Алпамша

Алпамша

«Алпамша» татар халык әкияте | «Алпамша и смелая Сандугач» татарская народная сказка. Балалар өчен татар әкиятләре татарча.Татарские сказки для детей и малышей на татарском и русском языке.

Алпамша ярлы гаиләдән чыккан бер малай була. Ул бик күп еллар көтү көтә. Көтү көткән вакытында очрый моңа бер кыр казы бәбкәсе. Ул кыр казы бәбкәсе яз башыннан башлап асрый, үзе белән көтүдә йөртә.

Көз җитә. Каз булып үскәч, кыр казы бәбкәсе очып китә, көтүчене ташлый бу. «Эх, шайтан алгыры, асрадым, җәй буенча йөрттем, икмәкләр ашаттым, нигә бу мине ташлап китте икән?» – ди Алпамша. Бу бераздан казны оныта:

«Китте дә бетте инде бу», – ди.
Көтү көткән вакытта, моңа бер карт очрый. Карт әйтә моңа:

– Алпамша, ди, син үзең бик куәтле малай, ди, менә шул тауда чабыш була шушы көннәрдә, ди, шунда алдан чыккан кешегә патша Сандугач исемле кызын бирә икән, – ди.

– Аның, ди, бабай, ди, шартлары нинди икән? – ди.

– Аның, ди, шарты шул, ди: өч тегермән ташының икесен култык астына кыстырып, берсен кулга киеп тауга менгән кешегә патша кызын бирә, – ди.

Алпамша уйлап та тормый, икенче көнне, көтүен ташлап, ярыш була торган урынга китә. Барып җитә мәйданга. Мәйданда тезелгән булса кирәк йөзләгән халык. Бу да тезелә. Моның кием начар, көтүче булгач, моннан көләләр.

Бервакытны моңа килеп җитә чират. Алпамша ташны тотып алып, берсен икенчесенә китереп бәреп яра да, ике ташны кулына киеп, ярылган ике ташны култык астына кыстыра да тауга менеп китә. Халык: «Юк кына кеше, менеп китте бит», – дип, шаккатып карап кала. Менеп җитә бу тау башына. Патша тау башында була. Ул бик яхшы киемнәр алып менгән була. Ул Алпамшаны киендереп, үзенең янына утыртып алып кайтып китә. Кайталар, ясыйлар туй. Патша ярты патшалыгын бирә. Алпамшага:

– Яртысына мин җавап бирәм, яртысын син кара, – ди. Шуннан берничә генә ай элек Кылтап дигән бер патша Сандугачка яучы җибәргән икән. Патшага:
– Кызыңны бирсәң бирәсең, бирмәсәң – сугышып алам, – дип әйттергән бу.

Хәзер кыз кияүдә инде, Кылтап патша теләсә нишләсен!
Хәзер Кылтап сугып: ачты. Кылтап патшаның сугыш башлавы турындагы хәбәрне ишеткәннән соң, Алпамша бабасы белән киңәшә:
– Нишлибез? – ди. – Сугышка Сандугач белән икебез барабыз, – ди. Бабасыннан ат сорый: – Бабай, ди, син безгә ат бир инде, – ди.

Бабасы әйтә: – Әнә фәлән җирдә ике полк кавалерия тора, шуннан үзегез – теләгән атны сайлап алыгыз, – ди. Хәзер Алпамша белән патша кызы Сандугачны полк торган җиргә алып китәләр. Барып керәләр атлар арасына.

Тотыналар ат сайларга. Алпамша, ишектән кергәч тә, атларның койрыгын тартырга тотына. Койрыгыннан тартып җибәрә – атның тиресе суырылып чыга. Бу сарайда яраклы ат табылмый. Икенче сарайга кереп, бер атның койрыгын тартып җибәргән иде, ат селкенеп кенә куйды. Алпамша: «Менә бу ат миңа ярарлык ат икән», – ди.

Хәзер өченче сарайга киттеләр. Анда инде Алпамша Сандугач өчен ат сайлый. Бу һаман шулай эшли, атның койрыгыннан тартып җибәрә – тиреләре суырылып кына чыга. Бераз йөргәч, ябага гына бер ат таптылар, нәкъ менә шул ат түзә торган ат булып чыкты, ди.

Хәзер инде патшаның сараена кайталар. Үзара киңәш ясыйлар. Патша әйтә:

– Музыка белән озатыйк сезне, – ди. Алпамша әйтә:
– Юк, ди, без сугышка музыкасыз гына чыгып китик, – ди.
Шуннан, музыкасыз гына чыгып китәләр. Баралар, баралар болар, бара торгач, Кылтап патша янына барып җитәләр.

Хәзер Алпамша Сандугачка әйтә:
– Мин, ди, ничек тә алдап-йолдап бу Кылтап патшаның акбүз атын алырга тиешмен, ди, шул акбүз ат белән мин аны җиңәрмен, – ди.
Хәзер Сандугачны бер җиргә урнаштыра да Кылтап патшаның йоклый торган җиренә китә.
Таң алдыннан кошлар сайрый, шундый бакча эчендә Кылтап патша йоклап ята. Шул вакытта Алпамша аның йоклаган җиренә бара да бер-ике җыр әйтә:

Кылтап агай,
Кылтап агай,
Акбүз атың бирсәң, агай,
Сандугачың үзенә булсын, –ди.

Шушы җырны ике мәртәбә әйткәннән соң, Кылтап патша: «Акбүз ат жәл түгел миңа. Сандугачны алырга кирәк», – дип уйлап, йокы аралаш:

– Акбүз атым шундый-шундый җирдә булыр, ул таң алдыннан чишмәгә су эчәргә төшәр, ди, үзләре алты ат булыр, ди, менә син аны шул вакытта тотып алырсың, – ди. Үзенең йокы аралаш бу сүзне кемгә әйткәнен белми.
Шул вакытта Алпамша Сандугач янына китә дә, болар кояш чыккан вакытта чишмә янына барып җитәләр.

Бер агач төбендә утырып, Акбүз атларны сагалыйлар. Алты Акбүз ат, урман арасыннан килеп чыгып, чишмәдән су эчәргә тотыналар. Шул вакытта Алпамша бер Акбүз атны, тезгененнән тотып алып, имән агачына бәйләп куя.
Атлар алтын иярләр белән иярләнгән була, иярләргә алтын кылычлар бәйләп, сугышка хәзерләнгән була.

