«Ай белән кояш» татар халык әкиятләре

Луна и Солнце  татарская народная сказка

Ай белән кояш/Луна и Солнце татарская народная сказка.

Ай белән Кояш элек заманда гел бер җирдә генә тормакчы булганнар. Шуннан соң, бөтен кошларны җыеп, шул турыда җыелыш ясаганнар. Бөтен кошлар, боларның бер җирдә торуларына риза булып, шуңар кул куйганнар.

Болар арасында бары бер генә кош кул куймыйча калган, ди. Ул булган Ярканат. Бүтән кошлар Ярканаттан сораганнар:

— Бөтен кошлар кул куйганда, нилектән син генә кул куймадың? — дигәннәр.

— Кулны мин, — дигән Ярканат, — шул сәбәпле куймадым, дигән: Кояш белән Ай бер җирдә генә торсалар, җил бер генә яктан исәр, агачлар кәкре булып үсәрләр, игеннәр дә Кояш төшкән җирдә генә үсәр, Кояш төшмәгән җирдә үсмәс, — дигән.



Шуннан соң бүтән кошлар әйткәннәр:

— Дөрес әйтә шул, Кояш төшмәгән җирдә иген үсми инде ул, — дигәннәр.

Ай белән Кояшка икесенә дә, бер җирдә тормаска, әйләнеп йөрергә, дип карар чыгарганнар, ди.

Шуннан соң Кояш әйткән Ярканатка:

— Мин сине үземнең яктылыгымда йөртмәм, — дигән.

Шунлыктан Ярканат көн яктысына чыгып йөри алмый икән.

Аңа Ай сүз әйтмәгән, шуңа күрә ул Ай яктысында бик әйбәт йөри, ди.

Ай белән Кояшның болай әйләнеп йөрүен бөтен кош-кортлар, бөтен халыклар бик дөрес дип кабул иткәннәр, ди. Шуннан соң игеннәр дә яхшы була башлаган, ди.

В незапамятные времена Луна и Солнце хотели стоять вдвоём всегда на одном месте. Созвали они сходку всех птиц и зверей. Никто не стал возражать желанию, все подписались. И только одна Летучая Мышь не подписалась.
— Ты что не подписалась? — спрашивают её.
— А потому, — говорит Летучая Мышь,— я не подписалась, что если они оба будут стоять на одном месте, то ветер будет дуть всегда в одну сторону и деревья вырастут кривые. Кроме того, и хлеб будет расти только там, где солнечно, а в тени — вовсе нет.
— А ведь правда, так и будет, — говорят птицы и звери. Чтобы этого не допустить, вынесли они новое решение, которое гласит: «Луне и Солнцу на одном месте не стоять, а ходить бы порознь и вокруг Земли кружиться».
Солнце очень обозлилось на Летучую Мышь и сказало:
— Я тебе не позволю ходить при мне.
Луна была более спокойная и ничего не сказала. Вот поэтому Летучая Мышь днём не появляется, лишь только ночью летает.
А все звери, птицы, даже люди, все одобрили кружение Луны и Солнца. И хлеба стали хорошо расти.



Закладка Постоянная ссылка.
1 Звезда2 Звезды3 Звезды4 Звезды5 Звезд (7 оценок, среднее: 5,00 из 5)
Загрузка...

Обсуждение закрыто.