«Зөһрә» татар халык әкиятләре

Зухра сказка

Зөһрә/Зухра татарская народная сказка.

Борын заманда бер әби белән бабай булган, ди.

Боларның туган бер балалары үлә барган, ди. Шуннан, бервакыт әби бер кыз китергән.

Исемен Зөһрә дип кушканнар. Бик тә чибәр булган, ди, бу кыз бала.

«Күз тимәсен» дип, аны урамга да чыгармаганнар, кешегә дә күрсәтмәгәннәр.

Алай да халык белгән боларның кызлары барлыгын. Моңа ундүрт яшь тула.

Бер дә беркөнне күрше кызлары керәләр дә: «Әби, кәбәм, Зөһрәне безнең белән юынырга җибәрче, – диләр.
Әби әйтә: «Ни сөйлисез, безнең кызыбыз юк ич», – ди.

Тегеләр: «Юк, бар, без беләбез», – диләр.

Әби үзенекендә тора, җибәрми. Өч көн керәләр күрше кызлары. Ахырда әби җибәрә.

Зөһрәне киендереп, бизәндереп чыгаралар. «Кара аны, югалып әллә кай-ларда йөрмә, тиз кайт!» – ди.

Шаккаткыч чибәр булган шул кызлары. Баралар кызлар авыл читендәге күлгә.
Тиз-тиз чишенәләр дә чумалар күлгә. Киемнәре ярда кала. Менә бер заман юынып туйгач, кызлар чыга башлыйлар, киенәләр. Зөһрә дә чыга, чыкса, киемнәре өстендә бастырык буе елан ята. Кызлар барчасы куркып качалар.
Бу да курка, якын килми, үксеп-үксеп елый. Качып китәр иде, киемнәр кирәк, ятсына кеше күзеннән.
Шулчак елан телгә килә:

– Син елама, Зөһрә, ди, мин сиңа тимәм, киемеңне дә алырсың, ди, тик әйт син, миңа кияүгә чыгарсыңмы? – ди.

Зөһрәнең коты алына:

– Абау, ни сөйлисең? – ди.

– Әйтәсе сүзем шул, – ди кара елан, – сиңа унсигез яшь тулу белән сине килеп алырмын, әзерләнеп тор, – ди.

Елан шул сүзләрне әйтә дә күлгә чума. Кыз аптырап, куркып кала. Өйгә кайткач, әнисе сорый:

– Кызым, сиңа ни булды? Ак мамык төсе кергән үзеңә, – Ди.

Зөһрә барчасын бәйнә-бәйнә сөйләп бирә.

– Кара еланга кияүгә чыгасым юк, коткарыгыз, әнием, – ди.

– Кайгырма, балам, күз нурым, – ди анасы. – Сине еланга бирер өчен тудырмадым, әмәлен табарбыз, – ди.

Зөһрә тынычлана инде.

Көн артыннан көн үтә, кыз үсә, унсигез яшькә җитә. Болар йортларын, елан кермәслек итеп, чуен койма белән койдыралар.

Беркөнне Зөһрә йөгереп керә дә коты чыгып:

– Әнкәй, елан килә, – дип кычкыра.

Чыксалар, бөтен күк йөзе караңгыланып килә, дөньяның асты өскә әйләнә. Аждаһалар, пәриләр, җеннәр,
еланнар берсе дә калмаганнар. Болар тиз генә йортка кереп бикләнәләр.
Еланнар килеп тә җитә. Кара елан тыштан әйтә:

– Син, Зөһрә, сүзеңдә тормадың, әзерләнеп көтмәгәнсең. Чыгасыңмы, юкмы, мин килдем, – ди.

Зөһрә әйтә:

– Юк, сиңа чыгасым юк, килгән юлыңнан кире кит, – ди.

– Мин синнән башка китәргә килмәдем, вакытым кыска, чыгасыңмы?

– Юк, чыкмыйм, – ди Зөһрә. Елан:

– Алайса, көч белән алырмын, – ди.

