Мактанчык чыпчык

Мактанчык чыпчык

«Мактанчык чыпчык» татар әкияте | «Хвастун воробей» татарская сказка. Балалар өчен татар әкиятләре.Татарские сказки для детей и малышей.Абдулла Алиш.

Тәрәзәгә каршы бер озын колга сузылган, ул колгага нарат такталардан эшләнгән оя куелган.

Әле кичә генә балалар ул ояны ашыга-ашыга эшләп бетерделәр, ә бүген инде анда яз кунаклары — сыерчыклар килделәр. Ояның эчен-тышын җентекләп карадылар, бик ошаттылар. Аны ясаучыларга рәхмәт укыдылар, матур итеп сайрап куйдылар.

Сыерчык оясына каршы тәрәзә башында бер карт Чыпчык утыра, ничә еллардан бирле инде ул шунда тора.

Салам-со-лымнарны, йон-мамыкларны җыеп, оя ясаган. Салкыннар килгәч тә, җылы якларга очмаган, шул ояда кышлаган ул Чыпчык.

Яңа кунакларны Чыпчык нишләптер кәефсез каршы алды, «күңелсез иде, күршеләр булды» дип, үзе эченнән бераз шатланды.

«Сайраулары белән колакны тондырып бетерерләр, рәхәтләнеп йокларга да ирек бирмәсләр, туктагыз дисәң дә, туктамаслар, күрше димәсләр», — дип уйланды.

Чыннан да, шулай булып чыкты. Сыерчыклар монда Чыпчык абзый яши дип тормадылар, көне буе өзелеп-өзелеп сайрадылар.

Чыпчыкның моңа бик ачуы килде, ямьсез тавыш белән күршеләренә җикеренде:

— Бөтен тынычлыгымны боздыгыз, сайраган булып, колагымны тондырдыгыз. Ичмасам, чыпчыклар төсле сайрый алсагыз икән, алардан да уздырсагыз икән…

Безнең җырны бар тавыклар хәйран калып тыңлый, безне хуҗа да бик-зурлый…

Сыерчыклар Мактанчыкның бу сүзләрен ишетеп аптырап калдылар: «Бу әллә юләрме икән?» — дип уйлап алдылар.

Җае чыккан саен, Чыпчык мактана бирде, әй мактады чыпчыкларны, әй мактады — күкләргә чөерде. Имештер, дөньяда алардан батыррак бар микән, имештер, хәтта сандугач та аларның җырларына хәйран кала, имештер, аларның өйләрен берәү дә җимерә алачак түгел. Көчле давыл гына булсын, имеш, сыерчыклар оясы беркетелгән колга сыначак, оя йөзтүбән капланачак.

Сыерчыклар мактанчык күршенең сүзләрен тыныч кына тыңладылар. Каты җавап кайтармадылар, «күрербез әле ничек булганын, кем отылганын» дип калдылар.
Беркөнне Чыпчык үз өенә атылган уктай кайтып керде, аның артыннан күктә — биектә карчыга күренде.
Батыр Чыпчыкның кемнән куркуын сыерчыклар бик яхшы белделәр. «Батырның тавышы-тыны юк, өенә бикләнде, ахры»,
— дип көлделәр.



Бераз яткач, Чыпчык оясыннан башын чыгарды, күршеләренә сүз салды:

— Күрмәдегезме карчыга белән минем ничек сугышканны? Әй бирдем дә соң үзенә, утлар күренгәндер күзенә! —
дип сөйләнде.

Сыерчыклар бер сүз әйтмәделәр, Мактанчыкның кәефен җибәрмәделәр.

Беркөнне алар үз күзләре белән менә нәрсәне күрделәр һәм Мактанчыкка ярдәмгә килделәр. Чыпчык бер ялгызы өендә утыра иде, әлеге дә баягы шул мактанып тора иде:

— Хуҗа мәчесенең күзен чукыдым, әй кирәген бирдем…
Сыерчыклар аның сүзен тыңлагандай иттеләр, ләкин соңыннан әйттеләр:

Ул песине әле бая гына күрдек, күзләре дә бик исән, мыраулап йөридер иде, — диделәр.

Юк, юк, күршеләрнекен күргәнсездер, ә безнең хуҗаныкы инде сукыр, безгә һөҗүм итәргә куркыр, — диде Чыпчык.

Ә шулчак әлеге песи, посып кына, өй кыегы буйлап тәрәзә башына таба үрмәләде. Мактанчык Чыпчык, арты белән торганга, аны күрмәде. Мәче инде Чыпчыкка якынлашты. Сикереп, тегене эләктереп алмакчы иде, шулчак Сыерчык очып килеп җитте. Шаян песинең күзен чукып җибәрде, песине кире чигендерде. Ул өй кыегыннан чормага сызды.

