«Өч ул» татар халык әкиятләре

Три сына татарская сказка

Өч ул/Три сына татарская народная сказка.

Әүвәл заманда бер авылда бер кеше булган. Аның өч улы бар икән.

Бер көнне аталары улларын чакырып китерә дә әйтә:

– Улларым, мин үләрмен, мин үлгәч, сезгә монда торырга туры килмәс, читкә китәргә туры килер, – ди.
Бер кылыч биреп калдыра ул аларга.
Шуннан: – Өчегез бергә ятып йокламагыз, икегез йоклаганда, берегез карап торыгыз, – ди.

Шуннан, чыгып китәләр болар. Бара-бара бер матур су буена җиткәннән соң, аш пешереп ашыйлар.
Икесе йокларга ята, олысы каравылда кала. Төн җиткәч, бу каравылда торганда, адәм исен сизеп, бер аждаһа килә боларны йотарга. Килгән уңайга, аждаһаны егет кылычы белән шунда тураклап ташлый. Тукта, истәлек булыр дип, аждаһаның койрыгын кисеп ала да, иске чүпрәккә бәйләп, кесәсенә сала. Таң вакыты җитә, энеләре янына килә.

– Торыгыз, энеләрем, китәр вакыт җитте, ашыйк-эчик тә китик, – ди.

Энеләренә әйтми нәрсә булганын. Торып, ашап-эчеп, китәләр.

Икенче кичне тагын бер урын сайлап кунарга туктыйлар. Тагын икесе йокларга ята, уртанчылары кала каравылда. Шуннан, төн уртасында, әллә кайда, еракта, егет бик якты ут күрә. «Бу нинди ут икән?» – дип бара. Барса, бу дию пәрие икән, боларның йоклаганын көтеп ята икән. Боларның йоклаганын көтеп, үзе йокыга киткән. Барып җитә дә теге, дию аждаһасын үтерә. Кулында бик кыйммәт хаклы йөзеге була диюнең. Диюнең бармагы белән кисеп ала да, канын сөртеп, кесәсенә сала. Килә туганнары янына:

– Торыгыз, китәр вакыт җитте, – ди. Торалар, ашыйлар-эчәләр дә тагын китәләр болар. Бара-бара, тагын кич була. Кич булгач, энеләре әйтә:

– Абзыйлар, сез ятып йоклагыз, мин каравылда торам, – ди.

Абзыйлары йоклап киткәч, энеләре кылыч тотып каравылда тора. Болар хәзер бер шәһәргә якынлашкан булалар. Шәһәр ерак та түгел, күренеп тора. Ну, теге каравылда тора. Менә бервакытны, бере артыннан бере, бере артыннан бере тезелеп, утыз тугыз бур кеше шәһәр патшасының хәзинәсен басарга, алтын-көмешен басарга баралар икән. Бу:

– Кая барасыз, иптәшләр? – дип сорый.

– Без, диләр, патша сараен басып, малын таларга барабыз, – диләр.

– Алай булгач, мине дә алыгызчы, мин дә барам, – ди.

– Син нинди эшкә оста соң? – дип сорыйлар.

– Мин, ди, югары җирләргә менәргә оста. Аркан башына ыргак бәйләп, шуны түбәгә атам да, ул түбәгә эленә, шуннан тотынып түбәгә менәм мин, – ди.

– Алай булгач, бик яхшы, безгә кирәк икән бу кеше, – дип, алып китәләр болар тегене, хәзер кырык кеше булып.

Барып җитәләр патшаның сараена. Алалар аркан белән үткен тимер ыргак. Түбәгә аталар, ыргак барып эләгә. Шуннан, арканга тотынып, менеп китә ул түбәгә. Түбә калаен, бер метр ярым җирне, куптара ыргак. Сарайның хәзинәсе булып чыга бу. Шуннан соң егет:

– Сарай хәзинәсенә, алтын-көмешләр оясына чыктым, берәм-берәм менегез, үзем генә алып булмый, – ди.

Берәм-берәм менәләр. Менгән берен үтереп, уң колагын кисеп алып, гәүдәләрен шунда өя бара егет.
Колакларны бауга тезә.