Акбүз атны Сандугач үзенә ияләндергәннән соң, үзләренең атларын ташлап, Акбүз атка атланып китәләр. Болар берничә көн алдан киткән булсалар да, болардан соң ук гаскәр сахрага чыга. Алпамша әйтә Сандугачка:
– Мин сине алганчы унике көн, алгач унике көн йокламадым, ди, мин бераз йоклап алыйм, ди, әгәр, ди, мин йокыга киткәч, дошман гаскәре килсә, ди, син мине уятырсың, – ди.

Ун гөрәнкәле чүкеч белән бер без бирә: – Менә, ди, мине уята алмасаң, ди, шушы безне алып, минем маңгайга куеп, чүкеч белән сугарсың, мин шул вакытта гына уянырмын, – ди.

Бер заман Кылтап гаскәрләре килеп җитә. Сандугач аптырашта кала, Алпамшаны уятыр иде, үтерермен дип курка. «Тук-тале, ди, мин дошманга каршы үзем барыйм әле», – ди. Акбүз атка атлана да Кылтап гаскәренә каршы китә. Берникадәр кешене кылыч белән чаба. Җегәре беткәннән соң, үзен дә яралыйлар. Шулай да бу тегеләрне куып җибәрә. Тегеләрне куып җибәргәч, Алпамша янына барып ял итә.

Кылтапның гаскәрләре барып әйтәләр. «Алар ниндидер көчле сугышчан кешеләр икән», – диләр. Болар хәзер инде Кылтапның үзен алып киләләр. Яңадан Кылтап патшага каршы Сандугач үзе генә китә. Алпамшаны уятыр иде, үтерермен дип курка.

Бик каты сугышканнан соң, Сандугач, авыр яраланып, атасының йортына кайтып китә. Кылтапның гаскәрләре йоклап ята торган Алпамшаны тотып алалар. Акбүз ат та шунда була. Кылтап гаскәрләре Акбүз атны алып кайтып китәләр. Рәшәткәле чуен баз койдырып, Алпамшаны шул зинданга ябып китәләр. Алпамшаны зинданга салгач, Кылтап патша: «Сандугач минеке булыр», – дип уйлый инде.

Кылтап Сандугачның атасына хәбәр җибәрә:
– Хәзер, ди, Сандугачны миңа бирәсеңме, юкмы? – ди.

– Алпамша кайтмыйча, мин бернәрсә дә белмим. Сандугач минем иркемдә түгел, – дип хәбәр итә Сандугачның атасы.

Алпамша егерме дүрт көн тулгач кына уянды. Уянгач: «Мин кайда ятам», – дип уйлады. Хәзер инде моның ашыйсы да, эчәсе дә килә.
Бик әйбәт булып көз көне килеп җитә. Кыр казлары тезелеп очалар. Алпамша уйлый инде: «Тукта, ди, минем тәрбияләп үстергән казым бар иде, ул үтмәс микән?» – ди. Үзе моңланып җырлый:

Кыйгак казлар,
Кыйгак казлар,
Бармыйсызмы
Безнең якка?
Әгәр барсаң безнең якка,
Хат язаем канатыңа.

Казлар арасында очып баручы ятим каз, моны ишетеп, Алпамша янына килеп төшә дә, Алпамша шунда Сандугачка хат яза: «Миңа, ди, бер йөк пешкән икмәк, бер мичкә су җибәр, – ди; үзенең скрипкәсен дә җибәрүен сорап яза.

Аннан ары: – Минем, ди, бервакытларны миннән йөз сум акча алган дустым бар иде, аңа әйт, ул килер: ул килмәсә, шөшле биргән бер дустым бар, аңар әйт, ул килер», – ди.

Хәзер кыр казы очып китә дә патшаның балконына – Сандугач янына барып төшә. Хат язылган каурыен йолкып ата да, үзе тиз генә очып китә. Моны Сандугачның сеңлесе күреп кала. Шул вакытта ук апасына кереп әйтә.

Апасы белән бергә балконга чыгып, әлеге канатны алып, укып карыйлар. Шул вакытта инде болар Алпамшаның исән икәнлеген, аның нәрсә сораганын беләләр.

Сандугач Алпамшаның йөз сум биргән дустына бара:

– Менә, ди, Алпамша бер йөк икмәк, бер мичкә су сораган, барамсың илтергә? – ди.
– Юк, ди, вакытым юк минем, – ди теге.

Хәзер китә Сандугач Алпамшаның шөшле биргән дустына. Шөшле биргән дусты берсүзсез риза була. Алпамшаның шөшле биргән дусты, бер йөк икмәк, бер мичкә су, скрипкәсен алып, чыгып китә юлга. Бер көн бара, ике көн бара. Бара торгач, барып җитә бу бер сахрага. Чуен зиндан эчендә яткан Алпамша ат аягы тавышын ишетә.

Алпамшаның дусты аны күрми, чуен зиндан җир белән бертигез итеп эшләнгән була. Иптәшенең тавышын ишеткәч, Алпамша җырлый:

Дөп иткән,
Дөп-дөп иткән
Аю микән, бүре микән?
Әллә минем
Йөз сум биргән
Дустым микән,
Дустым микән?

Җавап бирүче юк. Шуннан соң Алпамша тагы җырлый:

Дөп иткән,
Дөп-дөп иткән
Аю микән, бүре микән?
Әллә минем
Шөшле биргән
Дустым микән,
Дустым микән?

Шул вакытта теге шөшле биргән дусты:

– Әй, дустым, син кайда? – дип тавыш бирә.

Хәзер, килеп, рәшәткә аркылы гына сөйләшәләр. Иптәше ‘икмәкне, суны, скрипкәсен тапшыра да, инде кайтмак була. Бу киткән вакытта, Алпамша берничә сүз әйтә:

– Минем хатынга әйт, ди, мине ике ел көтәр, ике елдан соң тагын ике ел көтәр, ул ике елдан соң тагын бер ел көтәр, ди; әгәр шуннан соң да кайтмасам, үзе теләсә нишләсен, – ди.
Бу биш ел срок куйды. Иптәше кайтып китте. Хәзер ята инде бу. Тамак тук, скрипкә бар. Уйный, тик читлектән генә чыга алмый.

Кылтап Алпамшаны онытмаган икән. Ул үзенең кызына, аннан соң аның белән йөри торган бер карчыкка бер төрле агу бирә:
– Безнең бер дошман бар, менә шушы агуны шул кешенең өстенә алып барып сипсәгез, ди, аның сөяге дә калмый янып бетәр, – ди.

Хәзер Алпамшаны бөтенләй бетерергә телиләр инде.

