы еланнар яшиләр.
Бу урманда ике ябалак та тора. Төскә алар тавык төсле чуар, ә башлары песи башына бик охшый.
Күзләре, коточкыч зур булсалар да, көндезләрен күрмиләр,
шуңа күрә ауга да төннәрен генә йөриләр. Кичләрен урман эчен мәче мыраулаган, бала елаган тавышлар каплап ала.
Бу тавышка кошлар, ерткычлар йокыдан уяналар: «Рәхәтләнеп йокларга да ирек бирмиләр!» – дип, ябалаклардан зарланалар.
Бер төнне ябалаклар, балаларын ияртеп, ауга киткәннәр.
Ана Ябалак балаларына:
– Бер-берегездән аерыласы булмагыз, көндезгә калмагыз! – дигән.
Балалар арасында бик шугы: «Тукта әле, әни сүзен тыңламасам, ни булыр икән?» – дигән һәм туганнарыннан аерылган.
Ябалаклар аның өчен бик кайгырышканнар. Таң тугач, өйләренә кайтып киткәннәр.
Кайтсалар, теге шаян өйләрендә дә юк икән. Ябалаклар бик кайгырышканнар, елашканнар.
Ә теге шаян бу вакыт аяк бармаклары белән агач ботагына нык ябышкан, кая барырга белми аптырап тик утыра икән.
– Минем агачымда нишләп болай кукраеп утырасың? – дигән Тиен.
– Тиенкәй-изгекәй, зинһар, мине кума инде, кич булуга китәрмен, – дигән Ябалак баласы.
– Әниең сүзен тыңламагансың. Синең кебекләргә минем агачта кунак булырга рөхсәт юк, – дип, Ябалак кунаклаган ботакны селкеткән Тиен.
Мескен Ябалак башка агачка күчкән. Ләкин кошлар аны бу агачтан да куганнар.
Кайгысыннан Ябалак онытылып киткән. Төн дип белеп очып киткән, канатларын ботакларга бәреп бетергән һәм җиргә килеп төшкән. Төлке аны әз генә эләктермәгән, теге шаян очып өлгергән.
Менә зарыгып көткән кич тә җиткән. Әнисенең әйткән сүзләре шаян Ябалакның исенә төшкән, ул, мескен, елый-елый арып беткән.
Әнисе белән әтисе шук баланы эзләп тапканнар.
Ә адашкан Ябалак баласы: «Инде һәрвакыт әти-әни сүзен тыңлармын», – дигән.
***
«Хороший урок шалуну пошёл впрок» татарская сказка | «Бик яхшы сабак алды Ябалак» татар әкияте (на русском языке).
Татарские сказки для детей и малышей.Абдулла Алиш.
Далеко-далеко, отсюда не видно, рос густой, дремучий лес. Жили в том лесу злые волки, хитрые лисицы, трусливые зайцы да ядовитые змеи.
Среди лесных обитателей жили два Филина с птенцами. Перья у них были как у курицы-пеструшки, а головы — как у кошки, глаза большущие, большущие. Днем Филины ничего не видели. Охотились они по ночам.
Лишь только ночь опустится на землю, замолкнут птицы, звери попрячутся в норы — по лесу раздаются крики: то будто кошка мяукает, то будто ребенок плачет. Звери тогда поднимают морды, птицы клювы и говорят:
— Это Филины вышли на охоту, спать не дают.
Однажды ночью Старый Филин вылетел с птенцами поохотиться.
— Слушайтесь меня, детки, не разбегайтесь, а главное, не
играйте до утра, — сказал Старый Филин.
«А что будет, если я не послушаюсь?» — подумал Маленький Филин и полетел в сторону. Он был самый большой шалун из всех птенцов.
Братья и сестры хотели воротить его. Искали, искали, не могли нигде найти. Скоро и ночи конец. Жаль братца, да делать нечего, пора возвращаться. «Может быть, он уже дома», —подумали они и полетели в родное дупло.
Прилетают — братца дома нет.
Старый Филин плачет:
— Пропал сыночек, пропал сыночек!
Птенцам тоже было жалко маленького братца, и они горько плакали.
А шалун сидел на ветке, крепко вцепившись в нее коготками. Сидит — ничего не видит. Понял он теперь, почему нельзя играть до утра, да поздно.
Увидев Маленького Филина, Рыжая Белка, что жила в дупле, и говорит:
— Кто тебе позволил сидеть на моем дереве?
Маленький Филин стал просить Рыжую Белку:
— Белочка, милочка, не гони меня, подожди немного. Не вижу я ничего. Ночь придет, сам улечу.
Но Рыжая Белка и слушать не хотела:
— Ты сам виноват. Ты мамы не слушался. Мне такие гости не нужны. И сидеть на моей ветке не разрешаю.
Делать нечего, пришлось Маленькому Филину ощупью перебираться на другое дерево. Но и оттуда его прогнали. Так перелезал Маленький Филин с ветки на ветку, с дерева на дерево, пока не свалился на землю. А хитрой Лисе только этого и надо — она давно подстерегала Маленького Филина. Прыгнула — хвать! Да неловко, Маленький Филин вырвался и вспорхнул на ветку. У Лисы одни перья во рту остались.
Сидит Маленький Филин на ветке. Грустно ему, страшно. Заплакал даже.
Наконец настала ночь, и Старый Филин нашел своего шалуна.
Когда Маленький Филин вернулся в родное дупло, он опять расплакался, только теперь от радости. Плачет и говорит сквозь слезы:
— Теперь всегда буду слушаться старших.
Так хороший урок шалуну пошел впрок.