«Зирәк карт» татар халык әкиятләре

Мудрый старик татарская сказка

Зирәк карт/Мудрый старик татарская народная сказка.

Элек заманда буладыр бер патша. Ул җитмеш яшькә җиткән кешеләрне барыбер эшкә ярамыйлар дип үтертә торган була.
Бер егетнең була җитмеш яшькә җиткән атасы. Бу егет, атасын үтертәсе килмичә, аны байтак вакытлар яшереп асрый.
Егет, урамнан йөреп кайткан саен, атасы янына керә икән. Атасы моннан сорый:
— Нихәл, улым, дөньяда ниләр бар? — дир.
Егет күргәнен-ишеткәнен барын да сөйләп бирә икән.
Шулай беркөнне егет кайта да әтисе янына керә.
— Нәрсәләр күрдең, улым, ниләр ишеттең? — дир әтисе.

— Әти, — дир егет, — патша үзенең вәзирләре белән су буена төшкән, дир.Су төбендә яп-якты ялтырап торган кәүһәр күренә икән. Шуны су төбенә төшеп эздидәр, дир, бернәрсә юк, меңгәч карыйлар, тагын су төбендә ялт итеп тора, дир. Шуңарга бик аптыраганнар. Патшаның вәзирләре дә моның хикмәтен белми икән, — дир.
Карт әйте:
— Әй, улым, анда су буенда берәр агач бармы? — дир.
— Нәкъ шул агач тирәсендә эзлиләр инде, — дир егет.
— Ул агач башында кош оясы бармы? — дир карт.
— Бар.
— Алайса, ул гәүһәр су төбендә түгел, кош оясында булырга кирәк. Суга шуның шәүләсе төшкән булыр, — дир карт.
Иртәгесен торып, патша кешеләре яңадан барып карыйлар. Күрәләр, гәүһәр су төбендә ялтырап ята, суга чумалар — тагын юк. Таба алмыйча тагын кайтып китәләр. Болар таба алмагач, егет патша янына бара да әйтә: «Падишаһым-солтаным, бер сүз сөйләр идем мин сиңа. Бу гәүһәр су төбендә түгелдер, су буенда агач бар, агач башында оя бар, шул ояда булырга кирәк. Шуны менеп карыйк әле», — дир.
Ярый, патшаның менүчеләре күп була, тиз генә агач башына менеп китәләр дә каз йомыркасы кадәр гәүһәрне алып та төшәләр. Патшаның исе китә моңа. Шуннан вәзирләрен бик орыша бу: » Үзегез барыгыз дә укыган кешеләр, шул авыл малае кадәр дә акылыгыз юк» — дир.
Патша егеттән сорый:
— Моны сиңа кем өйрәтте? — дир.
— Үзем белдем, — дир егет.
Шуннан вәзирләрнең бу егеткә бик ачулары килә. Егет болардан өстен булып чыкты бит инде. Хәзер вәзирләр, егет өстеннән патшага әләкләп, аны ничек булса да үтертмәкче булалар. Патшага барып әйтәләр болар:
— Ул, — диләр, — миңа нәрсә күрсәтсәләр дә, беләм дип әйтә. Без аңа ике айгыр күрсәтик, икесе дә бертөсле булсын, авызын да ачып карамасын, янына да бармасын, кайсы карт, кайсы яшь икәнлеген читтән торып кына белсен, — диләр.
— Ярый, — дир патша. Егетне чакыртып ала да әйтә:- Иртәгә килерсең, без сиңа шундый-шундый ике айгыр күрсәтербез, син шуларның кайсы карт, кайсы яшь икәнлеген белерсең, — дир.
Егет, бик кайгырып:
— Ярар, — дип кайтып китә. Кайткач, атасы янына керә.
— Улым, нихәл? — дир атасы.
— Әти, — дир, — гәүһәр син әйткәнчә кош оясында булды. Тик патша миңа бүген тагын шундый-шундый мәсьәлә бирде әле, — дир.
— Әй улым, — дир атасы, — аның өчен хәсрәтләнмә, ул берни түгел, — дир. — Иртәгә барырсың, ике айгыр китерерләр. Аның картын-яшен шуннан белерсең: яшь айгыр ерактан ук тәзгып, уйнаклап килер, карт айгыр башын борып яшь айгырга юл биреп китәр, — дир.
Ярар, егет иртә торып барды. Вәзирләре белән патша да килде. Килде дә ике айгыр китертте, икесе дә бертөсле, икесе дә бертигез.
— Моның кайсы карт, кайсы яшь? — диләр.
Ике айгыр ике яктан кара-каршы киләләр. Яшь айгыр әллә каян тузгып килә, карт айгыр башын иеп кенә уза.
Егет әйтә:
— Менә бусы карт айгыр, бусы яшь айгыр, — дир.
Бу егет моны да белде бит инде. Икенче көнгә тагын моңарга йомыш хәстәрлиләр. Багана кебек берәр саҗинлы ике агач. Икесе дә шоп-шома итеп юнылган.
— Шушы агачларның кайсы башы оч, кайсы башы төп була, шуны бел, — диләр.
Егет бик хәсрәтләнеп кенә кайтып китә. Кайткач, тагын әтисе янына керә инде.
— Улым, — дир карт, — бүген ниләр күрдең?
— Айгырны белдем, әти, син әйткәнчә булды, — дир. — Миңа тагын чишәргә бер мәсьәлә биреп җибәрделәр. Бертигез юнган ике агач, тышыннан бернәрсә дә беленми, шуның кайсы башы оч, кайсы башы төп икәнен белергә, — дир.
— Әй улым, — дир — атасы, аның өчен кайгырма син, ул агачны суга салырга куш, — дир. Суга салгач, оч башы өскә калкыбрак, төп башы төпкә батыбрак торыр, — дир.
Ярар, иртәгесен егет торып китте. Барып керде. Кергәч, моңарга шоп-шома итеп ике агач юнып куйганнар.
— Менә сиңа ике агач, юнып та карама, күтәрмә дә, кайсы башы оч, кайсы башы төп икәнен бел, — диләр.
— Суга салып карагыз әле, — дир егет.
Суга салсалар, агачның бер башы бата, икенче башы өскә калка.
Егет әйтә:
— Менә бу башы очы, бусы төп була инде, — дир.
Тагын белде бит бу, алай да булмады. Патша, бик гаҗәпләнеп, егеттән сорый:
— Моны сиңа кем өйрәтте? — дир.
Егет әйтә:
-Үзем белдем, — дир.
— Юк, син әле моны белерлек түгел, яхшылык белән әйтмәсәң, мин сине астыртам, — дир.
Шулай дигәч, егет әйтмичә булдыра алмый инде.
— Минем җитмеш яшьлек әтием бар, мин аны үтертмичә яшереп асрыйм, миңа шул акыл бирә, — дир.
Шуннан соң патша әйтә:
— Яхшы, дөньяда картлар да кирәк икән, картлардан башка дөнья бармый икән. Моннан соң картларга тимәскә кирәк, — дир.