Кылтап патша әлеге карчыкка агуны биреп, үзенең кызын аңа юлдаш итеп җибәрә. Ат белән берничә чакрым җир киткәч, атны куялар да җәяүләп китәләр. Агуны карчык чиләк белән кулына тота. Киләләр Алпамша янына. Карчык бөтенләй үк сукыр булмаса да, күзе кайткан кеше булса кирәк.

Ярар. Болар килеп җитәләр. Болар зиндан янына килеп җиткәндә, Алпамшаның скрипкә уйнап утырган чагы була.
Алпамшаның уйнавын кыз хәйран калып тыңлап тора. Ә карчык ишетми аны.

Кыз әйтә:
– Әби, ди, тукта әле, ди, бераз утырып торыйк әле, ди, монда бернәрсә дә күренми, дала бит, болын, – ди.
Болар шулай утыргач, Алпамша җырлап җибәрә:

Алдан килә,
Алдан килә,
Алдагысы көлә килә,
Арттагысы җырлый килә;
Бу нинди гаҗәп
Эшләр бу,
Бу нинди гаҗәп
Эшләр бу? –

ди. Кыз әйтә:
– Әби, ди, монда бернәрсә дә күренми, ди, әйдә, агуны шунда түгик тә әтигә: «Алпамша өстенә сиптек», – дип әйтербез, – ди. Кызның күңеленә уй төшә инде.

Агуны җиргә генә түгеп кайтып китәләр. Кайтып Кылтап патшага: «Агуны Алпамша өстенә сиптек», – дип әйтәләр.
Хәзер инде кыз, карчыкны калдырып, Алпамша янына үзе генә бармак була. Атасыннан рөхсәт сорый:
– Әти, ди, мин сахрага йөрергә чыгыйм әле, ат белән, – ди. Атасы кызга рөхсәт бирә. Кыз атка утырып чыгып китә дә туп-туры Алпамша янына бара. Алпамша белән Кылтап патша кызы сөйләшәләр.

– Син, ди, нишләп ятасың монда? – ди кыз.

– Синең атаңның яхшылыгы аркасында, – ди Алпамша.
– Әгәр, мин сине шушыннан коткарсам, син мине иптәшлеккә алырсыңмы? – ди кыз.

– Алырмын, хәзер үк, атаңның өенә кайтып ук китәрбез, ди. Минем күлмәк-ыштаным череде, әгәр моннан коткарырга уйлыйсың икән, иң элек син миңа күлмәк-ыштан алып кил, – ди.

– Соң мин сине ничек итеп коткарыйм, гаскәр алып килеп коткарыйммы? – ди.

– Юк, – ди, Алпамша әйтә, – гаскәр кирәкми, минем турыда тавышланырга ярамый, ди. Син мине коткарасың килсә, ди, атаңның сандыгында чуен кисә торган бер алмаз бар, ди, син шуны алып килсәң, мине коткара алырсың, ди. Атаң янына керергә бик зур хәйлә кирәк, ди.

Атаңның бүлмәсенә кергәндә, ике эт булыр, шуларның берсенең аягына бас, аягына басу белән, ул этләр сиңа ташланырлар, алар синең күлмәкләреңне ертып ташларлар. Син, елап, атаңа кереп әйт: «Шул этләреңне үтерергә булмыймы, сиңа эт якынмы, кызың якынмы?» дип әйт, ди. Атаң, ди, эт янына чыгып киткәч, син атаңның алмазын алырсың да минем янга килерсең, – ди.



Кыз атасы янына кайтып китә. Кайтып, атын туармыйча гына атасы янына керә. Атасының ишек алдында яткан этенең аягына баса. Ике эт бик нык таларга керешәләр. Кыз этләрдән ычкына да, атасы янына үтеп, аның аягына егылып елый. Кылтап патша этләрне кыйнарга чыгып китә. Атасы чыгып китү белән, кыз алмазны ала да, икенче бүлмәгә чыгып, чалбарлар, күлмәкләр җыеп, Алпамша янына китә. Барып җитә. Киңәшләшә башлыйлар.
– Мин сине моннан ничек итеп кенә коткарыйм икән? – ди кыз.

Алпамша әйтә:

– Син, ди, минем чуен зиндан өстенә менеп, рәшәткәне алмаз белән сыз. ди, аннчч соң мин үзем ачармын, – ди.
Кыз берничә мәртәбә алмаз белән чуен өстенә сызганнан соң, Алпамша аягы белән тибеп этеп җибәрә, чуен рәшәткә өчкә-дүрткә ватыла. Алпамша якты дөньяга чыга. Җирдә ятып, моның күлмәкләре, бөтен киемнәре череп беткән була. Хәзер болар кыз белән теге Акбүз атны тоткан чишмә янына юынырга китәләр. Юынып, яхшы күлмәк-ыштан, чалбарлар киеп, Кылтап патшага кайтып китәләр.

Болар ял итмәк булалар. Бераз йоклагач, Алпамша төш күреп, саташып уяна. Бу, төшендә күгәрчен күрә, күгәрченне кулы белән тота, таул вакытта уянып китә: «Нәрсә булыр икән бу?» – дип уйлый да, торып, тышка чыга. Моның тышка чыгуы була, әлеге Акбүз аты кешнәп җибәрә. Алпамша ат янына бара.

– Эх, син, нишләп торасың монда? – ди. Ат телгә килә:
– Сәгать уникеләрдә син әзер бул, мин ике тибү белән ишекне ватармын, син минем ялыма ябышырсың да, без синең белән өйгә кайтып китәрбез, – ди.

Сәгать унике тулу белән Алпамша чыга. Ул арада Акбүз ат ишекне ватып чыккан була. Патша да, кыз да бернәрсә белми йоклап калалар.
Акбүз ат белән Алпамша Сандугач янына кайталар. Юлда Алпамша уйлый: «Эх, ди, бу төшемә кергән күгәрчен нәрсә булыр икән?» – ди.

Шәһәр читенә кайтып җитә дә, кием-салымнарын салып, Акбүз атны үләнгә җибәрә. (Аның Акбүз атны чакыра торган сигналы бар икән. Ул Акбүз атны үзе теләгән вакытта шул сигнал белән чакырып ала икән.)
Ярар. Бу бит инде үзенең элекке көтүче киеме белән кала. Шәһәргә кереп, бер ирсез карчыкка фатирга төшә.
Бу карчыкның өе шәһәр читендә икән. Алпамша карчыктан шәһәр хәлләрен сораштыра. Карчык моннан:
– Син нинди кеше буласың соң? – дип сорый.

