Кыш ачуланды

Кыш ачуланды

«Кыш ачуланды» татар халык әкияте | «Зима разбушевалась» татарская народная сказка.
Балалар өчен татар әкиятләре татарча.Татарские сказки для детей и малышей на татарском и русском языке.

Бер заман кыш ачуланды. Беркемгә дә көн күрсәтмәскә уйлады ул. Иң элек кошларга бәйләнде. Салкын җил исте, агачларның яфракларын койды.

Кошларга сыеныр урын калмады. Алар төр-кем-төркем булып җыелып киңәштеләр, чыелдаштылар да биек таулар, зәңгәр диңгезләр артындагы җылы якларга очып киттеләр.

Ә инде бездә кышларга калганнары түбә кыекларындагы, тәрәзә башларындагы ояларына кереп постылар.

Кошларның исе китмәвен күргәч, кыш җәнлекләргә ташланды. Кырларны кар белән томалады, ачы суыклар алып килде, урманнарны кар басты.

Җәнлекләр дә бирешмәде: берсе җылы тунын киде, икенчесе тирән оясына кереп ятты.

Ә йорт хайваннары җылы абзарларда кешеләр әзерләгән азыкны ашап яши бирделәр.

Татарская сказка Кыш ачуланды

Кыш тагын да явызлана төште. Ул балыклар янына да килеп җитте: күлләр, елгалар өстен боз белән каплады.

Боз астындагы балыклар тирәнгә төшеп качтылар.

Монда да эш барып чыкмагач, кыш, кешеләр янына барып, аларның кирәкләрен бирим әле дип уйлады.

Тәрәзәләрне боз белән каплады, ишек Һәм стеналарны шакыды. Салкыннан бүрәнәләр шартлады. Ә кешеләр җылы мич янында рәхәтләнеп чәй эчтеләр, тун, киез итек Һәм бияләйләрен киеп, эшкә киттеләр.



Кыш өчен иң хурлыклысы шул булды: бала-чага чана шуып, кыш бабай ясап уйнады.

Кыш күрә: нәрсәгә генә тотынмасын, аның эше барып чыкмый.

Ул зәһәрләнеп елый. Өй кыекларыннан кышның күз яшьләре тама… Димәк, яз якынлаша!

***
Зима разбушевалась

«Зима разбушевалась» татарская сказка | «Кыш ачуланды» татар халык әкияте (К. Д. Ушинский).
Татарские сказки для детей и малышей.

Разозлилась старуха-зима, задумала она всякое дыхание со света сжить.

Прежде всего она стала до птиц добираться: надоели ей они своим криком и писком.

Подула зима холодом, посорвала листья с лесов и дубрав и разметала их по дорогам. Некуда птицам деваться; стали они стайками собираться, думушку думать.

Собрались, покричали и полетели за высокие горы, за синие моря, в тёплые страны.

Остался воробей, и тот под стреху забился.

Видит зима, что птиц ей не догнать: накинулась на зверей. Запорошила снегом поля, завалила сугробами леса, одела деревья ледяной корой и посылает мороз за морозом. Идут морозы один другого злее, с ёлки на ёлку перепрыгивают, потрескивают да пощёлкивают, зверей пугают.

Не испугалися звери: у одних шубы тёплые, другие в глубокие норы запрятались; белка в дупле орешки грызёт, медведь в берлоге лапу сосёт; заинька, прыгаючи, греется, а лошадки, коровки, овечки давным-давно в тёплых хлевах готовое сено жуют, тёплое пойло пьют.

Пуще злится зима — до рыб она добирается: посылает мороз за морозом, один другого лютее. Морозцы бойко бегут, молотками громко постукивают: без клиньев, без подклинков по озёрам, по рекам мосты строят.

Замёрзли реки и озёра, да только сверху, а рыба вся вглубь ушла: под ледяной кровлей ей ещё теплее.

«Ну, постой же, — думает зима, — дойму я людей», и шлёт мороз за морозом, один другого злее. Заволокли морозы узорами оконницы в окнах; стучат и в стены, и в двери, так что брёвна лопаются.

А люди затопили печки, пекут себе блины горячие да над зимою посмеиваются.

Татарская сказака Зима разбушевалась

Случится кому за дровами в лес ехать — наденет он тулуп, валенки, рукавицы тёплые да как примется топором махать, даже пот прошибёт.

По дорогам, будто зиме на смех, обозы потянулись: от лошадей пар валит, извозчики ногами потопывают, рукавицами похлопывают, плечами подёргивают, морозцы похваливают.

Обиднее всего показалось зиме, что даже малые ребятишки — и те её не боятся!

Катаются себе на коньках да на салазках, в снежки играют, баб лепят, горы строят, водой поливают да ещё мороз кличут: «Приди-ка пособить!» Щипнёт зима со злости одного мальчугана за ухо, другого за нос, даже побелеют, а мальчик схватит снегу, давай тереть — и разгорится у него лицо, как огонь.

Видит зима, что ничем ей не взять, заплакала со злости.
Со стрех зимние слёзы закапали… видно, весна недалёко!




Закладка Постоянная ссылка.
1 Звезда2 Звезды3 Звезды4 Звезды5 Звезд (6 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...

Обсуждение закрыто.