В давние времена жил один падишах. Был он жестокий, не любил стариков и приказывал убивать всех,
кому исполнилось семьдесят лет. «Всё равно от них нет никакой пользы», — говорил при этом безжалостный падишах.

В столице падишаха жил в это время один юноша. У него был семидесятилетний отец. Юноша очень любил отца и спасал его от казни. Он следил, чтобы старик никому на глаза не попадался. Каждый вечер юноша приходил к отцу и рассказывал обо всём, что видел и слышал за день.

Вот однажды пришёл юноша к отцу, и отец спросил его:

— Что нового на свете, сынок?

— Сегодня днём, — начал свой рассказ юноша, — падишах со своими визирями пришёл на берег реки. Увидел он

на дне реки сверкающий драгоценный камень и приказал достать его.. Пловцы нырнули в воду, но не нашли там никакого камня, а когда вынырнули — увидели, что драгоценный камень по-прежнему сверкает на дне реки. Ни падишах, ни его визири не могут узнать, где же находится камень.

— Скажи, сынок, нет ли на берегу дерева? — спросил старик.

— Есть. Ветви его свисают над водой в том месте, где падишах увидел драгоценный .камень, — сказал юноша.

— А нет ли на том дереве гнезда?-снова спросил старик.

— Есть.

— Ну, так слушай, что я тебе скажу. Драгоценный камень лежит не на дне реки, а в птичьем гнезде. В воде же блестит только его отражение, — уверенно сказал старик.