– Мин итекче дә, башмакчы да, – ди. Үзенең Алпамша икәнен әйтми. Карчык әйтә:
– Син, улым, бер яңа туфли тегеп бирмәссеңме, менә безнең патша кызын кияүгә биргән иде. Ул кызына туфли тектерергә яхшы оста таба алмый, – ди.

Алпамша:
– Ярый, тегәрмен, – дип, патша кызына туфли тегәргә утырды.
Төне буе утырып, бу бер бик яхшы туфли тегеп куйды. Иртә белән торгач, бу карчыкка сөйли:
– Мин бер төш күрдем, төшемдә бер күгәрчен тоттым, шул нәрсә булыр икән? – ди.
Карчык әйтә:
– Хатының бармы? – ди.

– Бар иде дә, кайда икәнен белмим, мин фәлән шәһәрдә идем, ул фәлән шәһәрдә иде, – ди.
Үзенең патша кияве икәнен яшерә. Карчык моның төшен юрый:
– Синең хатының бала таба торгандыр, балаң ир бала булырга тиеш, – ди.

Иртә белән торалар, карчык белән чәй эчәләр. Шул вакытта мылтык аткан тавыш ишетелә. Алпамша карчыктан сорый:
– Бу ни, бу, әллә сездә сугыш барамы? Бу нинди мылтык тавышы? – ди.

Карчык:
– Юк, улым, ди, монда патшаның Алпамша дигән бер кияве бар иде, ул мин батыр, дип, патшаның кызын алдап алган иде дә,-аңа һәйкәл салганнар иде, хәзер шуның һәйкәлен ваталар, – ди.
Алпамша хәзер уйлап ала: «Эх, миңа хәзер монда тормыш беткән икән!» – ди. Карчык:
– Патша кызын кияүгә бирәләр, менә шушы бер-ике ай эчендә туй була, – ди.

Шуннан Алпамша әбигә әйтә:
– Менә шушы туфлине мин патша кызына бүләк итәм, ошатсалар, алырлар; товарын ошатмасалар, үзләренең яхшы товарларын бирерләр, тагын да яхшырак туфли тегеп бирермен, – ди.
Әби, туфлине алып, патша кызы янына китә, күрсәтеп кайтырга бара инде бу. Барып керә, туфлине күрсәтә.
– Менә бездә бер итекче бар, ди, менә шушы туфлине шул текте, әгәр ошаса, ди, тагын тегеп бирермен диде, – ди.
Патшаның хатыны, кызы – барысы караганнан соң, туфлине бик ошаталар.

– Ярар, үзе безнең янга килсен, әнә безнең аерым өебез бар, шунда кызның үз аягына карап тегәр, – ди патша хатыны.
Карчык әйтә:
– Юк, ул бик ярлы кеше, ул монда килмәс, аның өс-башы да юк, сез товар биреп кенә җибәрегез, – ди.
Тегеләр товар биреп җибәрәләр дә, Алпамша өйдә генә эшли. Карчык алып барып күрсәтә, аяк киемен бик яраталар, хакын да бик яхшы түлиләр.

Берәр айдан туй булырга тиеш. Әби моны Алпамшага кайтып әйтә:
– Фәлән көнне туй була, син бик яхшы кеше икәнсең, туйга бар, туйда барлык кешене сыйлыйлар, сине дә сыйларлар, бер рюмка аракы да бирерләр, – ди.

– Әй, әби, мин ярлы кеше, мине кертмәсләр, сакчылар мине җибәрмәсләр, киемем дә юк, – ди Алпамша.
Әби әйтә:
– Юк, улым, туй вакытында кертерләр, әйдә, мин дә барам, бергә керербез, – ди.

Теге хәерче булып, капчыгын күтәреп китә. Юлда барганда, Алпамша үзенең һәйкәленә карый, аны ватып бетергәннәр.
Болар патшаның капка төбенә барып җитәләр. Алпамша, ипи сорап, патша йортына керә. Керү белән, үзенең хатыны Сандугачны күрә, Сандугачның сеңлесен күрә. Тегеләр кием тегеп утыралар. Сандугач моны күргәч, бик ачулана:
– Нигә син тап-таза башың белән хәер соранып йөрисең? – ди.

– Мин күргәннәрне күрсәң, син дә хәер сорашып йөрер идең, – ди бу. Бер дә куркып тормый тегеннән.
Сандугач чәй тәлинкәсе белән моның капчыгына он сала. Он капчык төбенә дә төшеп җитми, капчыкның кырыйларына ягылып бетә.
– Син юкка гына он салдың, минем карын ач, миңа ипи биргән булсаң, яхшы булыр иде, – ди.

Моңа ярты ипидән кимрәк ипи китереп бирәләр. Бу капка төбенә чыгып җитми, ипине ашап бетерә.
– Эх, ди, патша кызы була торып, бөтен ипи дә бирмәде, тукта әле, мин тагын кереп сорыйм әле, – ди.

Сандугачның сеңлесе моны таныгаң күк була:
– Бу, ди, безнең җизни түгел микән, ди; моның гәүдәсе бик охшый, – ди.

– Кайсы җизнәң? – ди, Сандугач.
– Алпамша җизни, – ди сеңлесе.
– Син аның берәр билгесен беләсеңме? – ди, тутасы әйтә.
– Безнең җизнинең каш арасы бер чирек булыр, ә башында мөһере булыр, минем күргәнем бар, – ди.

Шуннан Сандугач әйтә:
– Ярар, әнә ул тагын кереп килә, ул кергәч, мин аңа ипи биргән булып, ипине төшереп җибәрермен, шул вакытта син аның бүреген сугып төшер, шунда без аның башындагы мөһерен күрербез, – ди.
Озак та үтми, Алпамша килеп керә. Сандугач моңа бер бөтен ипи китереп бирә. Теге тотам гына дигәндә, Сандугач ипине идәнгә төшереп җибәрә. Алпамша ипине алыйм дип иелгәндә, сеңлесе моның бүреген кагып төшерә.
Шул вакытта инде моның Алпамша икәнлеген күрәләр. Моңар бер сүз дә әйтмиләр. Алпамшаны аталарының туй ясап, эчеп утыра торган бүлмәсенә алып чыгалар. Шунда чыгарып утырталар.