Ну, сарай түбәсеннән төшеп китә. Бер ишек күрә, аны ачып керсә, патшаның өч кызы йоклап яталар. Бик кечкенә генә эт ләң-ләң өргән була. Кылыч белән аның муенын чабып өзеп ташлый. Кызларның кыйммәтле яулыкларын ала берәрне. Шуннан бер бит кәгазь ала да яза бу хәзер. «Шундый кечкенә бер эткә алданган икәнсез, бүген мин булмасам, җаныгыздан колак каккан идегез». Шуны язып калдыра да, таң атканда, абзыйлары янына кайта.

Иртәгесен патша кызлары торалар – – яулыклары юк. Карасалар, этләре үлгән. Тегеләр барысы да елый башлыйлар, яулыкларын кызганып. Ата-аналары сорый:

– Ни булды сезгә? – дип.

– Менә безнең яулыкларыбыз юк, – диләр.

Патша да шунда тагын этенең үлгәнен күрә, караса, өстәлдә язу. «Мин булмасам, бүген үләдер идегез», – дип язган. Шуннан сарай өстенә менеп карый үзенең вәзирләре белән. Караса, утыз тугыз үлгән гәүдә ята. Ьәркайсының берәр колагы юк. Патша: «Хәзер бөтен шәһәрне эзләп, әйдәгез, китерегез утыз тугыз колакны», – ди.



Шуннан, эзләргә тотыналар, һичбер кайдан таба алмыйлар.

– Шәһәрдә кермәгән җир калмадымы? – дип сорый патша.

– Без кермәгән җир калмады хәзер, – диләр.

– Соң, бер-бер кеше калмадымы сез күрмәгән? – дип сорый.

– Әле генә өч кеше бик арган хәлдә шәһәргә килеп керделәр, бик җәфа чиккән кешеләр булырга кирәк, алар андый-мондый кешеләргә охшамаганнар, – диделәр.

– Алып килегез, – ди патша, – ашамлык-эчемлек хәзерләгез, – ди.

Алып киләләр бу өч егетне патша янына. Патша:

– Сез нинди кешеләр? – дип сорый.

– Без бер җиргә барырга чыккан мөсафирлар, – диләр.

– Бик аргансыз, – ди патша, – сез монда гына кунып китегез, – ди. Бер сарай күрсәтә. – Шунда куныгыз, – ди.

Һәртөрле ашамлык-эчемлек китерәләр. «Боларда бер хикмәт күренә», – дип, бер вәзирен янына алып, бер тишектән күзәтергә була патша. «Нинди сүзләр сөйлиләр икән?» – ди.

Шуннан бервакыт, ашап-эчкәч, абзыйлар сөйләшә башлыйлар. Олы агалары әйтә:

– Без авылдан чыккан көнне, мин каравылда торганда, без үлгән кеше идек, ди. Бер аждаһа килеп, авызын ачып, ут чыгарып, безне йотарга килә иде, ди. Шуннан мин кылычым белән бер чаптым, аждаһа дүрткә-бишкә өзелеп китте, ди. Менә, ышан-масагыз, – ди, аждаһаның койрыгын чыгарып сала өстәлгә.

Патша белән вәзирләре карап тора, исләре китә инде. Ну, хәзер уртанчы энеләре дә:

– Мин, ди, каравылда торганда, шулай ук беткән идек, ди. Сез йокыга киткәч, еракта күренде бер ут яктысы. Ул дию пәрие икән. Барам, барсам – – йоклап ята. Йоклаган җирендә чабып өзеп үтердем, ди. Менә бармагы белән кыйммәт хаклы йөзеге, – дип, чыгарып сала. – Бу минем эшләгән эш, – ди.

Хәзер өченче энеләре әйтә:

– Без бу шәһәргә кергән көнне, сез йокладыгыз, мин каравылда тордым. Каравылда торсам, бервакыт утыз тугыз кораллы бурлар килә. Бере артыннан бере тезелгән. Каршы ларына чыгып:
«Кая барасыз?» – дип сорадым мин, ди. «Менә бу күрше патшаның алтын-көмеш сарае бар. Шуны басарга барабыз», – дип әйттеләр, ди.
«Алай булса, мине дә ияртегез», – дип әйттем, ди. «Нинди эшкә маһир син?» – дип сорадылар, ди.
«Мин югары җирләргә менәргә оста» – дип әйттем, ди. Шуннан мине ияртеп алып киттеләр, ди.
Шуннан, барып җиткәч, аркан башына үткен тимер ыргак бәйләп, түбәгә аттык.
Эләкте бу. Шуннан, арканга тотынып мендем. Ыргак күтәреп ташлаган метр ярым чамасы җирен түбәнең.
Алтын-көмеш хәзинәсен таптым, үзем генә алып булмый, берәм-берәм менегез, дип кычкырдым, ди.
Берәм-берәм менәләр. Менгән берсен үтереп, сарай түбәсенә ташлый барам, һәркайсының уң колагын кисеп җепкә тезә барам. Шулай утыз тугыз бурны үтереп бетердем, ди.
Шуннан соң сарай түбәсеннән төштем. Бер ишекне ачтым, анда бер кечкенә эт ләң-ләң өреп тора, этне чабып үтердем. Шунда өч патша кызы йоклап ята. Патша кызларының өч яулыгын алдым.
Шуннан кәгазь-каләм алып: «Бүген мин булмасам, сезнең беткән көнегез ие», – дип, язу язып калдырдым, ди.
Менә, иптәшләр, дип, утыз тугыз колакны өстәлгә чыгарып сала.

Шуннан патша белән вәзире керә, боларны кочаклап ала. Шунда патшаның өч кызы бар икән, өчесен өч егеткә биреп, өчесен өч вилайяткә патша итә – болар патша булырдай кеше икән дип. Болар шунда гомер-гомергә рәхәт яшәп калалар.