Шунда өй почмагы күтәрелә башлый. Әби дә, бабай да бик куркыталар.
Зөһрә «язмышым шулдыр инде» дип, әйтә тегеңә:

– Чыгам, кара елан, чыгам, – ди.

Өй шундук үз урынына утыра. Зөһрәне урамга чыгаралар. Каршысында теге кара елан бөтерелә. Бөтен тирә-якта пәриләр, җеннәр, еланнар сызгыра, ыжылдый. Кара елан бер селтәнә, барчасы югала.

Елан әйтә:

– Әйдә, киттек, кәбәм, вакыт җитә, – ди. Кыз әйтә:

– Әйдә, – ди.

Китәләр болар парлап. Елан шуышып яннан бара. Зөһрә атлап бара. Күлгә җиттеләр. Елан әйтә:

– Мин сиңа уралырмын да күлгә чумармын, син курыкма, – ди.

– Курыкмыйм, – ди Зөһрә.

Кызның куркуы беткән инде. Елан урала да күлгә чумалар. Су төбеннән барып бер ишеккә җитәләр.
Елан ишекне ача да башта үзе төшә. Аннары Зөһрәне төшерә. Түбәндә алтын баскыч икән.
Кара елан шул баскычка бер орына, ике орына да искиткеч матур егеткә әверелә. Шунда әйтә кызга:

– Син курыкма миннән, мин үзем дә адәм баласы. Бала чагымда җеннәр урлаган мине. Хәзер бөтен гыйлемлекләрен отып алдым да патша булдым үзләренә, – ди.

Шулай дигәч, Зөһрәгә җан керә. Егеткә шул ук минутта гашыйк була. Патша егет шәһәрне күрсәтә. Ни генә юк монда. Барчасы алтыннан, көмештән. Болар тиздән өйләнешәләр дә тора башлыйлар. Егет җеннәрне бик каты эшләтә икән. Адәмнәргә һич тидертми икән үзләрен.

Өч елдан боларның өч балалары була, берсеннән-берсе матурлар, пешкән алма кебекләр.
Тора торгач, Зөһрә әтисен, әнисе, туган илен сагына башлый.

Беркөнне әйтә бу иренә:

– Син мине туган йортыма ике атнага җибәрче, балаларымны да күрсәтер идем, – ди.

Патша каршы түгел.

– Яхшы, барырсың, ди, күчтәнәчкә алтынын, көмешен, күпме кирәк ал, әби белән бабайга гомерлек булсын, – ди.



Хатыны күп итеп алтын, көмеш тутыра. Өч баласын үзе белән ала. Патша хәзер озата бара инде боларны.
Алтын баскычка җиткәч, өч тапкыр орынган иде, кара елан булды тагын. Боларны, урап, күл читенә чыгарып куйды.
Шунда хатыны саубуллашып китәргә иткәндә:

– Син ничек кайтырсың соң, беләсеңме? – дип сорый.

– Белмим, – ди хатын.

– Син әйтерсең: «Диюләр патшасы, бире чык, – диярсең, – мин чыгармын, – ди егет. – Тик беркемгә дә әйтмә, әйтсәң, мин үләрмен, – ди.

Хатын китә. Кайткач, елашып күрешәләр, әтисенә-әнисенә гомерлек байлык бирә, балаларын күрсәтә. Ял итәләр болар, рәхәтләнеп. Китәргә бер көн калгач, хатын җыена, әзерләнә башлый. Ирен, диюләр патшасын, бик яман сагына хәзер, тизрәк кайтасы килә. Шунда әнисе бик каты сораша торгач, Зөһрә серне ача: шулай-шулай дигәч, ирем елан булып чыга, – ди.

Бу балалары белән йокларга яткач, әнисе әйтә: «Юк, еланга кире җибәрмим, үземдә калдырам», – ди.

Төнлә унике сәгатьтә кулына кылыч алып үзе күл янына килә.

– Диюләр патшасы, бире чык, – ди.