Атасы әйтә:
– Моннан элек бер көтүчегә барган идең, тагын да көтүче таптыңмыни? – ди.
Патшаның кызы Алпамша янына сакчылар куйдыра: «Чыгармагыз моны», – ди. Алпамшаны моннан чыгармаска уйлыйлар инде болар. Сандугачның атасы, анасы бер бүлмәгә кереп китәләр. Шунда яшь кияү дә була. Бүлмәгә кергәч, Сандугач аталарына әйтә:

– Минем элекке иптәшем Алпамша кайткан, мин әле яңа иптәшем белән кушылмаган да, кушылмыйм да, минем Алпамшадан бер малаем да бар, – ди.

Патша әйтә:
– Юк, ди, бу безнең кияү түгел, ди, безнең кияү мондый түгел иде, ди, әгәр ул минем кияү икән, Алпамша икән, ул вакытта ул үзенең һөнәрен күрсәтсен, – ди.

Чыгалар да Алпамша янына, моны Алпамшага әйтәләр. Алпамша әйтә:
– Минем һөнәрем бар, мин сезгә һөнәремне күрсәтермен, ди. Менә минем Акбүз атым бар, ул хәзер килеп җитәр, ул минем атым гына түгел, Сандугачның да аты. Ул килеп җитү белән, без Сандугач белән аңа атланып шәһәр эченнән үтәрбез. Без шәһәр урамыннан барганда, безнең арттан тәрәзәләр коелып калыр; менә минем һөнәрем шул булыр, – ди.
Тышка чыга да сызгырып җибәрә. Акбүз аты килеп җитә. Сандугач Акбүз атны алтын иярләр белән иярләргә куша.
Атны иярлиләр, икесе атланып чыгып китәләр. Болар китү белән, боларның атларының басып баруына түзмичә, тәрәзә пыялалары коелып кала.

Болар Алпамшаның һәйкәле янына барып җитәләр. Һәйкәл янында Алпамшаның элек куеп калдырган мылтыгы бар икән. Аның авырлыгы җиде батман икән, ә мылтыкны мондый кешедән утыз-кырык кеше генә күтәрә ала икән.
Болар барып җиткәндә, патшаның солдатлары моның памятнигын атып, ваттырып яталар икән.
Барып җитү белән, Алпамша солдатларга әйтә:

– Туктагыз, бу мылтыкны алай атмагыз, мин моны үзем атып карыйм әле, – ди.
Берүзе барып, мылтыкны күтәреп ала да үзенең һәйкәлен җимереп ятучы кешеләргә ата, аларны кырдыра.
Сандугач карап тора. Алпамша мылтыгын күтәреп аткач, халык инде Алпамшаның кайтуына ышана.

Алпамша белән Сандугач патша йортына кайталар. Сандугачның яшь кияве, Алпамшадан куркып, башын иеп чыгып китә. Көтүче Алпамша батырлыгы аркасында җиңеп чыга. Сандугач белән Алпамша яңадан бергә көн итә башлыйлар.

Алпамша и смелая Сандугач

«Алпамша и смелая Сандугач» татарская сказка | «Алпамша» татар әкияте (на русском языке).
Татарские сказки для детей и малышей.

В давние времена жил на свете молодой пастух, по имени Алпамша. Не было у него ни родных, ни друзей, пас он чужой скот и дни и ночи проводил со стадом в широкой степи. Однажды ранней весной нашёл Алпамша на берегу озера больного гусёнка и очень обрадовался своей находке. Выходил он гусёнка, выкормил его, и к концу лета маленький гусёнок превратился в большого гуся. Вырос он совсем ручным и не отходил от Алпамши ни на шаг. Но вот настала осень. Гусиные стаи потянулись к югу Однажды гусь пастуха пристал к одной стае и улетел в неведомые края. И остался Алпамша опять один. «Я его выходил, я его выкормил, а он без жалости покинул меня!» — с грустью подумал пастух. Тут подошёл к нему какой-то старик и сказал:

— Эй, Алпамша! Ступай на состязание батыров, которое устраивает падишах. Помни:
кто победит, томудостанется дочь падишаха — Сандугач и половина царства.

— Куда уж мне с батырами тягаться ! Такая борьба не по моим силам, — ответил Алпамша.

А старик всё стоял на своём:
Не отказывайся! У тебя силы и смелости больше, чем у любого батыра. Да и дело-то нетрудное: на вершину горы нужно поднять три мельничных жёрнова и положить их там у ног падишаха. Кто поднимет первым, тот и победит.

Алпамша сперва не хотел идти на состязание, но утром не вытерпел: пошёл на площадь, чтобы хоть издали посмотреть на прославленных батыров. На площади собралось их больше сотни. Все стоят в ряд, ожидают начала состязания.

Алпамша прошёл вперёд и встал в ряд с краю. Батыры на него косятся да посмеиваются: они стоят нарядные, а у пастуха одежда клочьями висит.

Начались состязания. Батыры один за другим поднимали жернова и взбирались на гору. Алпамша поднял с земли два жёрнова, стукнул их друг о друга и расколол один надвое. После этого сунул половинки под мышки, взял ещё два жёрнова — по одному в каждую руку — и стал бегом подниматься в гору.

Народ стоит и удивляется:
Глядите, с виду простой джигит, а как скоро всех признанных батыров обогнал!

И впрямь Алпамша первым добрался до вершины горы и сложил тяжёлые жернова у ног падишаха. Огорчился падишах, что победил бедный пастух, но ничего не мог поделать. Пришлось ему усадить Алпамшу рядом с собой, а когда кончились состязания, везти батыра к себе во дворец.

В тот же день отпраздновали свадьбу. Много пришло народу поздравить Алпамшубатыра и его молодую жену Сандугач.
Вдруг, нежданнонегаданно, прибыли во дворец сваты от соседнего падишаха Кылтапа сватать Сандугач. Очень они удивились, когда узнали, что Сандугач стала женой Алпамши. Вернулись сваты домой и сообщили об этой новости Кылтапу.

Рассердился Кылтап на то, что неизвестный батыр женился на падишахской дочери. Решил он взять Сандугач силой и пошёл на соседей войной.

Стал и Алпамша собираться в поход. Пришёл он к падишаху и говорит:

— Я хочу сразиться с врагами! Вместе со мной поедет и моя любимая жена Сандугач. Дай нам двух самых лучших коней!

Ступайте сами в конюшни и выберите себе коней! — сказал падишах.

