Чуар тавык | Курочка Ряба русская народная сказка (на татарском и русском)
Бер Бабай белән Әби яшәгән, ди. Аларның Чуар тавыклары бар икән.
Беркөнне Тавык йомырка салган, нинди диген әле, гади йомырка түгел, алтын йомырка.
Бабай йомырканы ватып караган — вата алмаган.
Әби ватып караган — вата алмаган. Бер Тычкан үтеп бара икән — йомыркага койрыгы тиеп киткән.
Йомырка тәгәрәп тә төшкән, урталайга ярылган да. Бабай да елый, Әби дә елый икән.
Ә Чуар тавык шунда болай дигән:
— Елама, Бабай, елама, Әби, сезгә әле мин тагын салырмын, алтынны түгел — гади йомырка!
***
Жили-были дед да баба. И была у них Курочка Ряба.
Снесла курочка яичко, да не простое — золотое.
Дед бил — не разбил.
Баба била — не разбила.
Мышка бежала, хвостиком махнула, яичко упало и разбилось.
Плачет дед, плачет баба. А курочка Ряба кудахчит:
— Не плачь, дед, не плачь, баба: снесу вам новое яичко не золотое, а простое!