Озак тормый, күл төбеннән кара елан чыга. Кара еланның чыгуы була, кылыч белән аның башын чабып та өзә. Кара елан бөтерелеп кала шунда. Әби үзе тиз-тиз кайтып китә дә ятып йоклый. Иртән кызы торып китәргә җыена, әнисе аңа:

– Ашыкма, кызым, барыбер кайтырсың, – ди.

– Юк, юк, әни, кире кайтмам, бәхил булыгыз, – дип, Зөһрә балалары белән күл буена чыгып китә. Ул ирен бик тә сагынган шул. Бара күл буена.

– Диюләр патшасы, бире чык! – дип кычкыра.

Беркем чыкмый. Бераз торгач, тагын кычкыра, тагын кычкыра, әмма елан чыкмый. Аптырап кала хәзер бу.
Күл өстен кара томан каплаган, тып-тын. Бакса шунда, аяк астында башы ята.
Үкереп елап җибәрә, башын коча-коча елый. Эшне, әнисенең хыянәтен аңлап ала бу.
Эзли торгач, еланның гәүдәсен таба. Балалары белән елаша-елаша чокыр казып, елан патшаны күмәләр.
Шуннан соң, Зөһрә олы баласын ала да елый-елый һавага ыргыта.

– Бар, кәбәм, син сандугач бул, иртә-кич адәмнәрнең күңелен юат, – ди.
Олы баласы сандугач булып очып китә.

Икенче баласын да кулына ала.

– Син, балам, күз нурым, карлыгач бул, җитезлегең белән адәмнәрне сокландыр, – ди. Бусы карлыгач булып очып китә.

Өченче баласын алып, озак-озак үксеп тора да:

– Ә син, алтыным, сыерчык бул, барча телләрне белүче кошкай бул, – ди. Бу бала сыерчык булып очып киткәч, Зөһрә бер тилпенә, ике тилпенә, өч тилпенә дә күгәрченкәй кошка әверелә.

Сандугач, карлыгач, сыерчык, күгәрчен кошкайлар әнә шулай дөньяга килгәннәр, ди.

Жила в давние времена одна пожилая семья.Бабушка,дедушка и единственный ребенок дочка-красавица по имени Зухра.

