Айдарский Газиз Исхакович (Валитов)(1898-1933гг.) знаменитый татарский актер,режиссер, основоположник татарской оперы и основатель первого татарского театра в Москве.
Родился 1898 году д.Айдарово,Зеленодольского района.
С 1917 года вел просветительскую работу среди татарской молодежи в Астрахани, Архангельске.
Здесь раскрывается талант актера и он был приглашен в Казань, в татарский театр драмы.
В 1920-22гг. заведующий отделением искусства Наркомата просвещения ТАССР,
В 1922-1924 годах учился в Московском Государственном театральном институте, на режиссерском отделении,актёр Первого показательного татарского театра в Казани ( Татарский академический театр).
В 1924-1933 годах — художественный руководитель и главный режиссер Московского центрального татарского рабочего театра.
Спектакли татарской труппы Айдарского посещали Муса Джалиль, Шамиль Усманов, Баки Урманче. Муса Джалиль помогал театру с переводами на татарский язык классических произведений,
писал рецензии на спектакли.
В 1924 году женился, супругой стала известная татарская актриса,певица и композитор Сара Садыкова.
Газиз Айдарский.Татарча Биографиясе.
Газиз Айдарский Газиз Исхак улы Вәлитов,(1898—1933)
— актер, режиссер, театр теоретигы. Казанда Беренче үрнәк татар театры артисты (1922-1924),
Мәскәү үзәк татар эшче театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры (1924—1933).
1898 елда Казан губернасы Чуел өязе (хәзерге Яшел Үзән районы) Айдар авылында туган.
Әстерхан губернасы Красный Яр шәһәрендә гимназиянең 8 сыйныфын (инкыйлабка кадәр), Мәскәүдә ГИТИС тәмамлаган (1926).
1909-1917 Әстерхан губернасы Красный Яр өяз шәһәрендә (1925 елдан авыл) китап кибетендә йомышчы малай, соңрак приказчик.
1917-1918 Әстерхан губернасы мөселман эшләре буенча комиссариатта татар яшьләре арасында мәдәни-агарту эшләре белән шөгыльләнә.
«Сәйяр» труппасы белән гастрольләргә килгән Зәйни Солтанов, Касыйм Шамил чакыруы буенча Казанга кайта.
Камал I белән бергә Буа театрында бер сезон эшли.
1918-1920 ТАССР мәгариф халык комиссариатында эшчеләр комитеты сәркатибе. 1918 елда оешкан театр студиясендә режиссер.
1920-1922 ТАССР мәгариф халык комиссариатында сәнгать бүлеге мөдире. Беренче татар үрнәк театрында эшли.
Ачлыктан интегүчеләргә ярдәм итү комитеты эшендә, Татар театрының беренче бинасы (хәзерге рус ТЮЗы) төзелешендә катнаша.
1922 елда Мәскәүдә Үзәк театр сәнгате техникумына (соңрак ГИТИС) режиссерлык факультетына укырга керә,
«Коммунальщик» клубы каршында эшләп килгән татар драма труппасыннан «Эшче» театры оештыра.
«Красный Богатырь» заводында татар эшчеләренең сәнгать түгәрәге җитәкчесе.
1923-1924 Беренче татар үрнәк театрында (хәзерге Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия драма театры) эшли.
1924-1933 Мәскәүдә Мәскәү үзәк татар эшче театрының сәнгать җитәкчесе һәм баш режиссеры.
Данбаска гастрольләр оештыра.
1925-1926 Казанда беренче татар операсы «Сания»нең куючы режиссеры.
1930-1931 Казан театр укуханәсендә укыта. Мәскәү шәһәрендә нәшер ителгән «Коммунист» газетасы
һәм Казанда басылган газета-журнал битләрендә үсеп килүче милли сәхнә хакында дулкынланып
язган мәкаләләре бер-бер артлы дөнья күрә.
1933 34 яшендә туберкулез чиреннән үлә. Кабере юк, чөнки җәсәде кремацияләнә,
көл салынган савыт башта гаиләсендә саклана, аннары Милли музейга тапшырылгач, юкка чыга.