«Ата каз» татар халык әкияте | «Гусь» татарская народная сказка. Балалар өчен татар әкиятләре.Татарские сказки для детей и малышей.
Казлар елга буенда йөриләр икән. Куе таллыктан Төлке килеп чыккан да казларга таба бара башлаган.
— Төлке бар, сак булыгыз,—дигән Ата каз. Казлар дошманга каршы торырга хәзерләнгәннәр.
Төлке бөтенесен дә күреп торган һәм хәйләгә керешкән. Казлар алдына килеп, түбәнчелек белән генә башын игән:
— Кадерле казлар,— дигән ул, тавышын нык калтыратып.— Мин төлке патшалыгының илчесе, аюлар патшалыгына китеп барам. Бик арыдым. Сездә ял итәргә мөмкин булмасмы?
— Була, берсүзсез була,— дигән Ата каз.— Тик безнең сезгә бер үтенечебез бар иде.
— Сөйләгез,— дигән Төлке, үзенең кипкән иреннәрен ялап.
— Сүз шул,— дигән Ата каз.— «Илче Идел кичә» дигәннәр. Безнең беребез елга аръягында калды. Шуны алып чыгарга ярдәм итмәссезме икән?
Төлке шатланып киткән, ялтыр күзләрендә очкыннар күренгән.
— Мин моңа күнәм,— дигән ул.— Ләкин кайсыгыз булса да берегез иптәш булып барыр бит?
— Барыр, барыр,— дигән Ата каз.
Елга тирән һәм бик киң икән. Ата каз ары караган, бире караган, яр буенда яткан бүрәнәләрне күргән. Борыны белән сөйрәп, берсен суга төшергән дә:
— Әйдәгез, киттек,— дигән Төлкегә.
— Ә кайсыгыз минем белән чыга? — дип сораган Төлке.
— Мин,— дигән Ата каз һәм, йөзеп килеп, бүрәнә өстенә менгән.
Төлке, моны күреп: «Аргы якта берсе бар, ә монысы — икенчесе, мин сезнең икегезне дә исән калдырмам», дип уйлаган. Бүрәнәнең өстенә менеп утыруы булган, бүрәнә әйләнеп киткән дә Төлке суга чумган, ә Ата каз очып киткән.
Казлар бик шатланганнар. Булдыклыгы өчен Ата казга рәхмәт әйткәннәр. Аның хөрмәтенә бәйрәм ясап, биш көн буена аны сыйлаганнар.