Пошли Алпамша и Сандугач в конюшни, начали от стойла к стойлу переходить, лучших коней выискивать. В падишахских конюшнях все кони с виду хороши, но только Алпамша брал какого-нибудь за хвост и легонько тянул к себе — конь сразу падал мёртвый.
Долго ходили Алпамша и Сандугач по конюшне — никак не могли выбрать себе подходящих коней. Наконец в дальнем углу конюшни увидел Алпамша низкорослую лошадёнку. Подошёл он к ней, потянул за хвост, а лошадёнка даже не шелохнулась: стоит, как стояла. Вот такого коня я и искал! — обрадовался Алпамша.

Потом стали выбирать коня для Сандугач. На это тоже немало времени ушло.

Приглянется им какой-нибудь конь, подойдут они к нему, потянут за хвост — конь сразу падает. Наконец подошли к небольшой лошадёнке, которая стояла в тёмном углу конюшни. Алпамша потянул её за хвост, а лошадёнка даже ухом не повела: стоит как вкопанная. Вот это конь! — воскликнул Алпамша. Выбрали коней Алпамша и Сандугач и вернулись во дворец. Распрощались они со всеми и во главе своего войска двинулись в поход.

Ехали они день, ехали ночь — наконец добрались до владений Кылтапа.

Я останусь здесь вместе с войском, а ты проберись в конюшню Кылтапа и приведи волшебного коня Акбузата, которого он увёл у моего отца. Только на этом коне можно одолеть злого Кылтапа, — сказала Сандугач мужу.

На заре проник Алпамша тайком в конюшню Кылтапа, но не мог найти Акбузата среди других коней. Пробрался он в сад, где спал Кылтап, встал у его изголовья и проговорил тихо:

О царь Кылтап,
Скажи, где волшебный Акбузат?
Отдай мне коня —
И красавица Сандугач
Будет твоя!

Имя красавицы Сандугач наполнило сердце Кылтапа радостью. Не разобравшись спросонок, он рассказал, где пасётся Акбузат, как туда добраться и по каким приметам опознать Акбузата среди других коней.

Алпамше только этого и нужно было. Он скорее вернулся к Сандугач. Поскакали они к озеру, о котором рассказал Кылтап, и притаились за деревом.

Прошло немного времени, как из лесу выбежали шесть коней и спустились к озеру на водопой. Алпамша с первого взгляда узнал среди них Акбузата, подкрался и накинул на него золотую узду. Акбузат остановился как вкопанный.

Оставили Алпамша и Сандугач своих коней возле озера, а сами сели на Акбузата и вернулись к войску. Войско это стояло у самой границы владений Кылтапа. Алпамша выстроил войско и стал поджидать врага.

Прошёл день, прошла неделя, а войск Кылтапа всё нет.

Утомился батыр от долгого ожидания и сказал жене:

— Двенадцать дней и двенадцать ночей не смыкал я глаз. Я пойду в шатёр и лягу спать, а если покажется войско Кылтапа, ты меня разбуди. Только помни: я сплю очень крепко, и разбудить меня не так-то легко!

Ушёл Алпамша в свой шатёр, лёг и тут же заснул сном батыра.

Только он заснул, как вдалеке показалось войско Кылтапа.

Жалко стало Сандугач будить мужа. Решила она не тревожить его, а сама стать во главе войска и сразиться с врагом. Вскочила Сандугач на Акбузата и повела войска в бой.

Смелой женщиной была Сандугач: войско Кылтапа рассеяла по полю. А Алпамша спал так крепко, что не слышал ни боя, ни возвращения жены, ни того, как ржал уставший Акбузат, привязанный к его шатру.

Вернулись разбитые войска домой, и доложили военачальники Кылтапа о своей беде. Хоть и неприятно было им, но не удержались они и рассказали о храбром батыре, который разбил их.

Рассказы эти раззадорили Кылтапа. Решил он сам повести войска в бой, сразиться с храбрым батыром.

Вскоре Сандугач увидела большое войско, которое шло во главе с самим Кылтапом. Хотела Сандугач разбудить Алпамшу, да опять пожалела его и решила, как и в прош­лый раз, сама стать во главе войска.

Храбро билась Сандугач. И кто знает—может быть, снова вышла бы она победительницей, если бы в самый разгар боя не была ранена меткой стрелой. Вспомнила Сандугач о спящем муже и Акбузате, но не могла уже вернуться к ним — их окружили воины Кылтапа. А Сандугач спасли от плена храбрые джигиты Алпамши-батыра. Посадили они её на коня и умчали в отцовский дворец.
Кылтап подскакал к шатру, в котором спал Алпамша, и забрал его, спящего, в плен. Приказал Кылтап вырыть глубокую яму, спустить в неё Алпамшу и закрыть её крепкой решёткой, чтобы батыр не мог оттуда выбраться.

Теперь никто не помешает мне жениться на красавице Сандугач! — радостно говорил Кылтап.

Вернувшись во дворец, Кылтап тут же отправил сватов к отцу Сандугач, приказав им во что бы то ни стало-лаской ли, угрозой ли — сосватать ему красавицу. Но сваты и на этот раз ничего не добились. Отец Сандугач на все их уговоры отвечал одно и то же:

— Я ничего сказать не могу. Как Сандугач захочет, так и будет.

Всё это время Алпамша спал. Проспал он три недели, а когда проснулся, долго не мог понять, где находится. Только когда Алпамша увидел над головой толстую решётку, догадался, что попал в плен.
Сидит Алпамша пригорюнившись. Поднял он голову, увидел пролетавших гусей и запел:

Гуси вы, гуси,
Перелётные птицы! Слетайте вы На мою родину,
Расскажите обо всём Моей дорогой жене…

А в стае был тот самый гусёнок, которого выкормил Алпамша.

Услышал гусёнок знакомый голос. Спустился он на железную решётку и узнал своего друга. Выдернул гусёнок из крыла перо и бросил его батыру. Взял Алпамша перо и ногтем нацарапал на нём письмо своей Сандугач. Он просил прислать ему воз хлеба, бочку воды и кубыз. А в конце письма сделал такую приписку: «Разыщи моих старых друзей. Одному из них я когда-то дал сто монет, а другому я дал кочедык* и научил плести лапти. Может быть, сейчас они тоже сделают для меня добро».

Взял гусёнок перо, поднялся и полетел. Прилетел он к окну, у которого сидела Сандугач, бросил перо ей на колени и полетел дальше. Прочитала Сандугач письмо мужа, обрадовалась и тут же отправилась к тому человеку, которому Алпамша дал сто монет.
Рассказала Сандугач о том, что Алпамша просит у него помощи.

— Некогда мне! — ответил должник.—Да я ничем и не могу помочь ему.

