Куркак юлдаш

Куркак юлдаш

«Куркак юлдаш» татар халык әкияте | «Трусливый спутник» татарская народная сказка. Балалар өчен татар әкиятләре татарча.Татарские сказки для детей и малышей на татарском языке.

Элекке заманда ике иптәш юлга чыкканнар. Боларга зур урман аркылы үтәргә туры килгән.

Урманга кергәннәр икән, боларның каршысына кинәт кенә бер Аю килеп чыккан.

Моны күргәч, боларның берсе, бик куркып, агач башына менеп качкан. Икенчесе, үлгән булып, тиз генә сузылып яткан.



Аю, бу юлда яткан кешенең янында әйләнә-әйләнә, баш ларын, аякларын иснәгән дә, ди, бер дә тимичә үз юлына киткән, ди.

Аю киткәннән соң, әлеге Кеше, агач башыннан төшеп, иптәшеннән сораган:

— Аю синең колагыңа шыпырт кына нәрсә әйтте? — дигән.

Бу Кеше әйткән:

— Аю миңа, моннан соң шушындый куркак кеше белән юлга чыкма, дип әйтте,— дигән.

***
Трусливый попутчик татарская сказка

«Трусливый спутник» татарская народная сказка на русском языке. | «Куркак юлдаш» татар халык әкияте. Балалар өчен татар әкиятләре.Татарские сказки для детей и малышей

Давным-давно два друга отправились в путь.

Дорога их лежала через большой лес.

Только зашли друзья в лес, как им навстречу выбежал большой медведь.

Увидав его, один из друзей быстро-быстро вскарабкался на вершину высокого дерева,
а второй, притворившись мертвым, упал на землю.

Медведь покружил вокруг упавшего друга, обнюхал его всего и убежал в лес.

Как только медведь убежал, другой, спустившись с дерева, спросил:

– Что прошептал тебе на ухо этот медведь?

– Медведь посоветовал мне никогда не отправляться в путь с таким трусливым попутчиком, как ты! – ответил тот.



Закладка Постоянная ссылка.
1 Звезда2 Звезды3 Звезды4 Звезды5 Звезд (2 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...

Обсуждение закрыто.