Агачлар да авырый

Агачлар да авырый

«Агачлар да авырый» татар әкияте | «Деревья тоже болеют» татарская сказка. Балалар өчен татар әкиятләре.Татарские сказки для детей и малышей.Ахмеров Закария Яхьич( Әхмәрев Зәкәрия Яхъя улы).

Яз башлануга Рәмиләнең әтисе көн дә бакчада була. Ул агач төпләрен йомшарта, корыган ботакларны кисә. Рәмилә әтисе янында йөрергә ярата.

— Әти, агач төбен нигә казыйсың?

— Агач төбен йомшартам, кызым,— ди әтисе.

— Нигә йомшартасың аны? — дип сорый Рәмилә.

— Йомшартмаган агачка су сипкәч, аның төбе катып кала. Су агач тамырларына кадәр үтә алмый. Тамырлар һава да сулый алмыйлар.

— Агачлар да сулыймы?

— Сулый, кызым. Алар өчен дә һава кирәк.

Беркөнне кемдер бакча ишеген ачык калдырган. Шуны гына көткән кәҗә бакчага кереп тә китә. Рәмиләнең әтисе, тиз генә чыбык алып, кәҗәне куып чыгара.

Рәмилә:

— Әти, нигә кәҗәне куасың? — дип сорый.



Әтисе Рәмиләне бакчага алып керә, кәҗә кимерә башлаган агачны күрсәтә.

— Кимерсә ни була?

— Агачларыбыз авырый, яфраклары саргая, үзе корып кала. Аннан соң ул алма бирми башлый.

— Агач та авырыймы?

— Авырый, кызым, хәтта корып, үлеп тә китә.

— Бу алмагач та корыймы инде, әти? — дип сорый ул, еламсырап.

— Бәлки, корымас,— ди әтисе.— Без хәзер бу агачны дару лап, бәйләп куярбыз.

Шуннан соң Рәмилә авыру агач янына көн дә килеп йөри башлый. Ул әлеге агачның бөтерелә, яшеллеген югалта баш лаган яфраклары яңадан яшәрә башлавын күреп куана. Ә беркөнне ул, шатлыгыннан сикерә-сикерә, бакчадан әнисе янына йөгереп керә.

— Әнием, агач терелгән, яфраклары көлеп тора,— ди ул.

***
Деревья тоже болеют

«Деревья тоже болеют» татарская сказка | «Агачлар да авырый» татар әкияте (на русском языке).
Татарские сказки для детей и малышей о добре.Ахмеров Закария Яхьич.

Однажды Рамиля играла в своей комнате. Вдруг из окна она увидела, как отец гоняет по двору их козу.
Что же случилось?

Отец ей объяснил, что коза обглодала кору на яблоньке, и та от этого может заболеть,
и даже погибнуть.

Раньше Рамиле никогда не приходило в голову, что деревья могут испытывать то же, что и люди: они могут болеть и даже умирать.
Но как же помочь беднойяблоньке?
Отец аккуратно смазал поврежденный ствол садовым варом и прочно обвязал чистой тряпочкой.

Теперь-то уж яблонька обязательно поправится!

А когда пришел срок, яблонька расцвела! Да так пышно, да так красиво! Как невеста в подвенечном платье белом стояла она украшением сада!
Даже зловредная коза от удивления рот открыла. А уж у Рамили радости предела не было!

Поправилась яблонька, ожила!



Закладка Постоянная ссылка.
1 Звезда2 Звезды3 Звезды4 Звезды5 Звезд (4 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...

Обсуждение закрыто.