Тогда Сандугач пошла к тому человеку, которому Алпамша когда-то подарил кочедык (Кочедык — приспобление для плетения лаптей). Выслушал этот человек о беде и без всяких лишних слов собрался в дорогу. Нагрузил он арбу хлебом, поставил на арбу бочку с водой, взял кубыз и поехал.

Едет он день, едет два — кругом степь широкая, и нигде никакой железной решётки не видно. Не знал он, что железная решётка вровень с землёй вделана. Может, и проехал бы друг Алпамши мимо ямы, только услышал батыр стук копыт и запел:

Чьи слышу я шаги
Кто сюда идёт? Может, топает медведь
Иль крадётся волк?
Может, друг ко мне спешит
И несёт он долг?

Пропел Алпамша эту песню, прислушался — нет ответа. Тогда он запел громче прежнего:

Чьи слышу я шаги
Кто сюда идёт? Может, топает медведь
Иль крадётся волк,
Может, друг ко мне спешит
И несёт мне кочедык?

Едва Алпамша пропел эти слова, как его друг подбежал к железной решётке. Поздоровались друзья, обо всём поговорили. Подал друг Алпамше и хлеб, и воду, и кубыз. К вечеру стал он собираться в обратный путь. Жалко было Алпамше расставаться с другом, но делать было нечего. На прощанье Алпамша сказал другу:

— Отвези от меня поклон моей любимой Сандугач и скажи ей, чтобы ждала меня два года, да ещё два года, да ещё один год. За это время я обязательно вернусь. Ну, а уж если не вернусь, тогда во всём ей воля…

Уехал друг. Остался Алпамша один. Грустно ему стало. Взял он кубыз и заиграл печальный напев.

Между тем злой Кылтап решил погубить ненавистного ему батыра. Призвал он свою дочь и старуху няньку и приказал им:

— Возьмите ведро яду, поезжайте в степь и облейте тем ядом Алпамшу!

Взяли женщины ведро с ядом и поехали в степь. К вечеру они добрались до тех мест, где томился Алпамша. Невдалеке от его ямы женщины оставили лошадь и пошли пешком. Дочь Кылтапа впереди идёт, дорогу высматривает, а подслеповатая старуха нянька за ней ведро несёт.

И вдруг до слуха падишахской дочери донеслись печальные звуки кубыза. Кто-то играл напев, такой приятный для слуха, такой прекрасный, что всё вокруг замерло. Как зачарованная слушала дочь Кылтапа. Догадалась она, что это играл Алпамша, и сказала няньке:

— Я не вижу никакой ямы. Выльем яд в овраг, а отцу скажем, что облили Алпамшу.

Так они и сделали: яд вылили в овраг, а Кылтапу сказали, что его приказание выполнили в точности.

Через несколько дней дочь Кылтапа попросила отца, чтобы он разрешил ей покататься верхом. Кылтап не мог отказать дочери — позволил ей кататься, сколько она пожелает.

Вскочила дочь Кылтапа на быстрого скакуна и помчалась в степь. У ямы Алпамши девушка спрыгнула с коня, наклонилась над железной решёткой и сказала батыру:

— О батыр, кто заключил тебя в эту Яму? За что ты так жестоко наказан ?

— Это злой Кылтап жестоко расправился со мной. Он хочет совсем погубить меня ! — ответил Алпамша

— Я принесу тебе одежду, приведу с собой людей, помогу тебе вырваться на волю ! — воскликнула дочь Кылтапа.

— Нет, — возразил ей Алпамша, — никого не приводи. Если ты хочешь помочь, то принеси мне алмаз, которым можно распилить железо. Этот алмаз хранится у твоего отца в сундуке. А сундук стоит в падишахской спальне. Дверь туда сторожат две злые собаки. Они тебя не пустят.

Но ты подойди к собакам, разозли их, и пусть они разорвут на тебе платье. Тогда ты потребуй, чтобы отец побил собак, и, как только он станет бить их, ты скорее войди в спальню, достань из сундука алмаз и принеси сюда.

Девушка так и сделала. Она вернулась во дворец и подошла к дверям комнаты Кылтапа. Собаки, сторожившие дверь, накинулись на неё и разорвали ей платье. Девушка с плачем побежала к отцу.

Пока Кылтап бил собак, девушка вынула из сундука алмаз и ушла из спальни отца в свою комнату. Здесь она взяла одежду для Алпамши и поскакала к батыру.

Отдала она ему одежду и спрашивает, что делать дальше. Алпамша говорит ей:
Попробуй разрезать алмазом железные прутья решётки, а я тебе снизу помогу. Может, мне удастся сломать решётку и выйти на волю.

Стала дочь Кылтапа пилить алмазом железные прутья. Алпамша собрал всю свою богатырскую силу и принялся ломать железные прутья. Разлетелась решётка на куски, и вышел Алпамша на волю. Умылся он у источника, переоделся в одежду, которую принесла ему дочь Кылтапа, а старую одежду взял с собой и отправился во дворец.

Провела его дочь Кылтапа в свои покои, уложила отдохнуть. Лежит Алпамша, а заснуть не может. Поднялся он, вышел на крыльцо, стоит задумчивый и вдруг слышит невдалеке конское ржание.

Узнал Алпамша коня Акбузата, побежал на его ржание и очутился около конюшни. Акбузат и говорит ему человечьим голосом:

-В полночь я выломаю дверь конюшни и прискачу к крыльцу. Ты жди меня и, как только я подбегу, вскочи на меня. Я умчу тебя от злого Кылтапа !

Ровно в полночь вышел Алпамша на крыльцо, в тот же миг к нему прискакал Акбузат, и они умчались. Кылтап в это время спал крепким сном и ничего не слышал.

Не успел Алпамша опомниться, как Акбузат прискакал к городу, в котором жила Сандугач.

Слез Алпамша с коня и, перед тем как с ним расстаться, уговорился, что, если конь ему понадобится, он свистнет, Акбузат услышит свист и прибежит на зов. Топнул Акбузат копытом, взмахнул гривой — и умчался. Алпамша переоделся в старую одежду пастуха и вошёл в город.

На окраине города он увидел маленькую избушку, подошёл к ней и постучал. На стук вышла старуха. Она приветливо встретила путника, ввела в дом, усадила, стала расспрашивать, кто он такой, откуда пришёл, куда идёт.

Алпамша сказал старухе, что он сапожник и пришёл в этот город искать работы.

Ты пришёл в самое время, сын мой! — обрадовалась старуха.