В прежние времена жил в одной деревне человек. И было у него три сына.
Как-то призывает отец своих сыновей и говорит:
— Дети мои милые, когда я умру, придётся вам уходить отсюда в чужие края. — И дал он им один меч на троих. — Будете идти путём-дорогою, не ложитесь спать все вместе, стойте по очереди в карауле.
Схоронили сыновья отца и вышли в путь-дороженьку. Долго ли, коротко ли шли, пришли к красивой речке. Наварили они похлёбку, наелись-напились и спать улеглись. Старший брат остался караул держать.
А в этих краях жил аждаха (многоголовое ящероподобное или змееподобное крылатое чудовище ).
Учуял он человечий дух и захотел братьев съесть.
Да не тут-то было: бросился старший брат на аждаху и разрубил его одним махом на куски. Потом отрезал ему конец хвоста и думает: «Возьму-ка на память», — завернул в тряпицу и положил в карман.
Занялась заря. Разбудил он братьев:
— Вставайте, братья, нам уходить пора.
Только про аждаху не сказал им ничего. Встали братья и снова отправились в путь.
Долго шли они. Вечер настал. Устали-притомились братья, на ночлег остановились. Два брата спать ложатся, а средний на караул встаёт. Вдруг среди ночи видит джигит: яркий свет вдали загорелся. «Дай, — думает, — пойду посмотрю, что за свет». Идёт и видит: страшный див лежит и не шевелится. Подошёл джигит поближе, а див спит крепким сном да похрапывает. Пока дожидался див, когда братья заснут, не стерпел, сам заснул. Взмахнул юноша отцовским мечом — и конец тут диву пришёл. Смотрит, что взять на память, а у дива драгоценный перстень на пальце сверкает. Отрубил он ему палец вместе с перстнем и в карман положил. Пришёл к братьям и будит их:
— Вставайте, братья, уходить пора!
Шли они, шли, настала третья ночь. Остановились на ночлег у стен незнакомого города,
— Ложитесь, братья, спать,— говорит самый младший. — Я стеречь вас стану.
Взял он отцовский меч и встал на караул. Долго смотрел он кругом, скучно ему стало, да вдруг заприметил, зашевелилось что-то вдали. Это шли тридцать девять воров казну падишаха грабить.
Идут они друг за дружкой, гуськом, а юноша выходит им навстречу и спрашивает:
— Куда путь держите?
— Идём в город, дворец грабить.
— Возьмите меня с собой, я тоже пригожусь.
— А что ты умеешь делать?
— Я умею хорошо лазить по крышам. Забрасываю на аркане крюк, а потом по нему лезу вверх.
— Превосходно, этот человек нам пригодится, — говорят воры и берут его с собой. Стало их теперь ровно сорок.
Приходят ко дворцу. Берут острый железный крюк на длинном аркане и забрасывают на крышу. Подёргали аркан — хорошо крюк держится. Говорят воры младшему брату:
— Ну, лезь теперь, а мы тебя внизу подождём.
Влез джигит на крышу, а там острым крюком кровлю оторвало на целых полтора метра, а в той дыре — казна падишаха.
— Эй, вы! — кричит он ворам. — Лезьте сюда, я один не унесу, здесь золота видимо-невидимо.
И стали воры лезть по аркану один за другим. А он убивает их по одному, у каждого отрезает по правому уху и на верёвочку нанизывает.
Вот спустился он с крыши. Видит дверь. Открыл дверь, смотрит — три красавицы спят, дочери падишаха. Крошечная собачонка — «тяв-тяв» — лает на него. Снёс он мечом голову собачке. Взял дорогие узорчатые платки девушек, потом написал на клочке бумаги: «Вы надеялись на маленькую собачонку. Не будь меня, вы погибли бы сегодня». Оставляет он бумажку и на рассвете возвращается к братьям.
Просыпаются дочери падишаха утром — нет платков. Смотрят — собачка мёртвая лежит. Принимаются они плакать — жалко платков. Мать с отцом спрашивают:
— Что с вами?
— Платки пропали.
Тут видит падишах, собачка мёртвая лежит, а на столе записка: «Не будь меня, вы погибли бы сегодня», — написано там. Потом с визирями лезет на крышу. Видит, тридцать девять воров лежат, все мёртвые, у каждого по правому уху отрезано.
— Обыщите весь город, а тридцать девять ушей мне доставьте, — говорит падишах.
Ищут, ищут, не находят.
— Во все дома заходили? — спрашивает падишах.
— Всё обшарили.
— Ни одного человека не пропустили?
— Только что в город вошли три путника, видать, много бед претерпели, не похожи на подозрительных.
— Приведите их сюда, — говорит падишах. — Приготовьте угощение.
Приводят трёх братьев.
— Кто вы такие? — спрашивает падишах.
— Мы странники, идём своей дорогой, — говорят братья.
— Вы очень устали, переночуйте здесь, — предлагает падишах и указывает им комнату. — Вот, ночуйте там.
Приносят всякие яства и вина.
«Здесь кроется какая-то тайна», — думает падишах и, взяв с собой одного из своих визирей, решил вместе с ним в щелку посмотреть. — «Интересно, о чём джигиты будут говорить?»
Наелись-напились братья и повели такой разговор:
— После того, как вышли из деревни, в первую ночь, когда я стоял в карауле, мы уже почти покойниками были. Гляжу, идёт аждаха, разинув пасть, пламя изо рта пышет, проглотить нас хочет. Ударил я его мечом и разрубил одним махом на куски. Вот, смотрите! — И старший брат выкладывает на стол хвост аждахи.
Падишах и визирь только рты разинули от удивления. Тут заговорил средний:
— Когда я стоял на карауле, мы ведь тоже чуть не погибли. Вы заснули, вдруг я вижу яркий свет вдали. Это, оказывается, див. Пошёл я туда, смотрю — спит. Разрубил я его сонного, тут и конец ему пришёл. Вот палец с его драгоценным перстнем, — говорит он и выкладывает на стол.
Теперь настал черёд младшего брата.
— В ту ночь, когда мы подошли к этому городу, вы заснули, а я в карауле остался. Вижу вдруг —- идут тридцать девять вооружённых воров. Друг за другом идут, гуськом. Вышел я им навстречу. «Куда, — говорю, — идёте?» «Золотую казну идём грабить», — говорят воры. «Тогда, — говорю, — и меня возьмите, я хорошо умею лазить по канату». Взяли они меня с собой. Пришли. Забросили крюк на крышу. Зацепился крюк. Я полез. Смотрю, большой кусок кровли оторвался, а там — золота видимо-невидимо. Крикнул я ворам, не могу, мол, один унести казну, лезьте сюда по одному. Лезут, а я каждого убиваю, отрезаю по одному уху и на верёвочку нанизываю. Так я уничтожил тридцать девять воров. Слез с крыши, открыл какую-то дверь, на меня собачонка махонькая тявкает, я и ей голову отрубил. Спали там дочери падишаха. Я взял их платки и записку оставил: «Не будь меня, вы погибли бы сегодня». Вот; братцы, — и выложил он на стол тридцать девять ушей.
Тут входят в комнату падишах с визирем и обнимают джигитов. Отдаёт государь за этих джигитов трёх дочерей и ставит падишахами в трёх провинциях.
И по сей день живут они там счастливо.



Закладка Постоянная ссылка.
1 Звезда2 Звезды3 Звезды4 Звезды5 Звезд (6 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...

Обсуждение закрыто.