Наутро собрались падишах с визирями на берегу реки,смотрят — камень по-прежнему сверкает на дне. Нырнули -нет ничего! Стоят визири, ничего понять не могут. Тут подошёл к падишаху юноша, поклонился и говорит:

— Позволь, великий падишах, слово молвить: не ищите камень в воде. Видите дерево? На том дереве есть гнездо, а в гнезде лежит камень. Там его и ищите.

Падишах только бровью повёл : — кинулись к дереву визири и через минуту принесли ему драгоценный камень величиной с гусиное яйцо. Удивился падишах.

— Считаетесь вы людьми учёными, а оказались глупее этого юноши! — упрекнул он своих визирей. А у юноши он спросил:

— Кто тебе рассказал об этом?

— Я сам догадался, — ответил юноша.

Визири затаили против юноши злобу. И то сказать — опозорил он их перед падишахом! И решили визири сжить юношу со свету. Пришли они к падишаху и сказали:

— Джигит-то хвастается — говорит: «Я всё на свете могу отгадать». Позволь, падишах, показать ему двух жеребцов, одинаковых по виду, и пусть он, не подходя близко к ним, отгадает, который жеребец молодой, который — старый.

— Хорошо, — согласился падишах.

Призвал он юношу и говорит:

— Приди сюда завтра, мы тебе покажем двух жеребцов, а ты должен будешь отгадать, который из них молодой, который — старый.

Поклонился юноша и, печальный, вернулся домой. Дома он опять пришёл к отцу и молча сел около него.

— О чём думаешь, сын мой? — спрашивает старик.

— Ты, отец, правду сказал о драгоценном камне: его нашли в птичьем гнезде! Теперь падишах задал мне другую задачу. — И юноша рассказал отцу, какую задачу придётся ему завтра разгадывать.

— Не горюй, сынок! Эта загадка очень простая, — успокоил его отец. — Ты пойдёшь завтра к падишаху и, когда выведут жеребцов, внимательно посмотри на их повадки: молодой жеребец шагу спокойно не сделает — издали начнёт приплясывать, а старый только головой поведёт и молодому дорогу уступит.

На другое утро пришёл юноша на падишахский двор. Через некоторое время и падишах со своими визирями туда же вышел. Махнул падишах рукой — вывели двух одинаковых жеребцов. Один жеребец идёт, всё приплясывает, а другой идёт и только головой мотает.

— Вот этот жеребец молодой, а тот старый, — уверенно сказал юноша.

Не успел юноша отгадать эту загадку, как визири приготовили ему новую. Они велели обтесать два одинаковых бревна, и юноша должен был отгадать, какое бревно отпилено от верхней половины дерева, какое — от нижней.

Печальный вернулся юноша домой. Пришёл к отцу и рассказал про новую загадку.

— Не горюй, сынок, — успокоил его отец, — разгадать эту загадку нетрудно. Ты вели опустить оба бревна в воду и посмотри: бревно от верхней половины дерева всплывёт всё целиком, а бревно, отпиленное от нижней половины, одним концом опустится в воду.

Наступило утро. Пришёл юноша в назначенное место, а там лежат два одинаковых бревна. Падишах сказал юноше:

— Вот тебе два бревна. Ты к ним не прикасайся, но отгадай, какое отпилено от верхней половины дерева, какое -от нижней.

— Опустите оба бревна в воду, — сказал юноша.

Опустили брёвна в воду, и сразу одно всплыло наверх, а другое наполовину погрузилось в воду.

— Вот это — верхняя часть дерева, это — нижняя, уверенно сказал юноша.

Удивился падишах и спрашивает: Кто тебя научил этому?

— Я сам догадался, — отвечает юноша.

— Нет, ты ещё слишком молод и неопытен и не можешь всё знать, — сказал падишах. Говори правду: кто тебя научил? Если не скажешь, прикажу тебя казнить!

«Что будет, то и будет — скажу правду», подумал юноша и признался:

— Меня научил отец, которому исполнилось семьдесят лет. Я прячу его, чтобы уберечь от смерти.

— Видно, и старики бывают полезны. Без них тоже не обойдёшься!- сказал падишах и отменил свой жестокий приказ.



Закладка Постоянная ссылка.
1 Звезда2 Звезды3 Звезды4 Звезды5 Звезд (6 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...

Обсуждение закрыто.