— Покажи своё мастерство: сшей дочери нашего падишаха к свадьбе нарядные читек, да такие, чтобы они ей понравились. Тогда тебе все будут приносить работу!

Всю ночь просидел Алпамша за работой, зато к утру пара нарядных читек была готова.

Утром старуха вскипятила самовар, стала Алпамшу чаем поить. В это время с улицы раздался сильный взрыв, будто дали залп из пушек.

Что такое? Почему стреляют? — вскочил Алпамша.

— Успокойся, сынок, никто не стреляет. Это разрушают башню, которую поставили в честь побед Алпамши над врагами. Этот Алпамша неожиданно исчез, и говорят, что он никогда не был батыром и даже женился на дочери падишаха обманом.

Поэтому падишах приказал башню разрушить, а Сандугач просватал за достойного жениха. Скоро состоится их свадьба.

Выслушал Алпамша старуху и говорит:

— Бабушка, отнеси эти читек дочери падишаха. Если они ей понравятся, пусть примет мой маленький подарок. И скажи ей, что я готов сшить ей и башмачки, какие она только пожелает.

Взяла старуха читек, отнесла их во дворец, с поклоном поднесла падишахской дочери и сказала при этом:

— Прими этот маленький подарок к свадьбе от молодого сапожника!

Понравились читек Сандугач. Примерила она их- пришлись читек как раз по ноге.

— Пришли, бабушка, сапожника к нам. Я его поселю в отдельном домике, и он будет шить ещё и башмачки !-сказала Сандугач.
Но старуха ей ответила:

— Мой сапожник такой бедный, что ему не в чем прийти во дворец.

Сандугач щедро наградила старуху и отпустила её домой. Настал день свадьбы. Утром этого дня старуха сказала Алпамше:

— Сынок, сходи во дворец! Поздравь дочь падишаха, покушай свадебного угощенья.

— Меня, бабушка, ко дворцу даже близко не подпустят. Сама видишь, какие на мне наряды, — улыбнулся Алпамша, показывая на свои лохмотья.

— Сегодня во дворец пускают всех без разбору. Иди, не бойся, — говорит старуха.

Перекинул Алпамша через плечо нищенскую суму и пошёл во дворец.

Бродит Алпамша по дворцу падишаха, во все комнаты заглядывает. Так дошёл он до комнаты, в которой сидела Сандугач с сестрой. Открыл дверь и остановился у порога. Увидела Сандугач нищего и воскликнула: Не стыдно ли такому молодому милостыню просить!

— Испытала бы ты, что мне пришлось перетерпеть, так не стыдила бы, а пожалела! — ответил ей Алпамша.

Тогда Сандугач встала, всыпала в суму нищего полное блюдо муки. Но нищий сказал ей:

— Я голоден. Дай мне хлеба!

Сестра Сандугач подала ему большой кусок хлеба. Взял Алпамша хлеб, поблагодарил сестёр и вышел из комнаты. Он был очень голоден и потому стал есть хлеб, не отходя от порога.

В это время сестра сказала Сандугач:

— Этот нищий очень похож на Алпамшу!

— Может быть, это мой дорогой муж ходит переодетым и хочет узнать, радуюсь ли я своей свадьбе? — встрепенулась Сандугач.

— Позовём его сюда и рассмотрим хорошенько. У моего мужа на голове есть приметная родинка.

Как только он придёт, я подам ему хлеба и будто нечаянно уроню хлеб на пол. Он нагнётся за хлебом, а ты в это время сорви с его головы шапку, и тогда посмотрим, есть приметная родинка или нет!

Только сказала это Сандугач, как Алпамша сам, без зова, снова появился в дверях и сказал:

— Я съел весь хлеб, который вы мне подали. Дайте мне ещё!

Протянула ему Сандугач хлеба, но не донесла, выронила из рук. Нагнулся Алпамша за хлебом, а сестра Сандугач сорвала шапку, и они увидели на голове нищего приметную родинку и узнали в нём батыра Алпамшу.

Подхватили его сестры под руки, привели в комнату, где сидели гости, усадили на почётное место, стали угощать самыми лучшими кушаньями.

Увидел это падишах, рассердился, закричал громким голосом:

— За что такая честь нищему? Хватит с меня и того,что Сандугач ввела в мой дворец пастуха Алпамшу! Во второй раз не позволю этого! Уберите оборванца с глаз долой!

И падишах в гневе вышел из комнаты.

А Сандугач с сестрой накормили Алпамшу-батыра, наговорились вдоволь, а потом пошли к отцу, который в другой комнате беседовал с новым женихом.

Сандугач вошла сказала:

— Отец, я ни за кого замуж не пойду, потому что вернулся мой муж Алпамша батыр — Алпамшу все считали храбрым батыром, ловким джигитом, — сказал падишах.

— Никто не мог тягаться с ним в силе и удали. Пусть человек, которого ты привела ко мне, докажет на деле, что он иесть Алпамша-батыр! А так я ни тебе, ни ему не поверю!

Вернулись сестры к Алпамше, передали ему требование падишаха.

— Хорошо, — сказал Алпамша. — Сейчас прибежит на мой зов Акбузат. Я сяду на него и промчусь по главной улице города. От этого бега поднимется вихрь, и падишах поймёт, что так ездить может только Алпамша-батыр. Вышел Алпамша на крыльцо и свистнул. И тут же с громким ржанием на зов примчался Акбузат.

Сандугач оседлала его золотым седлом, взнуздала золотой уздечкой. Вскочил Алпамша-батыр на коня и поехал по главной улице города. Из-под копыт Акбузата взметнулся вихрь, поднялся такой сильный ураган, что затряслась земля.

Поравнялся Алпамша со своей башней, видит — лежит на земле его лук, вокруг него сорок джигитов возятся, поднять не могут.

— Зачем вам мой лук понадобился? — спросил Алпамша-батыр джигитов.

— А мы хотим выстрелить из него по башне и разрушить её до основания, — говорят ему джигиты.

Алпамша-батыр поднял лук одной рукой и выстрелил в воздух. Смотрит народ, удивляется: от одного выстрела батыра разбежались все джигиты падишаха; Тут уж все поверили, что вернулся Алпамша-батыр. Новый жених Сандугач испугался и незаметно убежал из дворца.

Стали Алпамша-батыр и Сандугач жить вместе. Жили они дружно и весело, гостей созывали. Вечером встречали, утром провожали.



Закладка Постоянная ссылка.
1 Звезда2 Звезды3 Звезды4 Звезды5 Звезд (8 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...

Обсуждение закрыто.