Старики сглазу боялись, оттого держали Зухру взаперти, ни на улицу не выпускали, ни людям не показывали.
А всё ж таки знал народ об их поздней радости. Вот исполнилось дочке четырнадцать лет, и как-то в пригожий день занесло в избу соседских девчат: окружили они бабушку, стали просить-умолять ее в один голос:
— Бабушка, милая, отпусти Зухру с нами на озеро выкупаться!
Бабушка отвечает:
— Что вы мелете? Нету у нас никакой дочки.
А те говорят:
— Есть-есть, мы точно знаем.
Старая на своём стоит, не пускает дочку. Три дня кряду просят девчушки. Уступила, в конце концов, бабка. Одели Зухру, украсили, как могли. Сказала бабка:
— Смотри, долго не пропадай, побыстрее домой возвращайся.
Да-а-а, удивительно красива была дочка у стариков. Бегут девчушки к озеру на окраине села. Разоблачаются вмиг и ныряют в воду. Платья свои на берегу побросали. Но вот, накупавшись, выходят они на берег, одеваются. Зухра тоже выходит. Глядь, а на платье у неё лежит толстый, длиннющий Змей. Перепугались девчата, разбежались кто куда. А Зухра боится, к платью своему не подходит, плачет горько. Убежала бы, да как без платья пойдёшь? Перед людьми стыдно. Да в тот миг самый заговорил Змей человеческим голосом:
— Не плачь, Зухра, я тебя не трону, и платье своё заберёшь, да только скажи мне, пойдёшь ли ты за меня замуж?
Зухра ужаснулась.
— Батюшки, ты что же это говоришь?
— Одно я тебе скажу: как исполнится тебе восемнадцать,— говорит Чёрный Змей, — тотчас приду я и заберу тебя из дому, готовься!
Сказал Змей те слова свои и нырнул в озеро, только след кругами пошёл. Осталась Зухра на берегу в страхе и растерянности. А как явилась домой, спрашивает у неё старуха-мать:
— Доченька, что с тобой приключилось? Побелела ты, как полотно, да и ни кровиночки у тебя на лице нету.
Рассказала ей Зухра всё по порядку и говорит напоследок:
— За этого гада чёрного ни в жизнь замуж не пойду, спасите, маменька, не то смерть моя наступит.
Говорит ей мать, старая бабка:
— Не печалься, детка, свет очей моих. Не для того я тебя на свет родила, чтоб за гада замуж отдать. Ничего, способ отыщем.
Ну, успокоилась Зухра.
День за днём, год за годом идут, растёт у стариков дочка, вот уж и восемнадцать ей стукнуло. Избу свою они, памятуя о Чёрном Змее, всю, как есть, чугунным забором обнесли.
Однажды вбегает Зухра домой перепуганная и кричит дрожащим голосом:
— Маменька, маменька, там Змей идёт.
Выскочили старики на улицу, смотрят: небо как в грозу потемнело, и весь белый свет словно бы вверх дном перевернулся. И кого только там нет на дворе: и аждаха, и пэри, и злые джинны, и змеи ползучие… Бросились хозяева обратно в дом, заперлись крепко. Обступили чудища избу со всех сторон, и раздался голос Чёрного Змея:
— Ты, Зухра, слово своё не сдержала, не ждала меня, не готовилась. Вот я к тебе пришёл, выйдешь ли, нет ли?
Отвечает Зухра:
— Нет, не бывать этому. Уходи, откуда пришёл!
— Не для того я сюда явился, чтоб с пустыми руками уйти; дорого моё время… Выйдешь?
Говорит Зухра:
— Нет, не выйду.
— Что ж, тогда я тебя силой возьму.
И тут угол дома начинает в воздух подниматься. Перепугались старики до смерти. Подумала Зухра, что, видно, на роду у неё написано, и крикнула Змею:
— Выхожу, выхожу, Чёрный Змей.
В тот же миг опустился дом на прежнее место. Выпустили старики Зухру на улицу. Чёрный Змей перед нею вьюном вьётся, а вокруг тёмен воздух от всякой нечисти: пэри, джиннов и гадов ползучих. Свист и шипенье стоят неумолчные. Взмахнул Чёрный Змей хвостом — и пропала вся нечисть.
Змей говорит:
— Пошли, милая, время настало.
Зухра говорит:
— Пошли.
И двинулись они парою. Змей рядом скользит. Зухра споро вышагивает. До озера добрались. Змей говорит:
— Обовьюсь я вокруг тебя и в озеро нырну, ты не бойся.
Зухра говорит:
— Я не боюсь.
Прошёл уже страх у Зухры.
Обвил Змей её на манер пояса и нырнул прямо в озеро. Долго ли, коротко ли под водою плыли, пока двери какой-то не достигли. Открыл Змей ту дверь и вначале сам туда пролез. Потом и Зухру втащил. За дверью золотая лестница вниз ведёт. Ударился Змей о ту лестницу раз и другой и обратился в молодого, стройного джигита. И сказал он Зухре:
— Ты не бойся меня, я ведь и сам из людского племени. Джинны меня украли ещё ребёнком. Превзошёл я все их коварные хитрости и сам над ними падишахом сел.
Ожило сердце у Зухры от этих его слов: в ту же минуту влюбилась она в джигита.
Падишах молодой повёл её, владения свои показал. Чего только нету там! И всё из золота да серебра. Вот поженились они немедля и зажили дружно. А джигит умный оказался, джиннам спуску не дает, трудятся они на него не покладая рук, а людям вредить и вовсе не позволяет.
Три года минуло и народилось у них трое детей, один другого краше, как яблочки наливные. Всё бы хорошо, да затосковала Зухра по отцу-матери, по родимой сторонке.
Вот как-то говорит Зухра мужу:
— Отпустил бы ты меня на пару недель в родимый дом. Я бы деток наших матери показала.
Падишах противиться не стал. Говорит жене:
— Ладно, отправляйся, да захвати с собою злата, серебра сколько надобно, чтоб старики до смерти нужды не знали.
Взяла Зухра с собою много золота и серебра, и всех детей своих взяла с собою. Пошёл падишах провожать её с детьми да с поклажей. Дошли до лестницы золотой, ударился об неё трижды и обратился в Чёрного Змея. Обвился вокруг них и вынес всех на берег озера. А когда попрощалась жена и собралась уходить, спросил Змей у Зухры:
— А как возвращаться будешь, ведомо тебе?
Зухра говорит:
— Нет, не ведомо.
— Скажешь только: «Падишах джиннов, явись передо мною!» И я появлюсь тотчас. Только смотри, не проговорись. Если проговоришься, погибну я.
Ушла жена. Добрались до дому. Обнялись, поплакали на радостях, одарила она родителей серебром-золотом, внучатами порадовала. Отдыхают они теперь в своё удовольствие. Как остался день до возвращения, начала Зухра собираться, готовиться. По мужу своему, падишаху джиннов, сильно истосковалась, хочется ей быстрее к нему попасть. Только доняла её мать расспросами, и открыла Зухра тайну: так, мол, и так надобно сказывать, и явится мой супруг в образе змеи.
Вот легла она спать перед дорогой и детей уложила, а мать, баба старая, говорит себе: «Нет, не пущу её обратно к гаду чёрному. Пусть со мною живёт».
Ровно в полночь взяла она острую саблю и сама пошла к озеру.
Говорит старая:
— Падишах джиннов, явись передо мною!
Всколыхнулось озеро, и выполз на берег Чёрный Змей. Не успел он и голову поднять, взмахнула старая булатной саблей и снесла ему голову. Завертелся Змей и вытянулся, как палка, мёртвый. А бабка бросилась в свою избу, легла тотчас и захрапела.
Поднялась Зухра чуть свет, стала в дорогу собираться, а мать ей говорит:
— Не торопись, доченька, всё одно назад воротишься.
Зухра говорит:
— Нет-нет, маменька, прощайте, не поминайте лихом.
Собрала она детей своих и отправилась к озеру. Не терпится ей мужа своего любимого скорей увидать. Вот до озера дошла. И крикнула что есть мочи:
— Падишах джиннов, явись передо мною!
Нет никого, пусто. Чуть погодя крикнула она ещё раз, потом ещё и ещё — нет Чёрного Змея. Растерялась Зухра. Над озером чёрный туман висит, тишина мёртвая. Глянула она невзначай под ноги, а там его голова валяется. Закричала она дурным голосом, упала и заплакала горько, обняв ту голову. Поняла Зухра, как всё оно было, поняла тогда, как её предала родная мать. Встала Зухра, отыскала тело Чёрного Змея, вырыла она с детьми яму. Хоронили они падишаха джиннов — слезами горючими обливались. После того взяла Зухра одного своего дитятю и, плача и сетуя, бросила его прямо в небо.
— Ступай, родненький, обернись там соловушкой, утешай людей своею чудесною песней.
И обернулось её дитя соловушкой и прочь улетело. Взяла она второго на руки:
— Ты, детка, свет очей моих, ласточкой обернись, пусть люди восхищаются ловкостью твоей.
Обернулось дитя быстрой ласточкой и прочь улетело.
Взяла она третьего своего дитятю на руки и долго плакала, на него глядючи.
— А ты, золотце моё, обернись мудрым скворушкой, кому все языки на свете ведомы.
Улетел скворушка. И тогда встрепенулась Зухра раз, другой и сама обернулась сизой голубкою.
Вот так, говорят, повелись на свете соловьи, ласточки, скворцы и сизокрылые голуби.



Закладка Постоянная ссылка.
1 Звезда2 Звезды3 Звезды4 Звезды5 Звезд (10 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...

Обсуждение закрыто.