Мактанчык Чыпчык куркуыннан калтырап төште, сүзен дә әйтә алмады.

— Күрдеңме инде? — диделәр сыерчыклар. — Мактану зарар гына итә, сизгерлекне киметә, — диделәр. Ә Чыпчык әле
һаман бер сүз әйтә алмый тора иде.

Менә кинәт ул телгә килде һәм болай диде:
— Ярый, бәхете бар икән, китеп котылды, күрмәгәнен күргән булыр иде!

Сыерчыклар тагын көлделәр һәм аңа болай диделәр:

— Мактану һәркемне хур итә, тыйнак булуга ни җитә!

****
Хвастун воробей

«Хвастун воробей» татарская сказка | «Мактанчык чыпчык» татар әкияте (на русском языке).
Татарские сказки для детей и малышей.Абдулла Алиш.

Смастерили ребята из маленьких дощечек скворечницу и укрепили её на верхушке высокого шеста. На другой же день прилетели весенние гости — Сквор­цы. Обрадовались они новому домику и радостно за­щебетали веселую, весеннюю песенку.

За оконным карнизом против домика Скворцов жил Старый Воробей. Он поселился тут несколько лет назад. Когда наступали холода, он никуда не улетал. Здесь и зимовал.

Старого Воробья не слишком обрадовал прилёт но­вых гостей.

«Конечно, хорошо,- ворчал он,- что соседи есть, одному скучно. Да только скворцы — очень беспокой­ный народ. От их песен оглохнуть можно. И не по­спишь никогда как следует. Они и не думают, что, кроме них, есть другие птицы на свете».

Скворцы ничего не знали про Старого Воробья. По целым дням распевали они свои весёлые песни.

Однажды Старый Воробей рассердился да как за­кричит хриплым голосом:

— Эй, Скворцы! Вы мне покоя не даёте. Хоть бы вы пели лучше нас, воробьев. Вот когда мы поём, все куры слушают с удовольствием.

Скворцы выслушали хвастуна и сказали:

— Наверное, этот Воробей выжил из ума.
Старый Воробей не упускал случая, чтобы по­хвастаться перед Скворцами да похвалить воробьев.

— Поют воробьи лучше всех птиц, сам Соловей
удивляется и завидует. И никого нет на свете храбрее нас. Никто не посмеет разорить жилище воробья. А вот поднимется буря, сломается шест, и ваша скворечница полетит кувырком.

— Поживем — увидим,- говорили Скворцы, слу­шая соседа-хвастуна.

Однажды Скворцы увидели, как Старый Воробей пулей влетел в своё гнездо. А вверху, в голубом небе, парил Ястреб. Скворцы догадались, от кого спрятался их храбрый сосед.

— Что-то не слышно голоса храбреца. Наверное, забился на самое дно своего гнезда,- посмеивались Скворцы.

Немного погодя Старый Воробей высунул голову.

— Видали, как я дрался с Ястребом — Разбойни­ком? — спросил он, заметив, что Ястреб уже улетел. — Досталось ему на орехи! У него даже искры из глаз посыпались.

Скворцы ничего не сказали в ответ.

— А если бы вы видели, как здорово я вчера вы­клевал глаза Хозяйскому Коту. Ох, и задал я ему.

Скворцы слушали, слушали и говорят:

— А мы недавно видели на дворе Хозяйского Кота. Глаза у него целы. Ходит себе и мяукает.

— Нет, это вы видели Соседского Кота,- сказал Старый Воробей.- Хозяйский Кот совсем ослеп. Он нам больше не страшен.

В это время на карнизе показался Хозяйский Кот. Он тихо крался к Старому Воробью. А хвастун важно сидел на своем месте и ничего не замечал. Скворцы всё видели и ждали, что будет дальше. Хозяйский Кот уже совсем близко подкрался к Старому Воробью. Вот он приготовился к прыжку. Ещё миг — и Старый Во­робей окажется в цепких лапах Хозяйского Кота.

Но тут взлетел один из Скворцов, бросился на Кота и стал его клевать. Кот струсил и убежал.

Старый Воробей понял, что произошло. Он затрясся от страха и слова сказать не может.

Потом немного пришёл в себя и говорит:

— Легко отделался Кот. Вовремя сбежал. Показал бы я ему, где раки зимуют!

А Скворец, который спас Старого Воробья, улыб­нулся и сказал:

— Лучше бы ты не хвастал. Хвастуны всегда в беду попадают.



Закладка Постоянная ссылка.
1 Звезда2 Звезды3 Звезды4 Звезды5 Звезд (5 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...

Обсуждение закрыто.